نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
2959 | 26 | 27 | قال إن رسولكم الذي أرسل إليكم لمجنون |
| | | Фиргаун әйтте: "Сезгә расүл итеп җибәрелгән Муса, әлбәттә, җенледер". |
|
2960 | 26 | 28 | قال رب المشرق والمغرب وما بينهما إن كنتم تعقلون |
| | | Муса әйтте: "Ул – Аллаһ мәшрикъның вә мәгърибнең һәм алар арасындагы нәрсәләрнең Раббысыдыр, әгәр аңласагыз. |
|
2961 | 26 | 29 | قال لئن اتخذت إلها غيري لأجعلنك من المسجونين |
| | | Фиргаун әйтте: "Әгәр син миннән башканы Илаһә тотсаң, мин сине төрмәгә бикләүчеләрдән булырмын". |
|
2962 | 26 | 30 | قال أولو جئتك بشيء مبين |
| | | Муса әйтте: "Әгәр пәйгамбәрлегемә ачык дәлилләр китерсәм дә ул эшне эшләрсеңме?" |
|
2963 | 26 | 31 | قال فأت به إن كنت من الصادقين |
| | | Фиргаун әйтте: "Әгәр дөрес пәйгамбәр булсаң дәлилеңне китер". |
|
2964 | 26 | 32 | فألقى عصاه فإذا هي ثعبان مبين |
| | | Муса таягын җиргә ташлады, шуннан соң ул йөрүче зур елан булды. |
|
2965 | 26 | 33 | ونزع يده فإذا هي بيضاء للناظرين |
| | | Вә кулын култыгына тыгып чыгарды, караучыларга күзне чагылдырырлык ак булып чыкты. |
|
2966 | 26 | 34 | قال للملإ حوله إن هذا لساحر عليم |
| | | Фиргаун әйтте: "Бу Муса барыгыздан да остарак сихерчедер. |
|
2967 | 26 | 35 | يريد أن يخرجكم من أرضكم بسحره فماذا تأمرون |
| | | Үзенең сихере белән сезне Мысыр җиреннән чыгарырга телидер "Үзенең олугъларына: "Миңа нинди әмер бирәсез шуны кыйлырмын", – диде. |
|
2968 | 26 | 36 | قالوا أرجه وأخاه وابعث في المدائن حاشرين |
| | | Олугълары әйтте: "Мусаны вә кардәше Һарунны бикләп куй, вә сихерчеләрне чакырырга кешеләр җибәр. |
|