نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
272 | 2 | 265 | ومثل الذين ينفقون أموالهم ابتغاء مرضات الله وتثبيتا من أنفسهم كمثل جنة بربوة أصابها وابل فآتت أكلها ضعفين فإن لم يصبها وابل فطل والله بما تعملون بصير |
| | | Аллаһ ризалыгын өстәп, сәвабын өмет итеп һәм сәваб булачагына күңелдән нык ышанып, Аллаһ күрсәткән урыннарга садака бирүчеләрнең мисалы – эре яңгырлы явым яуган калку җирдәге тигез бакча кеби. Ул бакча башка бакчаларга караганда җимешне ике өлеш бирә. Әгәр ул бакчага эре яңгыр яумаса, вак яңгыр ява, һәрхәлдә яумый калмас. Аллаһ сезнең кылган эшләрегезне күрүче. (Аллаһ риза булырлык итеп бирелгән дөрес садакага, эре яңгыр яуган бакчаның уңышы кеби, сәваб күп булыр. Кимчелекле итеп бирелгән садакага да, вак яуган яңгыр бакчаның уңышы кеби, аз булса да, һаман сәваб булыр). |
|
273 | 2 | 266 | أيود أحدكم أن تكون له جنة من نخيل وأعناب تجري من تحتها الأنهار له فيها من كل الثمرات وأصابه الكبر وله ذرية ضعفاء فأصابها إعصار فيه نار فاحترقت كذلك يبين الله لكم الآيات لعلكم تتفكرون |
| | | Сезләрдән берәрегез яратырмы елгалар агып, хөрмә һәм йөзем җимешләре үсеп торган бакчаның булуын? Әлбәттә, яратырсыз. Шундый бакчаның хуҗасы картлыкка ирешеп, балалары үсеп җитмәгән – кечкенә булсалар, шул вакытта бу бакчаны утлы җил килеп көйдерсә, бакча хуҗасы яратырмы, шатланырмы? Әнә шулай Аллаһ сезгә аятьләрен баян итә, шаять фикерләп карарсыз! |
|
274 | 2 | 267 | يا أيها الذين آمنوا أنفقوا من طيبات ما كسبتم ومما أخرجنا لكم من الأرض ولا تيمموا الخبيث منه تنفقون ولستم بآخذيه إلا أن تغمضوا فيه واعلموا أن الله غني حميد |
| | | Ий мөэминнәр! Кәсеп итеп тапкан малларыгыздан һәм Без сезнең өчен җирдән чыгарган уңышлардан яхшысын Аллаһ күрсәткән урыннарга бирегез! Әммә начар нәрсәләр аралаштырып бирмәгез. Шундый малны сезгә бирсәләр, әлбәттә, ул начар нәрсәне күзегезне йомып, чыраегызны сытып кына алыр идегез. Белегез, Аллаһ чиксез бай һәм мактаулы. |
|
275 | 2 | 268 | الشيطان يعدكم الفقر ويأمركم بالفحشاء والله يعدكم مغفرة منه وفضلا والله واسع عليم |
| | | Садака бирү лязем булганда шайтан күңелгә коткы салыр: "Малыңны кешегә бирсәң үзең ярлы булырсың", – дип. Дәхи фәхеш хәрам булган эшләргә өнди. Аллаһ сезгә гафу итүне һәм малыгызны яки дәрәҗәгезне арттыруны вәгъдә итә, тәүбә итеп төзәлсәгез. Коръән белән гамәл кылучыларга Аллаһ киңлек иясе һәм белеп эш кылучы. |
|
276 | 2 | 269 | يؤتي الحكمة من يشاء ومن يؤت الحكمة فقد أوتي خيرا كثيرا وما يذكر إلا أولو الألباب |
