نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
3150 | 26 | 218 | الذي يراك حين تقوم |
| | | Намазга торган вакытында Ул – Аллаһ сине күрәдер. |
|
3151 | 26 | 219 | وتقلبك في الساجدين |
| | | Мөселманнарга имам булып сәҗдә кыйлучылар белән бергә сәҗдә кылганыңны да күрәдер. |
|
3152 | 26 | 220 | إنه هو السميع العليم |
| | | Ул – Аллаһ сезнең сүзләрегезне ишетүче вә күңелләрегезне белүчедер. |
|
3153 | 26 | 221 | هل أنبئكم على من تنزل الشياطين |
| | | Нинди юлда булган кешеләргә шайтаннарның иңгәнлеге белән хәбәр биримме? |
|
3154 | 26 | 222 | تنزل على كل أفاك أثيم |
| | | Күп ялган сөйләүчегә вә күп гөнаһлы азган кешегә иңәрләр. (Ул ялганчылар: сихерчеләр, багучылар, бидегәтчеләр, ишаннар кебиләр.) |
|
3155 | 26 | 223 | يلقون السمع وأكثرهم كاذبون |
| | | Ул шайтаннар фәрештәләрнең сүзен урлап сихерченең, багучының, ишанның күңеленә салыр, кешеләр арасында яшерен нәрсәләрне белүчеләр булып саналсыннар өчен, шайтаннарга ияргән кешеләр ялганчылардыр. |
|
3156 | 26 | 224 | والشعراء يتبعهم الغاوون |
| | | Хакка каршы булган шагыйрьләргә Коръән әһеле иярмәс, мәгәр ахмак вә азгын кешеләр генә иярерләр. |
|
3157 | 26 | 225 | ألم تر أنهم في كل واد يهيمون |
| | | Әйә аларны күрдеңме, әлбәттә, алар очраган бер бозык эшне кылырлар, пычырак күлгә чумган кеби фикердә, сүздә вә фигыльдә бозыкка чумып китәрләр. |
|
3158 | 26 | 226 | وأنهم يقولون ما لا يفعلون |
| | | Вә алар яхшы эшне эшләмәсәләр дә, без яхшы эшне эшлибез дип, ялган сөйләрләр. |
|
3159 | 26 | 227 | إلا الذين آمنوا وعملوا الصالحات وذكروا الله كثيرا وانتصروا من بعد ما ظلموا وسيعلم الذين ظلموا أي منقلب ينقلبون |
| | | Мәгәр иман китереп Коръән белән гамәл кылган кешеләр, ялганчы шагыйрьләргә вә кәферләргә һәм шайтанларга иярмәсләр, ул мөэминнәр Аллаһуны күп зекер итәләр, ул мөэминнәр, исламны яманлап шигырь әйтүче кәферләргә каршы исламны мактап, кәферләрне яманлап шигырьләр әйтәләр иде, алар кяферлардан золым курганнан соң Аллаһ ярдәме белән ярдәмләнделәр һәм өскә чыктылар, алга киттеләр. Ул золым итүче кәферләр тиздән белерләр, нинди урынга кайтарылачакларын! |
|