نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
3314 | 28 | 62 | ويوم يناديهم فيقول أين شركائي الذين كنتم تزعمون |
| | | Кыямәт көнне Аллаһ нидан кылып әйтер: "Кайда Минем Шәрикләрем, сез аларны Миңа тиңдәш дип низагълаша идегез. |
|
3315 | 28 | 63 | قال الذين حق عليهم القول ربنا هؤلاء الذين أغوينا أغويناهم كما غوينا تبرأنا إليك ما كانوا إيانا يعبدون |
| | | Үзләренә ґәзап ваҗеб булган азгынлыкта булган кешеләрнең башлыклары әйтерләр: "Ий Раббыбыз, ошбу кешеләрне без аздырдык, ләкин без аларны азгынлыкка көчләмәдек, безнең вәсвәсәбез белән азгынлыкны ихтыяр иттеләр, ий Рабби без алардан биздек, сиңа кайттык, алар безгә гыйбадәт кылмадылар бәлки үз нәфесләренә итагать иттеләр", – дип. |
|
3316 | 28 | 64 | وقيل ادعوا شركاءكم فدعوهم فلم يستجيبوا لهم ورأوا العذاب لو أنهم كانوا يهتدون |
| | | Аларга әйтелер: "Аллаһуга тиң кылган сынымнарыгызны чакырыгыз, сезне ґәзабтан коткарсыннар, сынымнарыны ярдәмгә чакырырлар, ләкин сынымнарның чакыруны кабул итәргә һәм ярдәм итәргә кадир булмаслар, әнә шул хәлдә ґәзабны күрерләр, әгәр хак юлга күнелгән булсалар, әлбәттә, ґәзабны күрмәс иделәр. |
|
3317 | 28 | 65 | ويوم يناديهم فيقول ماذا أجبتم المرسلين |
| | | Кыямәт көнне Аллаһ кәферләргә нида кылыр һәм әйтер: "Минем рәсүлемнең Аллаһуны берләү хакындагы сүзләрен ничек кабул иттегез? |
|
3318 | 28 | 66 | فعميت عليهم الأنباء يومئذ فهم لا يتساءلون |
| | | Ул көндә файда итәчәк дәлил һәм җавап аларга табылмас, һәм алар дөньяда мөшкел нәрсәләрне бер-берсеннән сораган кеби, ничек җавап бирик, дип, сорашмаслар, бәлки хәйран булып сөйләмәсләр. |
|
3319 | 28 | 67 | فأما من تاب وآمن وعمل صالحا فعسى أن يكون من المفلحين |
| | | Әмма берәү исән һәм куәтле чагында ширектән һәм башка гөнаһлардан тәүбә итсә, һәм иман китереп изге гамәлләр кыйлса, әнә шул кешенең котылучылардан булып Аллаһуның рәхмәтенә ирешмәклеге якындыр. |
|
3320 | 28 | 68 | وربك يخلق ما يشاء ويختار ما كان لهم الخيرة سبحان الله وتعالى عما يشركون |
| | | Раббың теләгене вә ихтыяр иткен нәрсәне халык итәр, югыйсә мөшрикләр өчен бернәрсәне ихтыяр итмәк юктыр, Аллаһу тәгалә пакь һәм бөек булды мөшрикләр Аллаһуга шәрик иткән нәрсәләрдән. |
|
3321 | 28 | 69 | وربك يعلم ما تكن صدورهم وما يعلنون |
| | | Раббың аларның күңелләрендә яшергән имансызлык һәм башка бозык уйларын һәм телләре белән изһар иткән нәрсәләрен дә беләдер. |
|
3322 | 28 | 70 | وهو الله لا إله إلا هو له الحمد في الأولى والآخرة وله الحكم وإليه ترجعون |
| | | Вә Ул – Аллаһ, юктыр Аңардан башка Илаһә, мәгәр Ул үзе генәдер, дөньяда вә ахирәттә мактау Аңа хасдыр, вә һәр эштә булган хөкем янә Аллаһуга хасдыр һәм ахырда Аңа кайтарылмыш булырсыз. |
|
3323 | 28 | 71 | قل أرأيتم إن جعل الله عليكم الليل سرمدا إلى يوم القيامة من إله غير الله يأتيكم بضياء أفلا تسمعون |
| | | Әйт: "Беләсезме, әгәр Аллаһ кичне караңгы хәлендә кыямәткә хәтле калдырса, Аллаһудан башка Илаһә бармы сезгә яктылык китерә торган, әйә шуны ишетәсезме?" |
|