نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
2783 | 23 | 110 | فاتخذتموهم سخريا حتى أنسوكم ذكري وكنتم منهم تضحكون |
| | | Ий сез җәһәннәмгә кергән кешеләр, әнә шул хак мөэмин җәмәгатен мәсхәрә итеп тоттыгыз хәтта Минем зекеремне оныттыгыз, вә мөэминнәрдән көләр булдыгыз. |
|
2784 | 23 | 111 | إني جزيتهم اليوم بما صبروا أنهم هم الفائزون |
| | | Сезнең золымнарыгызга сабыр итүләре өчен бүген аларны изге җәза белән җәзаладым, тәхкыйк алар изге теләкләренә ирештеләр. |
|
2785 | 23 | 112 | قال كم لبثتم في الأرض عدد سنين |
| | | Аллаһ кыямәт көнне кешеләрдән: "Дөньяда күпме тордыгыз, ел саны белән?" – дип сорар. |
|
2786 | 23 | 113 | قالوا لبثنا يوما أو بعض يوم فاسأل العادين |
| | | Әйттеләр: "Бер көн тордык яки бер көннән азрак тордык, кешеләрнең гомерләрен вә гамәлләрен санаучы фәрештәләрдән сорагыл". |
|
2787 | 23 | 114 | قال إن لبثتم إلا قليلا لو أنكم كنتم تعلمون |
| | | Аллаһ әйтер: "Дөньяда һәм кабердә бик аз тордыгыз, әгәр үзегезнең күпме торганыгызны белсәгез. |
|
2788 | 23 | 115 | أفحسبتم أنما خلقناكم عبثا وأنكم إلينا لا ترجعون |
| | | Әйә Без сезне хикмәтсез буш вә батыл итеп халык кылдык дип уйлаган идегезме, һәм Безгә кайтарылмабыз дип уйлаган идегезме?" |
|
2789 | 23 | 116 | فتعالى الله الملك الحق لا إله إلا هو رب العرش الكريم |
| | | Хикмәтсез халык кыйлу кимчелегеннән Аллаһ бөек булды, Ул хакыйкый патша, юктыр Илаһә, мәгәр Ул гына, олугъ ґәрешнең Раббысы. |
|
2790 | 23 | 117 | ومن يدع مع الله إلها آخر لا برهان له به فإنما حسابه عند ربه إنه لا يفلح الكافرون |
| | | Берәү Аллаһ белән бергә башка Аллаһуга гыйбадәт кылса, аның бу эшкә һич дәлиле юктыр, аның хөкем ителеше фәкать Раббысы хозурындадыр. Имансызлар Аллаһ ґәзабыннан котыла алмаслар бит! |
|
2791 | 23 | 118 | وقل رب اغفر وارحم وأنت خير الراحمين |
| | | Әйткел: "Ий Раббым мине вә мөэминнәрне ярлыкагыл вә рәхмәт иткел! Син рәхмәт итүчеләрнең иң хәерлесесең!" |
|
2792 | 24 | 1 | بسم الله الرحمن الرحيم سورة أنزلناها وفرضناها وأنزلنا فيها آيات بينات لعلكم تذكرون |
| | | Ошбу сүрә – Без аны иңдердек, вә андагы хөкемнәрне сезгә фарыз иттек, вә ул сүрәдә иңдердек мәгънәсе ачык булган аятьләрне – шаять вәгазьләнерсез! |
|