نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
3063 | 26 | 131 | فاتقوا الله وأطيعون |
| | | Аллаһудан куркыгыз, явыз эшләрегезне куегыз, вә дин эшләрендә миңа итагать итегез. |
|
3064 | 26 | 132 | واتقوا الذي أمدكم بما تعلمون |
| | | Сезгә ярдәм бирүче Аллаһудан куркыгыз, үзегез дә беләсез Аның ярдәм биргәнен. |
|
3065 | 26 | 133 | أمدكم بأنعام وبنين |
| | | Сезне балалар вә хайваннар белән нигъмәтләндерде. |
|
3066 | 26 | 134 | وجنات وعيون |
| | | Дәхи бакчалар вә елгалар илә нигъмәтләндерде. |
|
3067 | 26 | 135 | إني أخاف عليكم عذاب يوم عظيم |
| | | Мин сезгә олуг көннең ґәзәбы ирешүдән куркамын. |
|
3068 | 26 | 136 | قالوا سواء علينا أوعظت أم لم تكن من الواعظين |
| | | Кәферләр әйттеләр: "Безгә һич аермасы юк, кирәк – безне вәгазьдә, кирәк – безне вәгазь кыйлучыдан бул, без вәгазеңне кабул итмибез, куркыткан ґәзабыңнан курыкмыйбыз. |
|
3069 | 26 | 137 | إن هذا إلا خلق الأولين |
| | | Синең куркытуың һич нәрсә түгел, мәгәр әүвәлгеләрнең ялган сөйләү гадәтләредер. |
|
3070 | 26 | 138 | وما نحن بمعذبين |
| | | Без ислам динен кабул итмәсәк тә ґәзаб кыйлыначак түгелбез, дип тәкәбберләнделәр. |
|
3071 | 26 | 139 | فكذبوه فأهلكناهم إن في ذلك لآية وما كان أكثرهم مؤمنين |
| | | Бәс алар Һуд пәйгамбәрне ялганга тоттылар, Без аларны дөньяда ук ґәзаб кыйлып һәлак иттек, боларның һәлак булуында да гыйбрәт бардыр, аларның күбрәге ышанучы булмадылар. |
|
3072 | 26 | 140 | وإن ربك لهو العزيز الرحيم |
| | | Синең Раббың, әлбәттә, Ул кәферләргә ґәзаб бирүдә көчле, мөэминнәргә рәхимледер. |
|