نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
3233 | 27 | 74 | وإن ربك ليعلم ما تكن صدورهم وما يعلنون |
| | | Янә Раббың кешеләрнең күкрәкләрендә яшерен булган нәрсәләрне вә телләре белән сөйләп изһар иткән сүзләрен яки эшләгән эшләрен беләдер. |
|
3234 | 27 | 75 | وما من غائبة في السماء والأرض إلا في كتاب مبين |
| | | Җирдә вә күктә Аллаһуга һич яшерен нәрсә юктыр, мәгәр Ләүхүл мәхфузъда язылмыштыр. |
|
3235 | 27 | 76 | إن هذا القرآن يقص على بني إسرائيل أكثر الذي هم فيه يختلفون |
| | | Ошбу Коръән Ягъкуб балаларына күп хәбәрне сөйлидер, аларның ихтыйлаф иткән нәрсәләренең күбрәген. |
|
3236 | 27 | 77 | وإنه لهدى ورحمة للمؤمنين |
| | | Әлбәттә, ул Коръән азгынлыктан туры юлга күндерүче, вә аның белән гамәл кылучы мөэминнәргә рәхмәттер. |
|
3237 | 27 | 78 | إن ربك يقضي بينهم بحكمه وهو العزيز العليم |
| | | Әлбәттә, синең Раббың кыямәттә алар арасында үзенең хөкеме белән эшне тәмам итәр, һәм Ул – Аллаһ җиңүче вә белүчедер. |
|
3238 | 27 | 79 | فتوكل على الله إنك على الحق المبين |
| | | Ий Мухәммәд г-м, һәр эшендә Аллаһуга тәвәккәл ит, тәхкыйк син хаклыгы мәгълүм булган ислам динендә һидәят юлындасың. |
|
3239 | 27 | 80 | إنك لا تسمع الموتى ولا تسمع الصم الدعاء إذا ولوا مدبرين |
| | | Мәет кеби имансызларга син хак сүзне ишеттерә алмассың вәгазь сөйләп һидәяткә чакыруыңны да ишетә алмассың, әгәр хактан дүнеп ялганга йөз тотсалар. |
|
3240 | 27 | 81 | وما أنت بهادي العمي عن ضلالتهم إن تسمع إلا من يؤمن بآياتنا فهم مسلمون |
| | | Дәхи син сукыр күңелле кешеләрне адашу юлларыннан чыгарып һидәяткә Күндерә алмассың, ишеттерсәң фәкать Безнең аятьләребезгә ышанучыларга ишеттерә алырсың, алар Аллаһуга итагать итүдә ихлас мөселманнардыр. |
|
3241 | 27 | 82 | وإذا وقع القول عليهم أخرجنا لهم دابة من الأرض تكلمهم أن الناس كانوا بآياتنا لا يوقنون |
| | | Вәгъдә ителгән кыямәт килсә аларга, алар белән сөйләшә торган бер җан иясен җирдән чыгарырбыз, кешеләрнең кыйлган эшләрен сөйләр, кешеләр әлбәттә, Безнең аятьләребезгә иман китермәс булдылар. |
|
3242 | 27 | 83 | ويوم نحشر من كل أمة فوجا ممن يكذب بآياتنا فهم يوزعون |
| | | Вә кыямәт көнне һәр өммәттән Безнең аятьләребезне ялганга санаучы бер җәмәгатьне кубарырбыз, алар тукталып арпа калган иптәшләрен көтәрләр. |
|