نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
2576 | 21 | 93 | وتقطعوا أمرهم بينهم كل إلينا راجعون |
| | | Аллаһудан курыкмаган кешеләр, төрле мәзһәбләргә бүленделәр, бит барчалары да ахирәттә җаваб бирер өчен Миңа кайтырлар. |
|
2577 | 21 | 94 | فمن يعمل من الصالحات وهو مؤمن فلا كفران لسعيه وإنا له كاتبون |
| | | Берәү мөэмин булганы хәлдә изге гамәлләр кылса, аның тырышып Аллаһ юлына көч куювына инкяр яки оныту булмас, аның кылган эшләрен әлбәттә язарбыз. |
|
2578 | 21 | 95 | وحرام على قرية أهلكناها أنهم لا يرجعون |
| | | Без һәлак иткән шәһәр кешеләренең дөньяга кайтмаклары хәрамдыр. |
|
2579 | 21 | 96 | حتى إذا فتحت يأجوج ومأجوج وهم من كل حدب ينسلون |
| | | Хәтта Йәэҗүҗ вә Мәэҗүҗнең диварлары ачылганга чаклы, вә алар барчасы һәр югары урыннан мәхшәр җиренә килеп җыелырлар. |
|
2580 | 21 | 97 | واقترب الوعد الحق فإذا هي شاخصة أبصار الذين كفروا يا ويلنا قد كنا في غفلة من هذا بل كنا ظالمين |
| | | Аллаһуның хак вәгъдәсе белән булган кыямәт якынлашты, ул көндә куркуның катылыгыннан динсезләрнең күзләре йомылмыйча ачык булып калыр, вәй безгә үкенеч тәхкыйк бу көннең килүеннән гафил булдык, бәлки Аллаһуга итагать итмичә залим булдык, диярләр. |
|
2581 | 21 | 98 | إنكم وما تعبدون من دون الله حصب جهنم أنتم لها واردون |
| | | Аллаһ әйтер: "Ий мөшрикләр сез вә сынымнарыгыз һәм шайтаннарыгыз, әлбәттә, җәһәннәм утыннарысыз, ул җәһәннәмгә сез дә керерсез. |
|
2582 | 21 | 99 | لو كان هؤلاء آلهة ما وردوها وكل فيها خالدون |
| | | Әгәр сезнең гыйбадәт сынымнарыгыз чыннан да Аллаһ булсалар әлбәттә җәһәннәмгә кермәс иделәр, мөшрикләр вә сынымлар һәммәсе җәһәннәмдә мәңге калучылардыр. |
|
2583 | 21 | 100 | لهم فيها زفير وهم فيها لا يسمعون |
| | | Ут эчендә аларның сулаулары каты булыр, ләкин алар анда үзләренең сулышларын вә башка тавышны ишетмәсләр чөнки ут бик каты кайнар. |
|
2584 | 21 | 101 | إن الذين سبقت لهم منا الحسنى أولئك عنها مبعدون |
| | | Аллаһуга итагать иткән мөэминнәргә җәннәт шатландыруыбыз алдан булган иде, ул мөэминнәр җәһәннәмнән ераклаштырылдылар. |
|
2585 | 21 | 102 | لا يسمعون حسيسها وهم في ما اشتهت أنفسهم خالدون |
| | | Алар җәннәткә кергәннән соң җәһәннәмдәге яман тавышларны ишетмәсләр, алар җәннәттә нәфесләре теләгән нәрсәләрдән файдаланып анда мәңге булырлар. |
|