| | | Киңлек иясе булган Аллаһ хикмәтне үзе теләгән бәндәсенә бирер, Аллаһудан берәүгә хикмәт бирелсә – ул кешегә бик күп яхшылыклар бирелде. "Хикмәт" – дигән сүзгә ислам диненең бөтен хөкемнәре керә. Коръән Кәрим белән һәрбер кеше вәгазьләнмәс, мәгәр саф гакыллы кешеләр генә вәгазьләнерләр. |
|
277 | 2 | 270 | وما أنفقتم من نفقة أو نذرتم من نذر فإن الله يعلمه وما للظالمين من أنصار |
| | | Аллаһ күрсәткән урыннарга садака бирсәгез, яки фәкыйрьләргә берәр нәрсә бирергә нәзер әйткән булсагыз, аны, әлбәттә, Аллаһ белә. Садака бирмәүче яки малын хәрам урыннарга исраф итүче залимнәргә ахирәттә ярдәмче булмас. |
|
278 | 2 | 271 | إن تبدوا الصدقات فنعما هي وإن تخفوها وتؤتوها الفقراء فهو خير لكم ويكفر عنكم من سيئاتكم والله بما تعملون خبير |
| | | Әгәр садакаларыгызны күрсәтеп, әйтеп бирсәгез, ул күркәм эш. Әгәр яшертен бирсәгез, ул эш сезнең өчен тагын да яхшырак. Бу яхшылыкларыгызны Аллаһ гөнаһларыгызга кәффәрәт кылыр. Бит Аллаһ сезнең кылган яхшы эшләрегездән хәбәрдәр. |
|
279 | 2 | 272 | ليس عليك هداهم ولكن الله يهدي من يشاء وما تنفقوا من خير فلأنفسكم وما تنفقون إلا ابتغاء وجه الله وما تنفقوا من خير يوف إليكم وأنتم لا تظلمون |
| | | Ий Мухәммәд г-м, кешеләрне һидәяткә салу синең эшең түгел, ләкин һидәяткә Аллаһ үзе теләгән кешене күндерер. Бер яхшы нәрсәне садака итеп бирсәгез, файдасы үзегезгәдер. Садакаларыгызны фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә бирсәгез, яхшы нәрсәләрдән садака бирсәгез, аның хаклары сезгә түләнер җәннәт нигъмәтләре белән һәм сез ахирәттә золым кыланмассыз. |
|
280 | 2 | 273 | للفقراء الذين أحصروا في سبيل الله لا يستطيعون ضربا في الأرض يحسبهم الجاهل أغنياء من التعفف تعرفهم بسيماهم لا يسألون الناس إلحافا وما تنفقوا من خير فإن الله به عليم |
| | | Садакаларыгызны янә Аллаһ юлында дингә хезмәт итү белән тоткарлыкта булган мохтаҗ галимнәргә бирегез! Чөнки аларның дөнья малын кәсеп итәргә вакытлары булмый. Ул мохтаҗ галимнәрнең хәлен белмәгән кешеләр аларны бай дип уйлыйлар, мохтаҗ булсалар да сораудан сакланганнары өчен. Сез аларны йөзләрендәге галәмәтләре белән танырсыз, чөнки алар күбрәк вакыт ач торулары сәбәпле, йөзләрендә арыклык галәмәте булыр. Шулай булса да, алар намаз, рузәне калдырмаслар, кайвакыт зарураттан сорарга мәҗбүр булсалар да, күп сорап кешеләрне аптыратмаслар. Әнә шул мохтаҗ галимнәргә яхшы нәрсәләрегездән садака бирсәгез, Аллаһ аны яхшы беләдер. |
|
281 | 2 | 274 | الذين ينفقون أموالهم بالليل والنهار سرا وعلانية فلهم أجرهم عند ربهم ولا خوف عليهم ولا هم يحزنون |
| | | Аллаһ күрсәткән урыннарга кичен дә, көндезен дә, күрсәтеп тә, күрсәтмичә дә садака бирүче мөэминнәргә Раббылары хозурында күп нигъмәтләр саклана. Аларга ахирәттә курку булмас һәм алар көенмәсләр. |
|