بسم الله الرحمن الرحيم
نتائج البحث: 6236
| ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية | 262 | 2 | 255 | الله لا إله إلا هو الحي القيوم لا تأخذه سنة ولا نوم له ما في السماوات وما في الأرض من ذا الذي يشفع عنده إلا بإذنه يعلم ما بين أيديهم وما خلفهم ولا يحيطون بشيء من علمه إلا بما شاء وسع كرسيه السماوات والأرض ولا يئوده حفظهما وهو العلي العظيم | | | | Гыйбадәт кылырга яраклы һич бер зат юк, мәгәр Аллаһ үзе генә, Ул һәр вакыт тере, бөтен нәрсәгә хуҗа булганы хәлдә һәрвакыт бар. Аны ару, талу һәм йокы тотмас, җирдә һәм күкләрдә булган нәрсәләр аныкыдыр. Ахирәттә Аллаһ хозурында кем кемгә шәфәгать кылыр? Юк, шәфәгать кылучы булмас, һичкем үз теләге белән һичкемгә шәфәгать кыла алмас, мәгәр Аллаһ рөхсәте белән генә шәфәгать кылучы булыр. Аллаһ кешеләрнең үткәндәге барча эшләрен һәм алдагы барча эшләрен белер, кешеләр Аллаһ белеменнән һичнәрсәне чолгап ала алмаслар, мәгәр Аллаһ белдергәнне генә белерләр. Аллаһуның бушлык урыны җирне һәм күкләрне сыйдырды, Аллаһуга җирне һәм күкләрне саклау авыр түгел, ул Аллаһ дәрәҗәдә бик бөек һәм бик олугъ. | | 263 | 2 | 256 | لا إكراه في الدين قد تبين الرشد من الغي فمن يكفر بالطاغوت ويؤمن بالله فقد استمسك بالعروة الوثقى لا انفصام لها والله سميع عليم | | | | Дингә көчләү юк, ләкин өндәү һәм өйрәтү бар. Ясалма, ялган, батыл диннән Аллаһ төзегән хак дин ачык аерылды. Теләгән кеше Коръән, сөннәт юлы белән барып җәннәткә керсен! Моны теләмәгән кеше бидеґәт, хорафәт юлы белән барып җәһәннәмгә керсен. Берәү Аллаһудан башканы Иләһе тотуны инкяр итеп, Аллаһуга нык ышанса һәм бидеґәт, хорафәтләрдән ерак булса, ул мөэмин һич тә өзелми-сынмый торган тоткага ябышты. Аллаһ ишетүче һәм белүче. | | 264 | 2 | 257 | الله ولي الذين آمنوا يخرجهم من الظلمات إلى النور والذين كفروا أولياؤهم الطاغوت يخرجونهم من النور إلى الظلمات أولئك أصحاب النار هم فيها خالدون | | | | Аллаһу тәгалә хак мөэминнәрнең хуҗасы, аларны бидеґәт, хорафәт караңгылыгыннан чыгарып, Коръән, сөннәт яктылыгына кертер. Аллаһуга яки Коръәнгә ышанмаган һәм Коръән белән гамәл кылмаган кешеләрне шайтан юлы булган бидеґәт, хорафәт караңгылыгына кертер. Адашу караңгылыгында булган кешеләр -җәһәннәм уты әһелләре, алар анда мәңге калырлар. | | 265 | 2 | 258 | ألم تر إلى الذي حاج إبراهيم في ربه أن آتاه الله الملك إذ قال إبراهيم ربي الذي يحيي ويميت قال أنا أحيي وأميت قال إبراهيم فإن الله يأتي بالشمس من المشرق فأت بها من المغرب فبهت الذي كفر والله لا يهدي القوم الظالمين | | | | Ий Мухәммәд г-м, белдеңме Аллаһ биргән байлыгына таянып, Раббысы хакында Ибраһим г-м белән тартышкан кешене? Ул Намрут патша иде. Ибраһим г-м Намрутка әйтте: "Кулыгыз белән ясаган нәрсәгә гыйбадәт кыласызмы?" Намрут сорады: "Ә син нәрсәгә гыйбәдәт кыласың?" Ибраһим г-м әйтте: "Мин гыйбадәт кыла торган зат үлекне тергезә һәм үтерә". Намрут әйтте: "Мин дә үтерәм һәм тергезәм". Ягъни Ибраһим г-мне алдарга хәйлә корды, ике кешене китертеп берсен күрсәтте һәм үтерде, икенчесен чыгарып күрсәтте: "Менә тергездем", – дип. Ибраһим г-м әйтте: "Ни теләсәм шуны булдырам дип мактанасың, Аллаһ кояшны мәшрыйктән чыгара, ә син мәгърибтән чыгар", – дип. Намрут бу эшне эшли алмагач хәйран булды, хурлыкка төште. Аллаһ, әлбәттә хакны инкяр итүче залимнәрне туры юлга күндермәс. | | 266 | 2 | 259 | أو كالذي مر على قرية وهي خاوية على عروشها قال أنى يحيي هذه الله بعد موتها فأماته الله مائة عام ثم بعثه قال كم لبثت قال لبثت يوما أو بعض يوم قال بل لبثت مائة عام فانظر إلى طعامك وشرابك لم يتسنه وانظر إلى حمارك ولنجعلك آية للناس وانظر إلى العظام كيف ننشزها ثم نكسوها لحما فلما تبين له قال أعلم أن الله على كل شيء قدير | | | | Янә кешеләре үлгән, йортлары җимерелгән шәһәр яныннан үтеп баручы Гозәер г-мнең хәле белән танышыгыз! Шәһәрнең өсте-аска килгәнен күреп, Гозәер г-м әйтте: "Кешеләр шәһәр белән бергә һәлак булганнар инде, боларны Аллаһ ничек тергезсен?" – дип. (Бу Куддус шәһәрендә Ягъкуб балалары яшәгән. Алар ислам динен бозганнар, аннары үзләре азган. Аллаһ аларга залим булган көферләрне ирекле кылды, ул кәферләр шәһәрне җимерделәр, кешеләрен үтерделәр, исән калганнарын әсир алдылар). Гозәер г-м шәһәрдән үтеп ерак киткәч, Аллаһ аны үтерде, йөз ел үткәч тергезде. Һәм: "Ий Гозәер, үлеп күпме яттың?" – диде. Гозәер г-м әйтте: "Үлеп бер көн яки бер көннән азрак яттым". Аллаһ әйтте: "Ий Гозәер, бер көн түгел, ә йөз ел яттың, кара, ашый торган ризыгыңа һәм эчә торган эчемлегеңә – сасымаганнар, һәм ишәгеңә кара", – дип. Гозәернең үзе белән алган ризыгы һәм эчемлеге йөз ел буена ятып, бозылмаган, әмма ишәкнең кояшта агарган сөякләре генә калган иде, боларны күреп, Гозәер г-м ґәҗәбләнде. Аллаһ Гозәер г-мгә: "Сөякләрне җыеп, аларга ит кундырып һәм тире үстереп ишәкне тергезгәнебезне карап тор", – диде. Ий Гозәер! Бу эшне кылдык сиңа үлгәннән соң терелүгә ышану өчен кешеләргә дәлил булсын өчен. Ишәкнең терелгәнен күргәч, Гозәер әйтте: "Мин хәзер Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җиткәнен беләмен", – дип. | | 267 | 2 | 260 | وإذ قال إبراهيم رب أرني كيف تحيي الموتى قال أولم تؤمن قال بلى ولكن ليطمئن قلبي قال فخذ أربعة من الطير فصرهن إليك ثم اجعل على كل جبل منهن جزءا ثم ادعهن يأتينك سعيا واعلم أن الله عزيز حكيم | | | | Янә Ибраһим г-мнең: "Ий Раббым, миңа үлекне тергезеп күрсәт", – дигәнен