نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
3280 | 28 | 28 | قال ذلك بيني وبينك أيما الأجلين قضيت فلا عدوان علي والله على ما نقول وكيل |
| | | Муса әйтте: "Ошбу шарт синең белән минем арабыздадыр, ике мөддәтнең кайсын гына үтәсәм дә арттыру белән мине димләү булмасын яки золым итү булмасын, ошбу сөйләшүләребезгә Аллаһ шаһиттер". |
|
3281 | 28 | 29 | فلما قضى موسى الأجل وسار بأهله آنس من جانب الطور نارا قال لأهله امكثوا إني آنست نارا لعلي آتيكم منها بخبر أو جذوة من النار لعلكم تصطلون |
| | | Муса өстенә алган мөддәтне үтәгәч, Шөґәебнең кызына никахланып, Шөґәебнең рөхсәтеннән соң хатыны белән Мысырга барырга чыкты, Тур тавы янында ут күрде һәм хатынына әйтте: "Шул җирдә торыгыз, мин ут күрдем, шаять ут янындагы кешеләрдән юлны сорашып килермен яки ут алып килермен, шаять ут ягып җылынырсыз." Чөнки алар юлдан адашкан иделәр. |
|
3282 | 28 | 30 | فلما أتاها نودي من شاطئ الواد الأيمن في البقعة المباركة من الشجرة أن يا موسى إني أنا الله رب العالمين |
| | | Муса ут янына килгәч, ул дәшелде уң тарафтагы чокырның читеннән, мөбарәк урында йөзем агачыннан: "Ий Муса, Мин барча галәмне тәрбия итүче Аллаһмын. |
|
3283 | 28 | 31 | وأن ألق عصاك فلما رآها تهتز كأنها جان ولى مدبرا ولم يعقب يا موسى أقبل ولا تخف إنك من الآمنين |
| | | Янә таягыңны ташла", – дип. Муса таягының елан булып хәрәкәтләнгәнен күргәч, куркып артка китте, таягына якын килмәде." Ий Муса, курыкма, таягыңа якын кил, тәхкыйк син куркынычлардан котылучылардансың. |
|
3284 | 28 | 32 | اسلك يدك في جيبك تخرج بيضاء من غير سوء واضمم إليك جناحك من الرهب فذانك برهانان من ربك إلى فرعون وملئه إنهم كانوا قوما فاسقين |
| | | Кулыңны култыгыңа кием астына керт, аннан зарарсыз хәлдә ак нурлы булып чыгар, әгәр кулың яктырганнан курыксаң, култык астына тык әүвәлге хәленә кайтыр. Таяк һәм агара торган кулың, Фиргаунгә вә кавеменә ике могҗизадыр, тәхкыйк алар фасыйк кавем булдылар." |
|
3285 | 28 | 33 | قال رب إني قتلت منهم نفسا فأخاف أن يقتلون |
| | | Муса әйтте: "Ий Раббым, мин алардан бер кешене үтергән идем, барсам үземне үтерерләр дип куркам. |
|
3286 | 28 | 34 | وأخي هارون هو أفصح مني لسانا فأرسله معي ردءا يصدقني إني أخاف أن يكذبون |
| | | Кардәшем Һарун миннән яхшырак сөйли, аны миңа ышандырып миңа ярдәмче итеп җибәр, югыйсә мин аларның мине ялганга тотуларыннан куркамын". |
|
3287 | 28 | 35 | قال سنشد عضدك بأخيك ونجعل لكما سلطانا فلا يصلون إليكما بآياتنا أنتما ومن اتبعكما الغالبون |
| | | Аллаһ әйтте: "Әлбәттә, кардәшең белән кул һәм йөрәк мускулларыңны куәтләрбез һәм сезне өстен кылырбыз, алар сезгә ирешә алмаслар, могҗизаларыбыз илә аларга барыгыз. Сез һәм сезгә ияргән мөэминнәр аларны җиңәчәксез. |
|
3288 | 28 | 36 | فلما جاءهم موسى بآياتنا بينات قالوا ما هذا إلا سحر مفترى وما سمعنا بهذا في آبائنا الأولين |
| | | Муса аларга Безнең аятьләребез һәм могҗизаларыбыз илә килгәч, алар әйттеләр: "Мусаның могҗизасы могҗиза түгел, мәгәр Аллаһуга ифтира ителгән сихердер, ошбу пәйгамбәрлекне әүвәлге аталарыбыз заманасында булганын һич тә ишеткәнебез юк". |
|
3289 | 28 | 37 | وقال موسى ربي أعلم بمن جاء بالهدى من عنده ومن تكون له عاقبة الدار إنه لا يفلح الظالمون |
| | | Муса әйтте: "Аллаһ тарафыннан пәйгамбәрлек белән килгән кешене Ул үзе беләдер, вә ахирәттә җәннәт кемгә тиешле икәнне дә Ул яхшы беләдер, әмма залимнәр дөньяда – һидәяткә, ахирәттә – җәннәткә ирешә алмаслар. |
|