نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
2658 | 22 | 63 | ألم تر أن الله أنزل من السماء ماء فتصبح الأرض مخضرة إن الله لطيف خبير |
| | | Күрәсеңме, Аллаһ күктән яңгыр иңдерер, аның белән җир йөзе яшелләнер, Аллаһ вак һәм нечкә нәрсәләрне белүче Ләтыйфдер, һәр нәрсәдән хәбәрдар. |
|
2659 | 22 | 64 | له ما في السماوات وما في الأرض وإن الله لهو الغني الحميد |
| | | Җирдә вә күкләрдә булган нәрсәләр Аның мөлкедер, дөреслектә Ул – Аллаһ бай вә барча сыйфаты белән мактаулы. |
|
2660 | 22 | 65 | ألم تر أن الله سخر لكم ما في الأرض والفلك تجري في البحر بأمره ويمسك السماء أن تقع على الأرض إلا بإذنه إن الله بالناس لرءوف رحيم |
| | | Күрәсеңме, дөреслектә Аллаһ җир йөзендәге барча нәрсәне файдалану өчен сезгә тапшырды вә корабларны сезгә буйсындырды, Аллаһ ярдәме белән диңгезләрдә йөрерләр, вә Ул күкне җиргә төшүдән тотадыр, мәгәр кыямәт көнне Аның теләге белән җиргә төшәр, әлбәттә Аллаһ кешеләргә йомшак вә рәхимледер. |
|
2661 | 22 | 66 | وهو الذي أحياكم ثم يميتكم ثم يحييكم إن الإنسان لكفور |
| | | Вә Ул – Аллаһ сезне юктан бар итеп тергезде, соңра сезне үтерер, соңра сезне янә тергезер, дөреслектә кеше Аллаһ нигъмәтләрен инкяр итүче. |
|
2662 | 22 | 67 | لكل أمة جعلنا منسكا هم ناسكوه فلا ينازعنك في الأمر وادع إلى ربك إنك لعلى هدى مستقيم |
| | | Дин тотучыларның һәр фиркасы өчен шәригать кылдык, һәрберсе үз динен тотар, башка диндәге кешеләр Ислам дине хакында синең белән тартышмасыннар, кешеләрне Аллаһ дине – Исламга вә Аллаһуга гыйбадәткә чакыр, әлбәттә, син хаклыкка ирештерә торган туры юлдасың! |
|
2663 | 22 | 68 | وإن جادلوك فقل الله أعلم بما تعملون |
| | | Әгәр Аллаһуга итагать итмәүчеләр дин эшләрендә синең белән тартышсалар, аларга әйт: "Аллаһ сезнең кылган эшләрегезне беләдер". |
|
2664 | 22 | 69 | الله يحكم بينكم يوم القيامة فيما كنتم فيه تختلفون |
| | | Кыямәт көнендә Аллаһ арагызда хөкем итәр хакны инкяр итеп тартышкан эшләрегез хакында. |
|
2665 | 22 | 70 | ألم تعلم أن الله يعلم ما في السماء والأرض إن ذلك في كتاب إن ذلك على الله يسير |
| | | Әйә белмәдеңме Аллаһуның җирдәге вә күкләрдәге нәрсәләрне белгәнлеген? Алар барчасы Ләүхүл-мәхфуздагы китапта язылмыш, сезне хөкем итмәк вә һәрнәрсәне белмәк Аллаһуга җиңелдер. |
|
2666 | 22 | 71 | ويعبدون من دون الله ما لم ينزل به سلطانا وما ليس لهم به علم وما للظالمين من نصير |
| | | Мөшрикләр Аллаһудан башкага гыйбадәт кылалар, ләкин аларның бу эшләрен дөресләп Аллаһудан дәлил иңдерелмәде, үзләренең дә бу хакта белемнәре юк. Ягъни һичнәрсә аңламаганлыктан мәхлукка гыйбадәт кылалар. Мөшрик залимнәргә Аллаһ ґәзабыннан котылырга ярдәмче булмас. |
|
2667 | 22 | 72 | وإذا تتلى عليهم آياتنا بينات تعرف في وجوه الذين كفروا المنكر يكادون يسطون بالذين يتلون عليهم آياتنا قل أفأنبئكم بشر من ذلكم النار وعدها الله الذين كفروا وبئس المصير |
| | | Әгәр аларга ачык аңлатучы аятьләребез укылса, кәферләрнең йөзләрендә инкяр итү вә яратмау галәмәтләрен табарсың, аятьләребезне укучыларга ачуланып, аларның өсләренә сикерергә якын калдылар. Әйт: "Сезнең ошбу авызлыгыгыздан да явызырак нәрсәдән хәбәр биримме? Ул җәһәннәм утыдыр, Аллаһ аны кәферләргә вәгъдә итте, ул нинди яман кайтачак урындыр. |
|