نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
3240 | 27 | 81 | وما أنت بهادي العمي عن ضلالتهم إن تسمع إلا من يؤمن بآياتنا فهم مسلمون |
| | | Дәхи син сукыр күңелле кешеләрне адашу юлларыннан чыгарып һидәяткә Күндерә алмассың, ишеттерсәң фәкать Безнең аятьләребезгә ышанучыларга ишеттерә алырсың, алар Аллаһуга итагать итүдә ихлас мөселманнардыр. |
|
3241 | 27 | 82 | وإذا وقع القول عليهم أخرجنا لهم دابة من الأرض تكلمهم أن الناس كانوا بآياتنا لا يوقنون |
| | | Вәгъдә ителгән кыямәт килсә аларга, алар белән сөйләшә торган бер җан иясен җирдән чыгарырбыз, кешеләрнең кыйлган эшләрен сөйләр, кешеләр әлбәттә, Безнең аятьләребезгә иман китермәс булдылар. |
|
3242 | 27 | 83 | ويوم نحشر من كل أمة فوجا ممن يكذب بآياتنا فهم يوزعون |
| | | Вә кыямәт көнне һәр өммәттән Безнең аятьләребезне ялганга санаучы бер җәмәгатьне кубарырбыз, алар тукталып арпа калган иптәшләрен көтәрләр. |
|
3243 | 27 | 84 | حتى إذا جاءوا قال أكذبتم بآياتي ولم تحيطوا بها علما أماذا كنتم تعملون |
| | | Хисап урынына килгәч аларга Аллаһ әйтер: "Минем аятьләремне ялганга тоттыгызмы, бит ышанырга яки ышанмаска лаек икәнне белерлек сездә белем юк иде, белмәгәнегездән соң нинди гамәл кылдыгыз, әлбәттә, хакны инкяр итүдән башка эшегез юк иде. |
|
3244 | 27 | 85 | ووقع القول عليهم بما ظلموا فهم لا ينطقون |
| | | Золым итүләре сәбәпле аларга ґәзаб хак вә лаек булды, алар гозер күрсәтеп сөйләшергә кадир булмаслар. |
|
3245 | 27 | 86 | ألم يروا أنا جعلنا الليل ليسكنوا فيه والنهار مبصرا إن في ذلك لآيات لقوم يؤمنون |
| | | Әйә алар күрмиләрме, төнне рәхәтләнеп ял итәргә уңай кылдык, әмма көнегезне күренә торган якты кылдык, кәсеп итү өчен, иман китергән кешеләр өчен Аллаһуның бу эшләрендә, әлбәттә, көчле дәлилләр бар." |
|
3246 | 27 | 87 | ويوم ينفخ في الصور ففزع من في السماوات ومن في الأرض إلا من شاء الله وكل أتوه داخرين |
| | | Янә сурга өрелсә, җирдә вә күктә булган мәхлук куркын тетрәрләр, мәгәр Аллаһ теләгән зат кына курыкмас, вә бар да кечкенә булып баш иеп Аллаһу хозурына килерләр. |
|
3247 | 27 | 88 | وترى الجبال تحسبها جامدة وهي تمر مر السحاب صنع الله الذي أتقن كل شيء إنه خبير بما تفعلون |
| | | Син урыннарында таза торалар дип уйлаган тауларны ул көндә күрерсең, болытлар кеби күктә очып йөрерләр, бу эш һәр эшне мәхкәм кылучы Аллаһ ишедер. Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән, әлбәттә, хәбәрдардыр. |
|
3248 | 27 | 89 | من جاء بالحسنة فله خير منها وهم من فزع يومئذ آمنون |
| | | Берәү тулы иман белән яхшы эш кылса, аның өчен кылган гамәленнән артыграк сәваб булыр, бу кешеләр кыямәт көненең куркынычыннан имин булырлар. |
|
3249 | 27 | 90 | ومن جاء بالسيئة فكبت وجوههم في النار هل تجزون إلا ما كنتم تعملون |
| | | Берәү Аллаһуга каршы барып явыз эшләр кылса, андый кешеләр йөзләре белән утка салынырлар, әйә ґәзабиы татыйсызмы, бу ґәзаб кылган гөнаһларыгызның җәзасыдыр. |
|