نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
3214 | 27 | 55 | أئنكم لتأتون الرجال شهوة من دون النساء بل أنتم قوم تجهلون |
| | | Әйә сез хатыннарны куеп күп ирләргә якынлык кыйласыз, бәлки сез эшегезнең ахыры ничек булачагыны уйламый торган җаһил кавемсез." |
|
3215 | 27 | 56 | فما كان جواب قومه إلا أن قالوا أخرجوا آل لوط من قريتكم إنهم أناس يتطهرون |
| | | Лут кавеменең җавабы булмады, мәгәр Лутның җәмәгатен шәһәрегездән чыгарыгыз, тәхкыйк алар ирләрнең артына якынлык кылудан пакь адәмнәрдер дигән сүзләре булды. |
|
3216 | 27 | 57 | فأنجيناه وأهله إلا امرأته قدرناها من الغابرين |
| | | Без Лутны вә аның әһелен коткардык, мәгәр хатынын коткармадык, бәлки ґәзабта калучылардан итеп тәкъдир иттек. Чөнки ул хатын азган кавемгә яшерен ярдәм итүче иде. |
|
3217 | 27 | 58 | وأمطرنا عليهم مطرا فساء مطر المنذرين |
| | | Аларның өстенә яңгыр урнына таш яудырдык, пәйгамбәр җибәреп Аллаһ ґәзабы белән куркытып та курыкмаган кавемнәрнең яңгыры нинди яман яңгырдыр. |
|
3218 | 27 | 59 | قل الحمد لله وسلام على عباده الذين اصطفى آلله خير أما يشركون |
| | | Әйт: "Кәферләрне һәлак иткәне өчен барча мактау Аллаһуга хасдыр, вә Аллаһ сайлап пәйгамбәр иткән кешеләренә Аллаһуның сәламедер, әгаһ булыгыз, Илаһә булырга Аллаһу тәгалә хәерлерәкме? Яки Аллаһуга тиңдәш ителгән сынымнар хәерлерәкме? |
|
3219 | 27 | 60 | أمن خلق السماوات والأرض وأنزل لكم من السماء ماء فأنبتنا به حدائق ذات بهجة ما كان لكم أن تنبتوا شجرها أإله مع الله بل هم قوم يعدلون |
| | | Яки җир вә күкләрне халык итүче Аллаһ хәерлеме, Ул сезгә күктән су иңдерде, ул су белән чәчәккә күмелгән күп җимеш бакчаларын үстердек, ул бакчаларның агачларын үстерү сезгә лаек булмады, ягъни көчегез җитми, Аллаһудан башка тагын бер Илаһә бармы, әлбәттә, юк, бәлки алар хак юлдан авыша торган кавемдер. |
|
3220 | 27 | 61 | أمن جعل الأرض قرارا وجعل خلالها أنهارا وجعل لها رواسي وجعل بين البحرين حاجزا أإله مع الله بل أكثرهم لا يعلمون |
| | | Җирне селкенми торган итеп яраткан Аллаһ хәерлеме, дәхи җир өстендә күп елгалар кыйлды, һәм җир өстенә бөек таулар кылды, һәм диңгездә ике төрле су арасына пәрдә кылды, бер-берсенә аралашмаслар. Әйә Аллаһудан башка тагын бер Илаһә бармы? Бәлки мөшрикләр Аллаһуның бер генә икәнен белмиләр. |
|
3221 | 27 | 62 | أمن يجيب المضطر إذا دعاه ويكشف السوء ويجعلكم خلفاء الأرض أإله مع الله قليلا ما تذكرون |
| | | Җәберләнгән кеше дога кылса, аның догасын кабул итүче вә кешеләрдән зарарны җибәрүче Аллаһмы хәерле, Ул сезне җиргә хуҗа кылыр. Аллаһудан башка тагын бер Илаһә бармы? Бик аз вакытта вәгазьләнәсез. |
|
3222 | 27 | 63 | أمن يهديكم في ظلمات البر والبحر ومن يرسل الرياح بشرا بين يدي رحمته أإله مع الله تعالى الله عما يشركون |
| | | Төн караңгылыгында сезне корыда һәм диңгездә Йолдызләр белән адаштырмыйча йөртүче, вә яңгыр алдыннан рәхмәт җилен җибәрүче Аллаһ хәерлерәкме? Аллаһудан башка тагын бер Илаһә бармы? Аларның Аллаһуга тиң, кылган нәрсәләреннән Аллаһ пакь һәм боек булды. |
|
3223 | 27 | 64 | أمن يبدأ الخلق ثم يعيده ومن يرزقكم من السماء والأرض أإله مع الله قل هاتوا برهانكم إن كنتم صادقين |
| | | Башта юктан бар итеп, соңра үлгәннән соң тергезүче Аллаһ хәерлерәкме, яки мөшрикләрнең сынымнары херлеме? Сезне күктән вә җирдән кем ризыкландыра? Аллаһ кыйла торган эшләрне кыла ала торган Аллаһудан башка Илаһә бармы?" Әйт: "Әгәр янә бер Илаһә бар дигән сүзегез дөрес булса, дәлилегезне китерегез". |
|