نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
3368 | 29 | 28 | ولوطا إذ قال لقومه إنكم لتأتون الفاحشة ما سبقكم بها من أحد من العالمين |
| | | Вә Лутның кавеменә әйткән сүзләрен укыгыз: "Тәхкыйк сез бик кабахәт эш кыласыз, ягъни ирләрнең артына барасыз, ул фәхеш эшне сездән алда дөньяда һичбер зат кылмады. |
|
3369 | 29 | 29 | أئنكم لتأتون الرجال وتقطعون السبيل وتأتون في ناديكم المنكر فما كان جواب قومه إلا أن قالوا ائتنا بعذاب الله إن كنت من الصادقين |
| | | Әйә сез ирләргә якынлык кыйласызмы, дәхи юлчыларны басып талыйсызмы, вә җыелган җәмәгать эчендә фәхешлек кыйласызмы, янә юлдан үтүчеләргә таш аталар иде. Лутның нәсыйхәтләренә каршы җаваплары башкача булмады, мәгәр дөрес сөйли торган булсаң, бу эшләребез өчен безгә Аллаһуның ґәзабын китер, диделәр. |
|
3370 | 29 | 30 | قال رب انصرني على القوم المفسدين |
| | | Лут әйтте: "Ий Раббым миңа ярдәм бир фәхеш эшне эшләүче кавем өстенә". |
|
3371 | 29 | 31 | ولما جاءت رسلنا إبراهيم بالبشرى قالوا إنا مهلكو أهل هذه القرية إن أهلها كانوا ظالمين |
| | | Җибәрелгән фәрештәләр Ибраһимгә шатлык хәбәре илә килгәч, ул фәрештәләр әйттеләр: "Без бу Лут шәһәренең халкын һәлак итүчебез, тәхкыйк ул шәһәрнең халкы имансыз залим булдылар", – дип. |
|
3372 | 29 | 32 | قال إن فيها لوطا قالوا نحن أعلم بمن فيها لننجينه وأهله إلا امرأته كانت من الغابرين |
| | | Ибраһим әйтте: "Бит ул шәһәрдә Лут пәйгамбәр бар". Фәрештәләр әйттеләр: "Без ул шәһәрдә кемнәр барлыгын яхшы беләбез, әлбәттә, без Лутны вә аңа ияргән мөэминнәрне коткарачакбыз, мәгәр хатынын коткармабыз, чөнки ул ґәзабта калучылар җөмләсеннән булды. |
|
3373 | 29 | 33 | ولما أن جاءت رسلنا لوطا سيء بهم وضاق بهم ذرعا وقالوا لا تخف ولا تحزن إنا منجوك وأهلك إلا امرأتك كانت من الغابرين |
| | | Безнең җибәргән фәрештәләребез егетләр кыяфәтендә килгәч, Лут бик каты кайгырды хәтта күкрәге кысылды, чөнки аларның фәрештә икәннәрен белмәде, шул сәбәпле залим кавемем боларга да бозык эш кылырлар, дип бик борчылды. Фәрештәләр әйттеләр: "Курыкма һәм кайгырма, без сине вә өй җәмәгатеңне коткарачакбыз, мәгәр хатыныңны коткармыйбыз, ул ґәзабта калучылардан булды. |
|
3374 | 29 | 34 | إنا منزلون على أهل هذه القرية رجزا من السماء بما كانوا يفسقون |
| | | Без ул шәһәр өстенә күктән таш яудырачакбыз, халкы фәхеш эш кылганнары өчен". |
|
3375 | 29 | 35 | ولقد تركنا منها آية بينة لقوم يعقلون |
| | | Тәхкыйк гакыллары илә уйлап караучыларга ул шәһәрдә ачык галәмәтләр калдырдык. |
|
3376 | 29 | 36 | وإلى مدين أخاهم شعيبا فقال يا قوم اعبدوا الله وارجوا اليوم الآخر ولا تعثوا في الأرض مفسدين |
| | | Мәдйән халкына кардәшләре Шөґәебне пәйгамбәр итеп җибәрдек, әйтте: "Ий кавемем Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз, вә ахирәт өчен файдалы эшләрне эшләп савабын өмет итегез, вә җир өстеңдә төрле хыянәтләр, бозыклыклар эшләп йөрмәгез. |
|
3377 | 29 | 37 | فكذبوه فأخذتهم الرجفة فأصبحوا في دارهم جاثمين |
| | | Кавеме аны ялганга тотты, шуның өчен аларны каты ґәзаб белән тоттык, алар йортларында тезләнеп үлек булдылар. |
|