نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
2941 | 26 | 9 | وإن ربك لهو العزيز الرحيم |
| | | Әлбәттә синең Раббың өстенлек вә куәт иясе, имансызларга каты җәза бирер, мөэминнәр өчен рәхимледер. |
|
2942 | 26 | 10 | وإذ نادى ربك موسى أن ائت القوم الظالمين |
| | | Раббың Мусага нида кылып әйтте: "Залим булган кавемгә бар, аларны хак дингә өндә". |
|
2943 | 26 | 11 | قوم فرعون ألا يتقون |
| | | Алар Фиргаун кавемедер, алар мәхлукка табыналар, Аллаһудан курыкмыйлармы? |
|
2944 | 26 | 12 | قال رب إني أخاف أن يكذبون |
| | | Муса әйтте: "Йә Рабби, мине ялганга тотарлар дип куркамын". |
|
2945 | 26 | 13 | ويضيق صدري ولا ينطلق لساني فأرسل إلى هارون |
| | | Миңа ышанмаулары сәбәпле күңелемнең тараймаклыгыннан вә телемдә төен булу сәбәпле аңлата алмавымнан куркамын, миңа ярдәмче итеп кардәшем Һарунны җибәр! |
|
2946 | 26 | 14 | ولهم علي ذنب فأخاف أن يقتلون |
| | | Дәхи алар хозурында минем гөнаһым бар (Егет чагында бер кәфер кыбтыйны үтергән иде), үземне үтерерләр дип куркамын. |
|
2947 | 26 | 15 | قال كلا فاذهبا بآياتنا إنا معكم مستمعون |
| | | Аллаһ әйтте: "Юк үтермәсләр, барыгыз икәү Минем аятьләрем белен, Без сезнең белән бергәбез, сүзегезне ишетәбез. |
|
2948 | 26 | 16 | فأتيا فرعون فقولا إنا رسول رب العالمين |
| | | Фиргаунгә барыгыз, вә без бетен галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһуның рәсүлебез, |
|
2949 | 26 | 17 | أن أرسل معنا بني إسرائيل |
| | | безнең белән Ягькуб балаларын җибәрмәклегең өчен килдек" – диегез. |
|
2950 | 26 | 18 | قال ألم نربك فينا وليدا ولبثت فينا من عمرك سنين |
| | | Фиргаун әйтте: "Ий Муса, син сабый чагында безлә тәрбияләндең түгелме, вә гомереңнән безлә утыз ел тордык. |
|