نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
2726 | 23 | 53 | فتقطعوا أمرهم بينهم زبرا كل حزب بما لديهم فرحون |
| | | Күп кавемнәр Аллаһ хөкемнәрен бозып, үзара низагълашып төрле мәзһәбләргә бүленделәр, һәрбер адашкан фирка үзенең батыл дине белән мактанырлар вә аны хак дип белерләр. |
|
2727 | 23 | 54 | فذرهم في غمرتهم حتى حين |
| | | Син аларны ихтыярларына куй адашкан юлларында үлемнәренә чаклы. |
|
2728 | 23 | 55 | أيحسبون أنما نمدهم به من مال وبنين |
| | | Уйлыйлармы алар Без биргән мал вә балалар белән |
|
2729 | 23 | 56 | نسارع لهم في الخيرات بل لا يشعرون |
| | | аларга изгелек итәргә ашыгабыз дип, бәлки алар белмиләр ки өчен биргәнебезне. |
|
2730 | 23 | 57 | إن الذين هم من خشية ربهم مشفقون |
| | | Хак мөэминнәр Аллаһудан куркып изге гамәлләр кыйлганнары өстенә янә ґәзабтан куркырлар. |
|
2731 | 23 | 58 | والذين هم بآيات ربهم يؤمنون |
| | | Алар Раббыларының һәммә аятьләренә ихлас иман китерерләр, ягъни кабул итеп гамәл кылырлар. |
|
2732 | 23 | 59 | والذين هم بربهم لا يشركون |
| | | Һәм алар Аллаһуга – шәрик тотмаслар ягъни һичкемне, һичнәрсәне Аллаһ урынына тотмаслар. |
|
2733 | 23 | 60 | والذين يؤتون ما آتوا وقلوبهم وجلة أنهم إلى ربهم راجعون |
| | | Вә алар бирә торган садакаларын күңелләре Аллаһудан курыккан хәлдә бирерләр. |
|
2734 | 23 | 61 | أولئك يسارعون في الخيرات وهم لها سابقون |
| | | Әнә шул эшләрне эшләүче хак мөэминнәр һәрвакыт изгелеккә ашыгалар, вә алар изгелекләрне кыйлуда ихлассыз мөселманнарны узучылардыр. |
|
2735 | 23 | 62 | ولا نكلف نفسا إلا وسعها ولدينا كتاب ينطق بالحق وهم لا يظلمون |
| | | Бер кешене дә көче җитмәгән нәрсә белән көчләмибез, Безнең кулыбызда китаптыр – ул Ләүхүл-мәхфуздадыр, ул китап кылган гамәлләрне хаклык белән сөйләр, ә кешеләр хаксыз золым ителмәсләр. |
|