نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
3396 | 29 | 56 | يا عبادي الذين آمنوا إن أرضي واسعة فإياي فاعبدون |
| | | Ий мөэмин бәндәләрем, тәхкыйк Минем җирем киңдер, кайда гына булсагыз да Миңа гыйбадәт кылыгыз. |
|
3397 | 29 | 57 | كل نفس ذائقة الموت ثم إلينا ترجعون |
| | | Әлбәттә, үлем ачысын һәркем татыячактыр, соңра кубарылып Миңа кайтырсыз. |
|
3398 | 29 | 58 | والذين آمنوا وعملوا الصالحات لنبوئنهم من الجنة غرفا تجري من تحتها الأنهار خالدين فيها نعم أجر العاملين |
| | | Иман китереп Коръән юлы белән изге гамәлләр кылган мөэминнәрне, җәннәт чардакларына иңдерәчәкбез, ул җәннәтнең астыннан елгалар агадыр анда мәңге калырлар, хак мөэминнәрнең урыны һәм нигъмәтләре ни хуш яхшыдыр. |
|
3399 | 29 | 59 | الذين صبروا وعلى ربهم يتوكلون |
| | | Шул җәннәткә керәсе мөэминнәр Аллаһ юлында төрле авырлыкларны күтәрделәр, ислам файдасына чыдадылар, вә алар Аллаһуга тәвәккәл итеп һәрвакыт Аллаһ юлында хәрәкәттә булырлар. |
|
3400 | 29 | 60 | وكأين من دابة لا تحمل رزقها الله يرزقها وإياكم وهو السميع العليم |
| | | Күпме хайваннар, кошлар үзләренә ризык хәзерләп куя алмыйлар, Аллаһ аларны да, сезне дә ризыкландырадыр, Ул – Аллаһ сүзләрегезне ишетүче, күңелләрегезне белүчедер. |
|
3401 | 29 | 61 | ولئن سألتهم من خلق السماوات والأرض وسخر الشمس والقمر ليقولن الله فأنى يؤفكون |
| | | Әгәр мөшрикләрдән җирне вә күкләрне кем халык кылды, дип, сорасаң, дәхи айны вә кояшны кем йөретә дип сорасаң, әлбәттә, Аллаһ дип җаваб бирерләр, шулай җавап биргәннәреннән соң ни өчен иман китерүдән баш тарталар? |
|
3402 | 29 | 62 | الله يبسط الرزق لمن يشاء من عباده ويقدر له إن الله بكل شيء عليم |
| | | Аллаһ теләгән бәндәсенә киң ризык бирер, теләсә шул ук кешегә ризыкны тар кылыр, Аллаһ, әлбәттә, һәр нәрсәне белүчедер. |
|
3403 | 29 | 63 | ولئن سألتهم من نزل من السماء ماء فأحيا به الأرض من بعد موتها ليقولن الله قل الحمد لله بل أكثرهم لا يعقلون |
| | | Әгәр син күктән су иңдереп үлгән җирне кем тергезә дип мөшрикләрдән сорасаң, әлбәттә, Аллаһ дип җавап бирерләр. Мактау һәр эштә Аллаһугадыр диген! Бәлки аларның күбрәкләре хак сүзне аңламыйлар. |
|
3404 | 29 | 64 | وما هذه الحياة الدنيا إلا لهو ولعب وإن الدار الآخرة لهي الحيوان لو كانوا يعلمون |
| | | Ошбу дөнья тереклеге балалар уенчыгы кеби алдаудан башка нәрсә түгел, әмма ахирәт йорты исә улдыр хакыйкый яши торган мәңгелек яхшы бәхетле тормыш, әгәр шуны белсәләр иде, әлбәттә, бетәчәк дөньяга алданып мәңгелек бәхетле тормыштан мәхрүм булмас иделәр. |
|
3405 | 29 | 65 | فإذا ركبوا في الفلك دعوا الله مخلصين له الدين فلما نجاهم إلى البر إذا هم يشركون |
| | | Кәферләр көймәгә утырсалар диндә ихлас кешеләр кеби Аллаһуга ялваралар, әгәр Аллаһ аларны диңгездә сәламәт йөретеп корабларе белән корыга кайтарса, алар яңадан мөшрик булалар. |
|