نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
3406 | 29 | 66 | ليكفروا بما آتيناهم وليتمتعوا فسوف يعلمون |
| | | Сынымнарына табынып карарланалар, Без биргән нигъмәтләргә көферлек кылыр өчен, бу эшләренең кабахәтлеген вә ґәзабын тиздән белерләр. |
|
3407 | 29 | 67 | أولم يروا أنا جعلنا حرما آمنا ويتخطف الناس من حولهم أفبالباطل يؤمنون وبنعمة الله يكفرون |
| | | Әйә белмиләрме Без мәсҗид Хәрамны башкаларның анда килеп золым күрүләреннән вә аңдагы кешеләрне үтермәктән имин кылдык, әмма мәсҗид тирәсендәге кешеләр үтерелү яки әсир булу белән фетнәләнерләр. Инде алар ялганга ышанып, Аллаһуның нигъмәтләре булган Коръәнне инкяр итәләрме? |
|
3408 | 29 | 68 | ومن أظلم ممن افترى على الله كذبا أو كذب بالحق لما جاءه أليس في جهنم مثوى للكافرين |
| | | Аллаһуга ялганны ифтира кылган кешедән дә залимрак кеше булырмы, яки пәйгамбәр хаклык белән килгәннән соң, пәйгамбәрне һәм Коръәнне ялганга тотучы кешедән дә залимрәк кеше булырмы? Әллә кәферләргә җәһәннәмдә урын юкмы? |
|
3409 | 29 | 69 | والذين جاهدوا فينا لنهدينهم سبلنا وإن الله لمع المحسنين |
| | | Ныклап ышанучылар Безнең юлыбызда тырышырлар, көрәшерләр, кирәк булса - сугышырлар, әлбәттә, Без аларны үзебез риза булган хак юлга күндерәчәкбез, Аллаһ, әлбәттә, мөэминнәр белән бергәдер. Мөэминнәрнең яхшы эшләре вә кылган изге гамәлләре фәкать Аллаһ ризасы өчен генә булса, Аллаһ аларга дөньяда һидәят, ахирәттә җәннәт бирер. |
|
3410 | 30 | 1 | بسم الله الرحمن الرحيم الم |
| | | Әлиф ләм мим. |
|
3411 | 30 | 2 | غلبت الروم |
| | | Румнар сугышта Фарсыйларга җиңелделәр. Румнар китабий кәферләр булып, Фарсыйлар китапсыз мәҗүсиләр иде. Мәккә кәферләре дә китапсыз мәҗүсий иделәр, шул сәбәпле китаби кәферләрне мәҗүсиләр җиңгәч, шатландылар һәм Фарсыйлар кеби без дә мөселманнарны җиңәрбез, диделәр. |
|
3412 | 30 | 3 | في أدنى الأرض وهم من بعد غلبهم سيغلبون |
| | | Ґәрәб җиренең Румга якын җирендә, ул Румнар җиңелгәннәре соңында тиздән Фарсыйларны җиңәчәкләр. |
|
3413 | 30 | 4 | في بضع سنين لله الأمر من قبل ومن بعد ويومئذ يفرح المؤمنون |
| | | Өч ел белән тугыз ел арасында. Башта Фарсыйларның Румнарны җиңүе, соңра Румнарның Фарсыйларны җиңүе, Аллаһуның теләге вә ярдәме беләндер, вә Румнар Фарсыйларны җиңгән көндә мөэминнәр шатланырлар, чөнки Аллаһуның вәгъдәсе вә пәйгамбәрнең сүзе дөресләнгән буладыр, һәм Мәккә мөшрикләренең: "Румнар җиңәчәк дигән сүзегез ялган", – дигән сүзләре юкка чыгачактыр. |
|
3414 | 30 | 5 | بنصر الله ينصر من يشاء وهو العزيز الرحيم |
| | | Мөселманнарны шатландыру өчен Румнарның җиңүе Аллаһ ярдәме белән булды, Аллаһ үзе теләгән бәндәсенә ярдәм бирер, Ул дошманнарын җиңүче вә мөэминнәргә рәхимле. |
|
3415 | 30 | 6 | وعد الله لا يخلف الله وعده ولكن أكثر الناس لا يعلمون |
| | | Аллаһ Румнарның җиңүен вәгъдә итте, Аллаһ вәгъдәсенә хыйлафлык кылмас, ләкин күбрәк кешеләр Аның вәгъдәсен – белмәсләр. |
|