نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
34 | 2 | 27 | الذين ينقضون عهد الله من بعد ميثاقه ويقطعون ما أمر الله به أن يوصل ويفسدون في الأرض أولئك هم الخاسرون |
| | | Ул фасыйклар Аллаһуга биргән ґәхедләрен бозалар һәм кисәрләр Аллаһу тәгалә тоташырга әмер иткән нәрсәләрне. Ягъни мөселман булган якын кардәшләрдән һәм Коръән белән гамәл кылучы мөселманнардан киселәләр һәм җир өстендә төрле бозыклык кылалар, алар һәлак булучылар. |
|
35 | 2 | 28 | كيف تكفرون بالله وكنتم أمواتا فأحياكم ثم يميتكم ثم يحييكم ثم إليه ترجعون |
| | | Ий кешеләр! Аллаһуга ышанмаска ничек булдыра аласыз? Бит сез дөньяга килгәнче мәет идегез, Ул сезне тергезде һәм Ул сезне үтерер, вә Ул сезне кыямәт көнне тергезер, аннары Аңа хөкемгә кайтырсыз. |
|
36 | 2 | 29 | هو الذي خلق لكم ما في الأرض جميعا ثم استوى إلى السماء فسواهن سبع سماوات وهو بكل شيء عليم |
| | | Ул – Аллаһ җирдәге барча нәрсәне сезнең өчен халык кылды, соңра күкне төзергә теләде һәм күкне җиде кат итеп тергезде. Ул һәрнәрсәне белүче. |
|
37 | 2 | 30 | وإذ قال ربك للملائكة إني جاعل في الأرض خليفة قالوا أتجعل فيها من يفسد فيها ويسفك الدماء ونحن نسبح بحمدك ونقدس لك قال إني أعلم ما لا تعلمون |
| | | Һәм әйтте синең Раббың фәрештәләргә: "Мин, әлбәттә, җир өстендә хәлфә итеп Адәмне кылмакчымын. Фәрештәләр әйттеләр: "Ий, Раббыбыз! Бозыклык кылучы, сугышып кан түгүче затны җир өстенә хәлифә кыласыңмы? Без исә Сине мактап тәсбихләр әйтәбез, һәм Сине һәр кимчелектән пакьсең дип игътикад итәбез". Аллаһ фәрештәләргә: "Дөреслектә Мин сез белмәгәнне беләмен" – диде. |
|
38 | 2 | 31 | وعلم آدم الأسماء كلها ثم عرضهم على الملائكة فقال أنبئوني بأسماء هؤلاء إن كنتم صادقين |
| | | Аллаһ Адәмгә исемнәрнең барчасын өйрәтте дә, фәрештәләргә әйтте: "Әгәр дөрес сөйләүчеләрдән булсагыз, Адәм белгән исемнәрне барчасын әйтеп бирегез". |
|
39 | 2 | 32 | قالوا سبحانك لا علم لنا إلا ما علمتنا إنك أنت العليم الحكيم |
| | | Фәрештәләр әйттеләр: "Ий һәр кимчелектән пакь булган Раббыбыз! Бездә һич белем юк, мәгәр Син белдергәнне генә беләбез, Син, әлбәттә, һәрнәрсәне белүче, хикмәт белән эш кылучысың". |
|
40 | 2 | 33 | قال يا آدم أنبئهم بأسمائهم فلما أنبأهم بأسمائهم قال ألم أقل لكم إني أعلم غيب السماوات والأرض وأعلم ما تبدون وما كنتم تكتمون |
| | | Аллаһ Адәмгә әйтте: "Фәрештәләргә исемнәрнең барчасын әйтеп бир", – дип. Адәм исемнәрнең барчасын әйтеп биргәч, Аллаһ фәрештәләргә әйтте: "Мин сезгә әйтмәдеммени җирдәге вә күкләрдәге яшерен нәрсәләрне беләмен һәм сезнең ачык эшләгән вә яшерен эшләгән эшләрегезне дә беләмен дип?". |
|
41 | 2 | 34 | وإذ قلنا للملائكة اسجدوا لآدم فسجدوا إلا إبليس أبى واستكبر وكان من الكافرين |
| | | "Хөрмәт йөзеннән Адәмгә сәҗдә кылыгыз", – дип фәрештәләргә әйткән вакытыбызда, алар сәҗдә кылдылар, мәгәр Иблис сәҗдә кылмады, тәкәбберләнде һәм көферләрдән булды. |
|
42 | 2 | 35 | وقلنا يا آدم اسكن أنت وزوجك الجنة وكلا منها رغدا حيث شئتما ولا تقربا هذه الشجرة فتكونا من الظالمين |
| | | Вә Адәмгә әйттек: "Үзең һәм хатының җәннәттә торыгыз һәм җимешләрен киңлек илә, теләгәнчә ашагыз, мәгәр менә бу агачка якын бармагыз, әгәр шуны эшләсәгез, залимнәрдән булырсыз". |
|
43 | 2 | 36 | فأزلهما الشيطان عنها فأخرجهما مما كانا فيه وقلنا اهبطوا بعضكم لبعض عدو ولكم في الأرض مستقر ومتاع إلى حين |
| | | Иблис, бу агач җимешен ашасагыз җәннәттә мәңге каласыз, дип, аларны алдады, алар Иблис сүзенә ияреп, җимешне ашап алдандылар. Иблис аларны җәннәттән чыгарып андагы нигъмәтләрдән аерды. Моннан соң әйттек: "Ий Адәм һәм Иблис, бер-берегезгә дошман булганыгыз хәлдә җиргә иңегез! Сезгә җирдә торырлык урын һәм яшәү өчен кирәк нәрсәләр бар, әҗәлегез җиткәнче яшәгез". |
|