نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
292 | 2 | 285 | آمن الرسول بما أنزل إليه من ربه والمؤمنون كل آمن بالله وملائكته وكتبه ورسله لا نفرق بين أحد من رسله وقالوا سمعنا وأطعنا غفرانك ربنا وإليك المصير |
| | | Мухәммәд г-м Раббысыннан иңдерелгән Коръәннең һәр сүзенә ышанды һәм мөэминнәр дә ышандылар, алар һәммәсе Аллаһуга, Аның фәрештәләренә, китапларына, рәсүлләренә ышандылар, һәм: "Рәсүлләрнең берсен икенчесеннән аермыйбыз, барчасына да бертигез ышанабыз", – диделәр. Вә әйттеләр: "Без Аллаһ сүзләрен ишеттек һәм буйсындык, ий Раббыбыз ярлыкавыңны сорыйбыз, шуның өчен сүзләреңне ишетеп буйсынабыз һәм ахырда сиңа кайтабыз", – дип. |
|
293 | 2 | 286 | لا يكلف الله نفسا إلا وسعها لها ما كسبت وعليها ما اكتسبت ربنا لا تؤاخذنا إن نسينا أو أخطأنا ربنا ولا تحمل علينا إصرا كما حملته على الذين من قبلنا ربنا ولا تحملنا ما لا طاقة لنا به واعف عنا واغفر لنا وارحمنا أنت مولانا فانصرنا على القوم الكافرين |
| | | Аллаһу тәгалә һичкемгә көче җитмәгән эш белән көчләмәс, мәгәр көче җиткән эш белән көчләр. Берәү Аллаһуга буйсынып изге гамәлләр кылса, файдалы эшләрне генә эшләсә – файдасы үзенәдер, әгәр берәү Аллаһуга карышып гөнаһларны, явыз эшләрне кәсеп итсә – газабы үзенә. Аллаһуга итагать итүче мөэминнәр әйтәләр: "Ий Раббыбыз, лязем булган изге гамәлләрне онытып калдырсак яки хаталанып гөнаһ эшләсәк, болар өчен безләрне ґәзаб белән тотмагыз! Ий Раббыбыз! Әүвәлге өммәтләргә йөкләгән авып йөкләрне безгә йөкләмәгез! Ий Раббыбыз! Көчебез җитмәслек, сабыр итә алмаслык авыр бәлә-казаларны безләргә йөкләмә! Безләрне гафу ит һәм ярлыка һәм дә безгә рәхмәт кыл! Ий Раббыбыз, Син безнең хуҗа, барча хаҗәтләребезне Син генә үтисең, көферләргә каршы торырга, аларны җиңәргә безгә ярдәм бир! |
|
294 | 3 | 1 | بسم الله الرحمن الرحيم الم |
| | | Әлиф ләм мим – мәгънәсен Аллаһ белә. |
|
295 | 3 | 2 | الله لا إله إلا هو الحي القيوم |
| | | Аллаһудан башка гыйбадәт кылырга яраклы һичбер зат юк, мәгәр Аллаһ үзе генә, Аңа итагать итмәк, коллык күрсәтмәк ляземдыр. Ул һәрвакыт тере, галәмнәр хәлен күзәтеп, белеп тора. |
|
296 | 3 | 3 | نزل عليك الكتاب بالحق مصدقا لما بين يديه وأنزل التوراة والإنجيل |
| | | Тәүратны һәм Инҗилне Аллаһ китабы дип дөресләгәне хәлдә Аллаһ сиңа хаклык белән Коръәнне иңдерде, вә Коръәннән элек Тәүратны һәм Инҗилне. |
|
297 | 3 | 4 | من قبل هدى للناس وأنزل الفرقان إن الذين كفروا بآيات الله لهم عذاب شديد والله عزيز ذو انتقام |
| | | Кешеләргә хидәят, вә хак белән батыл арасын аерыр өчен Коръәнне иңдерде. Аллаһуның аятьләрен инкяр итүче кәферләргә ахирәттә, әлбәттә, каты ґәзаб булыр. Аллаһ кәферләрдән үч алуда кодрәт иясе. |
|
298 | 3 | 5 | إن الله لا يخفى عليه شيء في الأرض ولا في السماء |
| | | Аллаһуга, әлбәттә, җирдә һәм күкләрдә һичнәрсә яшерен түгел. |
|
299 | 3 | 6 | هو الذي يصوركم في الأرحام كيف يشاء لا إله إلا هو العزيز الحكيم |
| | | Аллаһ сезне аналарыгыз карынында үзе теләгәнчә сурәтләр. Барча вөҗүдкә хуҗа һәм бөтен мәхлукка мәгъбуд булырдай Илаһә юк, мәгәр Аллаһ үзе генә. Ул кодрәт иясе һәм көчле хәким. |
|
300 | 3 | 7 | هو الذي أنزل عليك الكتاب منه آيات محكمات هن أم الكتاب وأخر متشابهات فأما الذين في قلوبهم زيغ فيتبعون ما تشابه منه ابتغاء الفتنة وابتغاء تأويله وما يعلم تأويله إلا الله والراسخون في العلم يقولون آمنا به كل من عند ربنا وما يذكر إلا أولو الألباب |
| | | Ий Мухәммәд ґәләйһис-сәләм! Ул тиңдәше булмаган Аллаһ сиңа китап иңдерде, ул Коръәндә күбрәге мәгънәсе ачык, аңлаешлы аятьләр, ул аятьләр Коръәннең төп нигезе. Шулай ук Коръәндә мәгънәсе яки тәэвиле ачык беленмәгән аятьләр дә бар, ләкин андый аятьләргә тәэвил ясаудан, ягъни мәгънә чыгарудан Аллаһ тыйды. Әмма күңелләре хактан батылга авышкан яман кешеләр мәгънәсе ачык түгел аятьләргә иярерләр, кәфер булуны өстәп, яки мөселманнар арасына фетнә салуны теләп, һәм нәфесләренә моафыйк мәгънәләр бирмәкне теләп, тәэвил ясарлар. Бу мәгънәсе ачык беленмәгән аятьләргә тәэвил ясап, мәгънә бирергә һичкем белмәс, мәгәр Аллаһ үзе генә белер. Әмма күңелләре хаклык ягына авышкан хакыйкый галимнәр: "Коръәннең һәр сүзенә ышандык, барчасы да Раббыбыздан килгән хак сүзләр, мәгънәсе ачык булган аятьләр белән гамәл кылабыз, мәгънәсе ачык беленмәгән аятьләрне Аллаһуга тапшырабыз", – диләр. Кешеләр һәммәсе дә вәгазьләнмәс, фәкать саф күңелле, камил гакыллы кешеләр генә Коръән белән вәгазьләнеп гамәл кылырлар. |
|
301 | 3 | 8 | ربنا لا تزغ قلوبنا بعد إذ هديتنا وهب لنا من لدنك رحمة إنك أنت الوهاب |
| | | Алар: "Ий Раббыбыз безне туры юлга күндергәнеңнән соң күңелләребезне дөреслектән ялган якка авыштырма һәм шәфкать кылып, безгә рәхмәтеңне бир! Әлбәттә, Син сорап та, сорамыйча да бирүчесең", – диләр. |
|