نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
2599 | 22 | 4 | كتب عليه أنه من تولاه فأنه يضله ويهديه إلى عذاب السعير |
| | | Берәү шайтанга яки кәфергә иярсә, әлбәттә ул кешене шайтан адаштырыр, һәм җәһәннәм ґәзабына алып китәр дип хөкем ителде. |
|
2600 | 22 | 5 | يا أيها الناس إن كنتم في ريب من البعث فإنا خلقناكم من تراب ثم من نطفة ثم من علقة ثم من مضغة مخلقة وغير مخلقة لنبين لكم ونقر في الأرحام ما نشاء إلى أجل مسمى ثم نخرجكم طفلا ثم لتبلغوا أشدكم ومنكم من يتوفى ومنكم من يرد إلى أرذل العمر لكيلا يعلم من بعد علم شيئا وترى الأرض هامدة فإذا أنزلنا عليها الماء اهتزت وربت وأنبتت من كل زوج بهيج |
| | | Ий кешеләр, әгәр каберләрдән терелеп кубарылудан шикләнсәгез, фикерләп карагыз төп атагыз Адәмне балчыктан халык кыйлдык, соңра нәселегезне үрчетер өчен бер тамчы мәни суыннан, соңра ул – суны оешкан кан кылдык, соңра ул канны ит кисәге кылдык, кирәк – ул сурәтләнгән булсын, кирәк – сурәтләнмәгән булсын, шул эшебез белән сезгә кодрәтебезне белдермәк өчен. Вә аналар карынында үзебез теләгәнчә билгеле вакыт тотабыз, соңра бала булганыгыз хәлдә чыгарабыз, соңра камил гакылга вә куәткә ирештерәбез. Сезнең кайберегез яшьли үләдер, вә кайберегез каты картлык загыйфьлегенә ирешәдер, хәтта белгәннәрен онытып бетерәдер. Җирне күрерсең язгы якта үләнсез такыр хәлдә, әгәр су иңдерсәк терелеп хәрәкәтләнер вә кабарып күтәрелер һәм үстерер һәрбер үсемлектән ирле-хатынлы яхшы үсемлекләрне. |
|
2601 | 22 | 6 | ذلك بأن الله هو الحق وأنه يحيي الموتى وأنه على كل شيء قدير |
| | | Бу эшләр Аллаһ үзе вә Аның һәр эше хак булган өчен. Ул кыямәт көнне үлекләрне тергезер, вә Ул һәр нәрсәгә кадир. |
|
2602 | 22 | 7 | وأن الساعة آتية لا ريب فيها وأن الله يبعث من في القبور |
| | | Тәхкыйк кыямәт килүчедер, аның килүендә һич шик юк, әлбәттә, Аллаһ кабердәге үлекләрне кубарыр. |
|
2603 | 22 | 8 | ومن الناس من يجادل في الله بغير علم ولا هدى ولا كتاب منير |
| | | Бәгъзе кешеләр үзе һидәяттә булмаганы хәлдә дәлилсез һәм хакыйкать яктылыгы булган Коръәннән башка кешеләр белән тартышыр. |
|
2604 | 22 | 9 | ثاني عطفه ليضل عن سبيل الله له في الدنيا خزي ونذيقه يوم القيامة عذاب الحريق |
| | | Тәкәбберләнеп Аллаһуның Коръән юлына чакыруын инкяр иткән хәлдә кешеләрне Аллаһ юлыннан адаштырырга тырышыр, ул кешегә дөньяда ләгънәт вә хурлыктыр, вә Без аны ахирәттә яндыручы ґәзабка тартырбыз. |
|
2605 | 22 | 10 | ذلك بما قدمت يداك وأن الله ليس بظلام للعبيد |
| | | Бу ґәзаб сиңа ике кулың белән кәсеп иткән динсезлегең сәбәпледер, бит Аллаһ колларына золым итүче түгел. |
|
2606 | 22 | 11 | ومن الناس من يعبد الله على حرف فإن أصابه خير اطمأن به وإن أصابته فتنة انقلب على وجهه خسر الدنيا والآخرة ذلك هو الخسران المبين |
| | | Бәгъзе кешеләр, шикләнеп, ышаныр-ышанмас кына Аллаһуга гыйбадәт кылалар, әгәр аларга дөнья уңышы килсә, аңа күңелләре карарланып шатланалар, әгәр аларга бәла-каза килсә, мөртәт булып имансызлык якка китәләр, андый кеше дөньяда вә ахирәттә бәхетсез булып хәсрәттә, бу хәсрәт ачык олугъ хәсрәттер. |
|
2607 | 22 | 12 | يدعو من دون الله ما لا يضره وما لا ينفعه ذلك هو الضلال البعيد |
| | | Зарар да, файда да итә алмый торган Аллаһудан башка нәрсәдән ярдәм сорар, бу эш хактан бик ерак адашудыр. |
|
2608 | 22 | 13 | يدعو لمن ضره أقرب من نفعه لبئس المولى ولبئس العشير |
| | | Файдасына караганда зарары якынрак нәрсәгә гыйбадәт кыйлыр, Аллаһ урнына тотылган ул нәрсә ни явыз ярдәмче, вә ни явыз иптәштер. |
|