نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
3349 | 29 | 9 | والذين آمنوا وعملوا الصالحات لندخلنهم في الصالحين |
| | | Иман китереп изге гамәлләр кылган мөэминнәрне, әлбәттә, изге бәндәләрем арасына кертәчәкмен. |
|
3350 | 29 | 10 | ومن الناس من يقول آمنا بالله فإذا أوذي في الله جعل فتنة الناس كعذاب الله ولئن جاء نصر من ربك ليقولن إنا كنا معكم أوليس الله بأعلم بما في صدور العالمين |
| | | Кешеләрдән шундый кешеләр дә бардыр, ягыш монафикълар, әгәр алар Аллаһ юлында аз гына авырлык күрсәләр, кешеләрдән ирешкән рәнҗетелүне ахирәттәге Аллаһ ґәзабы кеби зур ґәзаптан санарлар, әгәр мөэминнәргә Аллаһ ярдәме белән табыш малы килсә, әлбәттә, алар әйтәләр, шиксез, без дә сезнең белән бергә Ислам динендәбез, безгә дә табыш малын бирегез, дип. Әйә Аллаһ барча дөнья кешеләренең күңелләрендә иман йә монафикълык яки мөшриклек сырхавы бар икәнне белмәсме? |
|
3351 | 29 | 11 | وليعلمن الله الذين آمنوا وليعلمن المنافقين |
| | | Аллаһ ныклап иман китергән хакыйкый мөэминнәрне дә вә шайтанга иман китергән монафикъларны да белә. |
|
3352 | 29 | 12 | وقال الذين كفروا للذين آمنوا اتبعوا سبيلنا ولنحمل خطاياكم وما هم بحاملين من خطاياهم من شيء إنهم لكاذبون |
| | | Имансызлар иман китергән мөэминнәргә әйттеләр: "Сез дә безнең динебезгә керегез, әгәр безнең дингә кергәнегез өчен гөнаһлы булсагыз, ахирәттә ул гөнаһларыбызны өстебезгә йөкләп алырбыз", – дип. Ләкин ул имансызлар үзләренә ияргән кешеләрнең гөнаһларыннан аз гына өлешне дә күтәрә алмаячаклар, әлбәттә, имансызлар ялганчылардыр. Ягъни аларга ияргән мөселманнарның гөнаһларын өсләренә алмаслар. |
|
3353 | 29 | 13 | وليحملن أثقالهم وأثقالا مع أثقالهم وليسألن يوم القيامة عما كانوا يفترون |
| | | Мөшрикләр үзләренең гөнаһларын вә үзләренә ияртеп адашу юлына, батыл диннәренә алып кергән иярченнәренең дә гөнаһларын йөкләрләр, ләкин иярүчеләрнең гөнаһы киметелмәс: вә алар кыямәт көнендә Аллаһуга ялганны ифтира итеп кылган барча кабахәт эшләреннән, әлбәттә, соралырлар |
|
3354 | 29 | 14 | ولقد أرسلنا نوحا إلى قومه فلبث فيهم ألف سنة إلا خمسين عاما فأخذهم الطوفان وهم ظالمون |
| | | Тәхкыйк Нухны кавеменә пәйгамбәр итеп җибәрдек, ул кавеме эчендә аларны дингә өндәп тугыз йөз илле ел торды, кавеме исә иман китермичә залим булдылар һәм аларны Туфан суы тотты. |
|
3355 | 29 | 15 | فأنجيناه وأصحاب السفينة وجعلناها آية للعالمين |
| | | Әмма Нухны вә аның белән бергә көймәдә булган мөэминнәрне Туфан суыннан коткардык, вә Без бу эшне бөтен галәмгә зур гыйбрәт кылдык. |
|
3356 | 29 | 16 | وإبراهيم إذ قال لقومه اعبدوا الله واتقوه ذلكم خير لكم إن كنتم تعلمون |
| | | Вә Ибраһим г-м кавеменә: "Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз, вә Аллаһудан куркыгыз, бу әйткәннәрне кылсагыз үзегез өчен хәерледер әгәр белсәгез", – диде. |
|
3357 | 29 | 17 | إنما تعبدون من دون الله أوثانا وتخلقون إفكا إن الذين تعبدون من دون الله لا يملكون لكم رزقا فابتغوا عند الله الرزق واعبدوه واشكروا له إليه ترجعون |
| | | "Аллаһудан башка сынымнарга гыйбадәт кыласыз, вә сынымнарыгызны Аллаһ дип ялган сөйлисез, бит Аллаһудан башка гыйбадәт кыла торган сынымнарыгыз сезгә ризык бирергә кадир түгелләр, һәм ризыкны Аллаһудан сорагыз вә Аңа гына гыйбадәт кылыгыз һәм Аңа шөкер итегез, чөнки хөкем ителергә Аллаһуга кайтасыз", – диде. |
|
3358 | 29 | 18 | وإن تكذبوا فقد كذب أمم من قبلكم وما على الرسول إلا البلاغ المبين |
| | | Әгәр сине ялганга тотсалар, сездән элек булган кавемнәр дә пәйгамбәрләрне ялганга тоттылар. Пәйгамбәрнең бурычы дингә көчләү түгел, фәкать Аллаһ хөкемнәрен кешеләргә ирештерү генәдер. |
|