نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
3443 | 30 | 34 | ليكفروا بما آتيناهم فتمتعوا فسوف تعلمون |
| | | Без биргән нигъмәтләргә шөкер итмиләр, әлбәттә, көферлек кылалар. Ий Аллаһ дошманнары, дөньяда аз гына файдаланыгыз, ґәзабыгызны тиздән белерсез. |
|
3444 | 30 | 35 | أم أنزلنا عليهم سلطانا فهو يتكلم بما كانوا به يشركون |
| | | Әллә Аллаһуның тиңдәше барлыгын дөресләп сөйли торган китап яки фәрештә иңдердекме аларга? |
|
3445 | 30 | 36 | وإذا أذقنا الناس رحمة فرحوا بها وإن تصبهم سيئة بما قدمت أيديهم إذا هم يقنطون |
| | | Әгәр кешеләргә байлык, сәламәтлек рәхәтлекләрен татытсак, аның өчең шатланыр, вә әгәр үзләре кәсеп иткән гөнаһлары сәбәпле катылык ирешсә, ул вакытта алар Аллаһуның рәхмәтеннән өметләрен өзәрләр. |
|
3446 | 30 | 37 | أولم يروا أن الله يبسط الرزق لمن يشاء ويقدر إن في ذلك لآيات لقوم يؤمنون |
| | | Күрмиләрме, Аллаһ теләгән бәндәсенә киң ризык бирер, вә теләгән бәндәсенең ризыгын тар кылыр. Аллаһуның бу эшендә мөэминнәр өчен гыйбрәт бардыр. Чөнки бу эш кешеләр ихтыярында түгел, фәкать Аллаһ ихтыярындадыр. Хак мөэмин нинди хәлдә дә риза булып Аллаһуга итагать итәргә тиеш. |
|
3447 | 30 | 38 | فآت ذا القربى حقه والمسكين وابن السبيل ذلك خير للذين يريدون وجه الله وأولئك هم المفلحون |
| | | Инде малыңнан якын кардәшләреңнең хакын бир, вә мескеннәргә, мөсафирларга дә хакларын бир, бу әйткәннәрне үтәмәк Аллаһуның ризасын эстәгән мөэминнәргә хәерледер, вә алар газаптан котылып изге теләкләренә ирешүчеләрдер. |
|
3448 | 30 | 39 | وما آتيتم من ربا ليربو في أموال الناس فلا يربو عند الله وما آتيتم من زكاة تريدون وجه الله فأولئك هم المضعفون |
| | | Кешеләрдән күбрәк алыр өчен биргән садака вә бүләкләрегезгә сәваб юктыр Аллаһ хозурында, Аллаһ ризалыгы өчен генә бирелгән садаканың әҗере ике өлеш бирелер. |
|
3449 | 30 | 40 | الله الذي خلقكم ثم رزقكم ثم يميتكم ثم يحييكم هل من شركائكم من يفعل من ذلكم من شيء سبحانه وتعالى عما يشركون |
| | | Аллаһ сезне халык кылды, соңра ризыкландырды, соңра үтерер, соңра хисап өчен тергезер, инде сезнең Аллаһуга шәрик иткән сынымнарыгыздан яки ишаннарыгыздан шул эшләрне эшләүчеләре бармы? Ул – Аллаһ аларның шәрик кылган нәрсәләреннән пакь вә бөектер. |
|
3450 | 30 | 41 | ظهر الفساد في البر والبحر بما كسبت أيدي الناس ليذيقهم بعض الذي عملوا لعلهم يرجعون |
| | | Кешеләрнең кылган фәхеш, хәрам эшләре сәбәпле җир өсте вә диңгезләр өсте бозылды, Аллаһудан җәза йөзеннән каты ачлык, йогышлы каты чирләр заһир булды, кылган бозык эшләренең бәгъзе гөнаһларына дөньяда ук ґәзабны татытмаклыгыбыз өчен, шаять бозыклыктан яхшылыкка кайтырлар, иман китереп һәм тәүбә итеп, төзәлеп мөселман булырлар. |
|
3451 | 30 | 42 | قل سيروا في الأرض فانظروا كيف كان عاقبة الذين من قبل كان أكثرهم مشركين |
| | | Әйт: "Җир өстендә йөрегез, сездән элек яшәгән кәферләрнең хәлен, ничек һәлак булуларын карагыз, аларның күбрәге мөшрик иделәр. |
|
3452 | 30 | 43 | فأقم وجهك للدين القيم من قبل أن يأتي يوم لا مرد له من الله يومئذ يصدعون |
| | | Инде батылдан вә нәҗестән пакь һәм туры булган хак дин исламга йөзеңне юнәлдер, Аллаһудан дөньяга кире кайтарылу булмый торган көн килмәс борын, ул көндә кешеләр төрле дәрәҗәләргә бүленерләр. |
|