نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
2531 | 21 | 48 | ولقد آتينا موسى وهارون الفرقان وضياء وذكرا للمتقين |
| | | Тәхкыйк Без Муса илә Һарунга хак белән батыл арасын аеручы китап бирдек, вә наданлык караңгылыгында белем бирдек, вә Аллаһудан куркучы тәкъваларга ул китапны вәгазь итеп бирдек. |
|
2532 | 21 | 49 | الذين يخشون ربهم بالغيب وهم من الساعة مشفقون |
| | | Алар күрмичә күргән кеби Аллаһудан куркалар, вә алар кыямәттән дә тетрәп куркучылардыр. |
|
2533 | 21 | 50 | وهذا ذكر مبارك أنزلناه أفأنتم له منكرون |
| | | Вә ошбу Коръән кешеләр мохтаҗ булган нәрсәләрне ачык бәян итүчедер, кешеләр өчен күп хәерледер, аны Мухәммәд г-мгә иңдердек. Әйә сез имансызлар Коръәнне инкяр итәсезме? |
|
2534 | 21 | 51 | ولقد آتينا إبراهيم رشده من قبل وكنا به عالمين |
| | | Тәхкыйк Ибраһим г-мгә бәлагатькә ирешмәс борын ук файда белән зарарны аерырлык белем бирдек, аңа биргән нәрсәбезгә аның әһел икәнен белер идек. |
|
2535 | 21 | 52 | إذ قال لأبيه وقومه ما هذه التماثيل التي أنتم لها عاكفون |
| | | Атасына вә кавеменә әйтте: "Сез бик нык бирелеп даим гыйбадәт кылган бу сурәтләр, алар нәрсә". |
|
2536 | 21 | 53 | قالوا وجدنا آباءنا لها عابدين |
| | | Әйттеләр: "Аталарыбызны шул сурәтләргә гыйбадәт кылучылар таптык, без дә шул сурәтләргә гыйбадәт кылабыз". |
|
2537 | 21 | 54 | قال لقد كنتم أنتم وآباؤكم في ضلال مبين |
| | | Ибраһим әйтте: "Тәхкыйк сез үзегез вә аталарыгыз ачык адашуда булдыгыз". |
|
2538 | 21 | 55 | قالوا أجئتنا بالحق أم أنت من اللاعبين |
| | | Әйттеләр: "Аталарыбыз адашкан булса, әйә син хак юл белән килдеңме яки бу сүзләреңне безгә уйнап сөйлисеңме?" |
|
2539 | 21 | 56 | قال بل ربكم رب السماوات والأرض الذي فطرهن وأنا على ذلكم من الشاهدين |
| | | Ибраһим әйтте: "Бәлки сезнең Раббыгыз – җир вә күкләр Раббысыдыр, Ул җир, күкләрне халык кылды, бу эшләрнең хаклыгына мин – шаһитларданмын". |
|
2540 | 21 | 57 | وتالله لأكيدن أصنامكم بعد أن تولوا مدبرين |
| | | Аллаһ исеме илә ант итеп, әйтәм сынымнарыгызны җимерермен, сез алар яныннан киткән вакытыгызда. |
|