نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
3161 | 27 | 2 | هدى وبشرى للمؤمنين |
| | | Вә бу китап туры юлга күндерүче һәм туры юлга күнелгән мөэминнәрне җәннәт белән шатландыручыдыр. |
|
3162 | 27 | 3 | الذين يقيمون الصلاة ويؤتون الزكاة وهم بالآخرة هم يوقنون |
| | | Ул мөэминнәр намазларын вакытында укырлар, вә зәкәтләрен бирерләр, вә ахирәтнең булачагын белеп аңа хәзерләнерләр. |
|
3163 | 27 | 4 | إن الذين لا يؤمنون بالآخرة زينا لهم أعمالهم فهم يعمهون |
| | | Ахирәт көненә ышанмаган кешеләрнең кабахәт эшләрен үзләренә яхшы итеп күрсәттек, алар азгынлыктан чыга алмыйча, хәйран булып йөрерләр. |
|
3164 | 27 | 5 | أولئك الذين لهم سوء العذاب وهم في الآخرة هم الأخسرون |
| | | Аларга дөньяда нинди булса да ґәзаб булыр, вә ахирәттә иң нык хәсрәтләнүче кешеләрдән булырлар. |
|
3165 | 27 | 6 | وإنك لتلقى القرآن من لدن حكيم عليم |
| | | Ий Мухәммәд г-м, сиңа хикмәт вә белем иясе булган Аллаһудан Коръән бирелмешдер. |
|
3166 | 27 | 7 | إذ قال موسى لأهله إني آنست نارا سآتيكم منها بخبر أو آتيكم بشهاب قبس لعلكم تصطلون |
| | | Муса Мәдйәннән Мысырга барганда кичкә калып, караңгыда юлдан адаштылар, шул вакытта Муса хатынына әйтте: "Мин еракта бер ут күрдем, шул ут янына барып андагы кешеләрдән юлны сорашып тиз әйләнеп килермен, яки сезгә агач кисәге башына ут кабызып алып килермен, шаять ут ягып җылынырсыз. |
|
3167 | 27 | 8 | فلما جاءها نودي أن بورك من في النار ومن حولها وسبحان الله رب العالمين |
| | | Муса ут янына килгәч, Аллаһудан дәшелмеш булды, ут янына килгән Мусаны вә ут тирәсендәге фәрештәләрне Аллаһ мөбарәк кылды. Галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһ һәр кимчелектән пакь булды. |
|
3168 | 27 | 9 | يا موسى إنه أنا الله العزيز الحكيم |
| | | Ий Муса, Мин хикмәт иясе, дошманнардан үч ачучы Аллаһмын. |
|
3169 | 27 | 10 | وألق عصاك فلما رآها تهتز كأنها جان ولى مدبرا ولم يعقب يا موسى لا تخف إني لا يخاف لدي المرسلون |
| | | Таягыңны җиргә ташлагыл, таягының елан булып хәрәкәтләнгәнен күргәч, таяк янына килмәде, артка китте, ий Муса, курыкмагыл, тәхкыйк Минем хозурымда пәйгамбәрләрнең курыкмаклыклары лаек түгелдер. |
|
3170 | 27 | 11 | إلا من ظلم ثم بدل حسنا بعد سوء فإني غفور رحيم |
| | | Мәгәр пәйгамбәрләрдән берәү Аллаһуның бер хөкемен бозып үзенә золым итсә, нәрсәдәндер куркыр, мәгәр тәүбә итеп начар эшен яхшы эшкә алыштырса, Мин әлбәттә, ярлыкаучы вә рәхимлемен. |
|