نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
3457 | 30 | 48 | الله الذي يرسل الرياح فتثير سحابا فيبسطه في السماء كيف يشاء ويجعله كسفا فترى الودق يخرج من خلاله فإذا أصاب به من يشاء من عباده إذا هم يستبشرون |
| | | Аллаһ җилләрне җибәрер вә алар белән болытларны күтәрер, вә ул болытларны үзе теләгәнчә бер-берсенә кушып туплар, вә кисәкләргә бүләр, күрерсең яңгырны болытлар арасыннан чыгар, әгәр ул болытларны үзе теләгән бәндәләренә ирештереп яңгыр яудырса, шулвакытта алар шатланырлар. |
|
3458 | 30 | 49 | وإن كانوا من قبل أن ينزل عليهم من قبله لمبلسين |
| | | Гәрчә яңгырдан элек яңгыр яудан өметсез булсалар да. |
|
3459 | 30 | 50 | فانظر إلى آثار رحمت الله كيف يحيي الأرض بعد موتها إن ذلك لمحيي الموتى وهو على كل شيء قدير |
| | | Карагыл Аллаһуның рәхмәте белән иңгән яңгырга, корылыктан үлгән җирне яңгыр белән ничек тергезә, ошбу нәрсәләргә көче җиткән Аллаһуның үлгән кешеләрне тергезергә, әлбәттә, көче җитәр, Ул – Аллаһ һәр нәрсәгә кадирдер. |
|
3460 | 30 | 51 | ولئن أرسلنا ريحا فرأوه مصفرا لظلوا من بعده يكفرون |
| | | Әгәр зарарлы җил җибәрсәк, игеннәрне вә үләннәрне саргаймыш күрсәләр, әлбәттә, игеннәре саргаймыш соңында кешеләр Аллаһуга ышануны вә нигъмәтләренә шөкер итүне инкяр итәр иделәр. |
|
3461 | 30 | 52 | فإنك لا تسمع الموتى ولا تسمع الصم الدعاء إذا ولوا مدبرين |
| | | Син, әлбәттә, мәет кеби күңеле үлгән кешеләргә иманга, исламга чакыруыңны ишеттерә алмассың, вә сине ялганга тотып хактан баш тарткан саңгырауларга да ишеттерә алмассың. |
|
3462 | 30 | 53 | وما أنت بهاد العمي عن ضلالتهم إن تسمع إلا من يؤمن بآياتنا فهم مسلمون |
| | | Дәхи сукырларны адашуларыннан туры юлга күндерәчәк түгелсең, син ишеттерә алмассың, мәгәр аятьләребезгә иман китергән инсафлы кешеләргә ишеттерә алырсың, алар ислам динен дөресләп тотучы мөселманнардыр. |
|
3463 | 30 | 54 | الله الذي خلقكم من ضعف ثم جعل من بعد ضعف قوة ثم جعل من بعد قوة ضعفا وشيبة يخلق ما يشاء وهو العليم القدير |
| | | Аллаһ сезне халык кылды вә зәгыйфь итеп дөньяга китерде, соңра зәгыйфьлегегездән соң куәтле итте, соңра куәт соңында картлык вә зәгыйфьлекне бирде, Аллаһ үзе теләгәнчә халык кылыр, Ул белүче вә кадирдер. |
|
3464 | 30 | 55 | ويوم تقوم الساعة يقسم المجرمون ما لبثوا غير ساعة كذلك كانوا يؤفكون |
| | | Кыямәт торгызылган көндә имансызлар кабердә бер сәгатьтән артык тормадык, дип ант итәрләр, алар кабердә күпме торулары хакында ялган сөйләгәннәре кебек, дөньяда вакытларында, терелү юк, дип ялганлыйлар иде. |
|
3465 | 30 | 56 | وقال الذين أوتوا العلم والإيمان لقد لبثتم في كتاب الله إلى يوم البعث فهذا يوم البعث ولكنكم كنتم لا تعلمون |
| | | Белем вә иман бирелгән фәрештәләр вә адәмнәр аларны ялганчы кылып әйтерләр: "Аллаһ китабы Коръәндә әйтелгәнчә, кубарылмас көненә чаклы кабердә яттыгыз, менә бүген каберләрдән кубарылу Көнедер, ләкин сез аның булачагын белмәдегез." |
|
3466 | 30 | 57 | فيومئذ لا ينفع الذين ظلموا معذرتهم ولا هم يستعتبون |
| | | Ул көндә залимнәргә гозер күрсәтүләре файда бирмәс, вә ул көндә гыйбадәт белән Аллаһуны риза кылу алардан соралмас. |
|