игътибарга алыгыз! Аллаһ әйтте: "Ий Ибраһим! Әллә ышанмыйсыңмы Минем үлекләрне тергезергә көчем җиткәнлегенә?" Ибраһим г-м әйтте: "Ий Раббым, мин, әлбәттә, ышанам, ләкин мине якын күргәнлегең белән күңелемнең карарлануын телим". Аллаһ әйтте: "Ий Ибраһим, ал дүрт кошны, аларны үтереп ботарлап алдыңа сал, аннары аларның берәр кисәкләрен тау өстенә ташла. Моннан соң аларны чакыр, әлбәттә, алар йөгереп килерләр синең яныңа", – дип. Ибраһим г-м Аллаһ әйткәнчә эш кылды һәм кошлар, терелеп, Ибраһим г-м янына йөгереп килделәр. Яхшы бел – дөреслектә Аллаһу тәгалә бөтен эштә җиңүче һәм хикмәт белән эш кылучы. | | 268 | 2 | 261 | مثل الذين ينفقون أموالهم في سبيل الله كمثل حبة أنبتت سبع سنابل في كل سنبلة مائة حبة والله يضاعف لمن يشاء والله واسع عليم | | | | Аллаһ юлына биргән малның мисалы – бер бөртек орлык кеби, ул орлык үстерде җиде башак, һәр башакта йөзәр орлык. Аллаһ үзе теләгән бәндәсенә җиде йөздән дә арттырып бирер. Аллаһ киңлек иясе һәм барча нәрсәне белүче. | | 269 | 2 | 262 | الذين ينفقون أموالهم في سبيل الله ثم لا يتبعون ما أنفقوا منا ولا أذى لهم أجرهم عند ربهم ولا خوف عليهم ولا هم يحزنون | | | | Биргән садакаларның сәвабы күп мәртәбә арттырылачак, кешеләр Аллаһ юлына садака бирерләр, ләкин садакаларына миннәтне вә рәнҗетүне ияртмәсләр. Аларның әҗерләре Раббылары хозурында, аларга аңда курку һәм кайгы булмас. | | 270 | 2 | 263 | قول معروف ومغفرة خير من صدقة يتبعها أذى والله غني حليم | | | | Фәкыйрьләргә яки сораучыларга яхшы сүзләр әйтү һәм хата эшләре булса, гафу итү рәнҗетеп биргән садакага караганда яхшырак. Аллаһ сезнең үпкәләп яки рәнҗетеп биргән садакагызга мохтаҗ түгел, Ул бай һәм миһербанлы. | | 271 | 2 | 264 | يا أيها الذين آمنوا لا تبطلوا صدقاتكم بالمن والأذى كالذي ينفق ماله رئاء الناس ولا يؤمن بالله واليوم الآخر فمثله كمثل صفوان عليه تراب فأصابه وابل فتركه صلدا لا يقدرون على شيء مما كسبوا والله لا يهدي القوم الكافرين | | | | Ий мөэминнәр! биргән садакаларыгызны миннәт кылып яки рәнҗетеп биреп, сәвабын югалтмагыз! Рия белән биргән кешеләр – кәферләр кеби, алар Аллаһуга һәм ахирәт көненә ышанмыйлар, шулай да кешеләргә яхшы күренер өчен садака бирәләр. Рия белән яки рәнҗетү белән бирелгән садаканың мисалы – өстенә туфрак кунган шома таш кеби, яңгыр суы туфракны юып төшерә дә, таш тап-такыр булып, ялангач кала. Алар биргән садакаларының әҗеренә ирешергә һич кадир булмаслар. Аллаһ Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган кешеләрне туры юлга күндермәс. | |
0 ... 16.1 17.1 18.1 19.1 20.1 21.1 22.1 23.1 24.1 25.1 27.1 28.1 29.1 30.1 31.1 32.1 33.1 34.1 35.1 ... 623
إنتاج هذه المادة أخد: 0.02 ثانية
|