نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
3359 | 29 | 19 | أولم يروا كيف يبدئ الله الخلق ثم يعيده إن ذلك على الله يسير |
| | | Әйә алар күрмиләрме Аллаһуның башлап ничек халык кылганын, соңра кыямәт көнне үлекләрне тергезеп әүвәлге хәлләрен» кайтарыр, бу эш Аллаһуга, әлбәттә, бик җиңел. |
|
3360 | 29 | 20 | قل سيروا في الأرض فانظروا كيف بدأ الخلق ثم الله ينشئ النشأة الآخرة إن الله على كل شيء قدير |
| | | Әйт: "Җир өстендә йөрегез һәм гыйбрәт илә карагыз – Аллаһ кешеләрне ничек төрле итеп халык кылган, соңра хөкем итәр өчен үлгән кешеләрне барын да тергезер, Аллаһуның һәр нәрсәгә көче җитәдер. |
|
3361 | 29 | 21 | يعذب من يشاء ويرحم من يشاء وإليه تقلبون |
| | | Теләгән бәндәсен ґәзаб кылыр вә теләгән бәндәсенә рәхмәт итәр, ахырда аңа кайтырсыз. |
|
3362 | 29 | 22 | وما أنتم بمعجزين في الأرض ولا في السماء وما لكم من دون الله من ولي ولا نصير |
| | | Җирдә, дә күктә дә Аллаһ сезне ґәзаб белән тотуыннан сез Аны гаҗиз итә алмассыз, бит сезгә Аллаһудан башка ґәзабтан коткаручы дус һәм ярдәмче юк. |
|
3363 | 29 | 23 | والذين كفروا بآيات الله ولقائه أولئك يئسوا من رحمتي وأولئك لهم عذاب أليم |
| | | Аллаһуның аятьләренә һәм ахирәттә Аллаһуга юлыгачакларына ышанмаучылар, алар Минем рәхмәтемнән өметсез булырлар, вә аларга рәнҗеткүче ґәзаб булыр. |
|
3364 | 29 | 24 | فما كان جواب قومه إلا أن قالوا اقتلوه أو حرقوه فأنجاه الله من النار إن في ذلك لآيات لقوم يؤمنون |
| | | Ибраһимның ислам диненә өндәвенә каршы кавемнең җавабы башкача булмады мәгәр аны үтерегез яки яндырыгыз дигән сүзләре булды. Ягъни Ибраһим аларны җәһәннәм ґәзабыннан коткарып җәннәтле итәргә тырышты. Шуның өчен алар аны яндырырга карар чыгардылар. Аллаһ үзенең дусты Ибраһимны кәферләрнең утыннан сәламәт чыгарды, Ибраһимның өнә шулай Аллаһ рәхмәте белән уттан сәламәт чыгуында, әлбәттә, иман китергән кавем өчен гыйбрәт бардыр. |
|
3365 | 29 | 25 | وقال إنما اتخذتم من دون الله أوثانا مودة بينكم في الحياة الدنيا ثم يوم القيامة يكفر بعضكم ببعض ويلعن بعضكم بعضا ومأواكم النار وما لكم من ناصرين |
| | | Сез Аллаһудан башка сынымнарны Илаһә тоттыгыз, дөнья тереклегендә бер-берегез белән сынымнарыгыз исеме белән сөйләштегез, соңра кыямәт көнендә бер-берегезгә ләгънәт әйтерсез, вә ул көндә бер-берегезне инкяр итәрсез, сезнең барачак җирегез утдыр, сезгә анда ярдәмче булмас. |
|
3366 | 29 | 26 | فآمن له لوط وقال إني مهاجر إلى ربي إنه هو العزيز الحكيم |
| | | Лут Ибраһимга иман китерде, Ибраһим әйтте: "Мин бу мөшрикләрне ташлап Аллаһ күрсәткән урынга күчәмен, тәхкыйк Аллаһ көчледер дошманнардан мине саклар, вә Ул хикмәт ияседер, миңа файдалы эш илә әмер итәр. |
|
3367 | 29 | 27 | ووهبنا له إسحاق ويعقوب وجعلنا في ذريته النبوة والكتاب وآتيناه أجره في الدنيا وإنه في الآخرة لمن الصالحين |
| | | Ибраһимгә Исхак илә Ягъкубны бирдек, вә аның балаларыннан пәйгамбәрлек кылдык, вә китапларны да аның балаларына иңдердек, Ибраһимнән соң килгән пәйгамбәрләр һәммәсе аның нәселеннәндер, вә Безнең ризалыгыбыз өчен һиҗерәт итүенең әҗерен дөньяда ук алды аны һәр дин әһеле мактый, вә ул ахирәттә олугъ дәрәҗәле изге затлардан булачак. |
|
3368 | 29 | 28 | ولوطا إذ قال لقومه إنكم لتأتون الفاحشة ما سبقكم بها من أحد من العالمين |
| | | Вә Лутның кавеменә әйткән сүзләрен укыгыз: "Тәхкыйк сез бик кабахәт эш кыласыз, ягъни ирләрнең артына барасыз, ул фәхеш эшне сездән алда дөньяда һичбер зат кылмады. |
|