نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
2465 | 20 | 117 | فقلنا يا آدم إن هذا عدو لك ولزوجك فلا يخرجنكما من الجنة فتشقى |
| | | Әйттек: "Ий Адәм, ошбу Иблис, әлбәттә, сиңа вә хатыныңа дошман, саклан, сезне җәннәттән чыгармасын, әгәр җәннәттән чыксаң, күп авырлык чигәрсең. |
|
2466 | 20 | 118 | إن لك ألا تجوع فيها ولا تعرى |
| | | Дөреслектә сиңа җәннәттә ачлык вә ялангачлык юкдыр. |
|
2467 | 20 | 119 | وأنك لا تظمأ فيها ولا تضحى |
| | | Дәхи син анда сусыз булмассың һәм кояш кызуына пешмәссең. |
|
2468 | 20 | 120 | فوسوس إليه الشيطان قال يا آدم هل أدلك على شجرة الخلد وملك لا يبلى |
| | | Шайтан Адәмгә вәсвәсә кылды вә әйтте: "Ий Адәм, җәннәттә мәңге калуга вә бетми торган байлыкка ия булуга сәбәпле җимешне сезгә күрсәтимме" – дип хәрам җимешне ашарга кызыктырды. |
|
2469 | 20 | 121 | فأكلا منها فبدت لهما سوآتهما وطفقا يخصفان عليهما من ورق الجنة وعصى آدم ربه فغوى |
| | | Һәм Адәм һәм Хәва хәрам җимешне ашадылар, дәрхәл өсләреннән киемнәре төшеп гаурәтләре ачылды, бик ашыгып җәннәттәге бер агач яфрагы белән гаурәтләрен капларга тотындылар, шулай итеп Адәм Раббысына гөнаһлы булды, дошманының ялган сүзенә ияреп максатына ирешүдән коры калды. |
|
2470 | 20 | 122 | ثم اجتباه ربه فتاب عليه وهدى |
| | | Соңра Раббысы тәүбә иттереп үзенә якын итте вә тәүбәсен кабул итеп гөнаһын гафу итте һәм хаклыкка күндерде. |
|
2471 | 20 | 123 | قال اهبطا منها جميعا بعضكم لبعض عدو فإما يأتينكم مني هدى فمن اتبع هداي فلا يضل ولا يشقى |
| | | Аллаһ Адәм илә Иблискә әйтте: "Бер-берегезгә дошман булганыгыз хәлдә җәннәттән чыгыгыз, әмма Миннән сезгә, әлбәттә, туры юлга күндерүче китап килер, Минем Һидәятемә ияргән кеше адашмас һәм бозылып явызлардан булмас. |
|
2472 | 20 | 124 | ومن أعرض عن ذكري فإن له معيشة ضنكا ونحشره يوم القيامة أعمى |
| | | Вә берәү Минем китабым белән гамәл кылудан вә Мин күрсәткән туры юлдан барудан баш тартса, аңа һидәятсез вә бәхетсез тар тормыш булыр, кыямәт көнендә Без ул кешене күзе һәм күңеле сукыр хәлдә кубарырбыз. |
|
2473 | 20 | 125 | قال رب لم حشرتني أعمى وقد كنت بصيرا |
| | | Сукыр хәлендә кубарылгач әйтте: "Йә Рабби мине ни өчен сукыр хәлемдә кубардың, бит мин дөньяда вакытымда күзле идем?" |
|
2474 | 20 | 126 | قال كذلك أتتك آياتنا فنسيتها وكذلك اليوم تنسى |
| | | Аллаһ әйтер: "Әйе, эш син әйткәнчәдер, дөньяда вакытыгызда Без сезгә күз, колак, тел һәм гакыл биргән идек һәм һәрнәрсәне бәян итүче китап иңдергән идек, ләкин сез Безнең аятьләребезне оныттыгыз һич кирәксенмәдегез, Безнең аятьләребезне онытканың кеби, бүген җәһәннәмдә калып онытылырсың. |
|