نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
2628 | 22 | 33 | لكم فيها منافع إلى أجل مسمى ثم محلها إلى البيت العتيق |
| | | Корбанга чалачак хайваннарда чалганчы сезнең өчен файдалар бардыр, соңра ул корбанлыкларның чала торган урыннары Кәгъбәтүллаһ хозурындадыр. |
|
2629 | 22 | 34 | ولكل أمة جعلنا منسكا ليذكروا اسم الله على ما رزقهم من بهيمة الأنعام فإلهكم إله واحد فله أسلموا وبشر المخبتين |
| | | Барча мөэмин җәмәгате өчен корбан чалырга урын кылдык ягъни хаҗга бармаган мөэминнәр өйдә корбан чалырлар, Без аларга биргән дөя, сыер, куйларны корбан итеп чалганда Аллаһ исемен зекер итсеннәр, бит сезнең Илаһәгыз ялгыз бер Аллаһ. Аңа кайтыгыз вә итагать итегез, ихлас мөэминнәрне җәннәт белән шатландыр. |
|
2630 | 22 | 35 | الذين إذا ذكر الله وجلت قلوبهم والصابرين على ما أصابهم والمقيمي الصلاة ومما رزقناهم ينفقون |
| | | Ул ихлас мөэминнәргә Аллаһ зекер ителсә, аларның йөрәкләре тетрәр һәм ирешкән бәла казага сабыр итәрләр, вә намазларын вакытында үтәрләр, вә Без биргән малдан Аллаһ күрсәткән урыннарга садака бирерләр. |
|
2631 | 22 | 36 | والبدن جعلناها لكم من شعائر الله لكم فيها خير فاذكروا اسم الله عليها صواف فإذا وجبت جنوبها فكلوا منها وأطعموا القانع والمعتر كذلك سخرناها لكم لعلكم تشكرون |
| | | Корбан дөяләрен Аллаһ диненең галәмәтләреннән кылдык, аларда сезнең өчен дөньяда файда, ахирәткә сәваб бар, өч аякларында торган хәлләрендә бугазлаган вакытыгызда Аллаһ исемен зекер итегез, әгәр бугазлагач яннары илә җиргә төшсәләр, аларны ашагыз вә канәгатьле фәкыйрьгә вә оялып сораучы фәкыйрьгә ашатыгыз! Ул дөяләрне аяк өстендә бугазлауны бәян иткәнебез кеби аларны сезгә файдаландырдык, шаять шөкер итәрсез. |
|
2632 | 22 | 37 | لن ينال الله لحومها ولا دماؤها ولكن يناله التقوى منكم كذلك سخرها لكم لتكبروا الله على ما هداكم وبشر المحسنين |
| | | Чалган дөяләрегезнең итләре вә каннары Аллаһуга ирешмәс ләкин сездән Аллаһуга тәкъвалык вә изге гамәлләр ирешер, әнә шулай Аллаһ дөяләрне сезнең файдагызга бирде, сезне туры юлга күндергәне өчен Аллаһуны зурлап тәкбирләр әйтүегез өчен, яхшы эшле изгеләрне җәннәт белән шатландыр! |
|
2633 | 22 | 38 | إن الله يدافع عن الذين آمنوا إن الله لا يحب كل خوان كفور |
| | | Аллаһ, мөэминнәрдән кәферләрнең золымын җибәрер, Аллаһ, әлбәттә, хыянәтче, көферлек кылучыны яратмый. |
|
2634 | 22 | 39 | أذن للذين يقاتلون بأنهم ظلموا وإن الله على نصرهم لقدير |
| | | Кәферләр өстенә сугыш белән барырга мөэминнәргә Аллаһудан рөхсәт бирелде, кәферләрдән золым күргәннәре өчен, тәхкыйк Аллаһ мөэминнәргә ярдәм бирергә кадир. |
|
2635 | 22 | 40 | الذين أخرجوا من ديارهم بغير حق إلا أن يقولوا ربنا الله ولولا دفع الله الناس بعضهم ببعض لهدمت صوامع وبيع وصلوات ومساجد يذكر فيها اسم الله كثيرا ولينصرن الله من ينصره إن الله لقوي عزيز |
| | | Ул кәферләрдән золым күрүче мөэминнәр: "Безнең, Раббыбыз Аллаһ", – дип әйткән өчен йортларыннан чыгарылдылар. Әгәр Аллаһу тәгаләнең залим кешеләрне гадел кешеләр белән бастырып мазлумнарны яклавы булмаса иде, әлбәттә, манахларның сумгалары, насараларның чиркәүләре, яһүдләрнең гыйбадәт йортлары вә мөселманнарның Аллаһуның исеме күп зекер ителә торган мәсҗидләре егылып, җимерелер иде. Аллаһ ризалыгы өчен ислам диненә нинди юл белән булса да ярдәм итүчегә, әлбәттә, Аллаһ ул кешегә ярдәм бирер, Аллаһ куәт иясе вә һәр эштә җиңүче. |
|
2636 | 22 | 41 | الذين إن مكناهم في الأرض أقاموا الصلاة وآتوا الزكاة وأمروا بالمعروف ونهوا عن المنكر ولله عاقبة الأمور |
| | | Йортларыннан чыгарылган мөэминнәрне бер җиргә урынлаштырсак, алар намазларын вакытында укырлар, вә зәкятләрен бирерләр һәм кешеләрне яхшылыкка Коръән юлына өндәрләр, һәм гөнаһлы эшләрдән тыярлар, эшләрнең ахыры Аллаһуга хастыр. |
|
2637 | 22 | 42 | وإن يكذبوك فقد كذبت قبلهم قوم نوح وعاد وثمود |
| | | Ий Мухәммәд г-м әгәр сине ялганчы дисәләр, бу кәферләрдән элек Нух кавеме Нухны ялганчы диделәр, вә Гад кавеме Гадны, Сәмуд кавеме Сәмудны ялганчы диделәр. |
|