نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
2292 | 19 | 42 | إذ قال لأبيه يا أبت لم تعبد ما لا يسمع ولا يبصر ولا يغني عنك شيئا |
| | | Ибраһим әйтте: "Ий атам, ни өчен ишетми, күрми һәм сиңа файда да, зарар да ирештерә алмый торган нәрсәгә гыйбадәт кыласың? |
|
2293 | 19 | 43 | يا أبت إني قد جاءني من العلم ما لم يأتك فاتبعني أهدك صراطا سويا |
| | | Ий атам, Аллаһудан миңа гыйлем вә дәлилләр килде, ул гыйлем вә дәлилләр синдә юк, миңа ияр, туры юлга күндерермен! |
|
2294 | 19 | 44 | يا أبت لا تعبد الشيطان إن الشيطان كان للرحمن عصيا |
| | | Ий атам, шайтанга гыйбадәт кылма чөнки шайтан Аллаһуга гөнаһкәр булды. |
|
2295 | 19 | 45 | يا أبت إني أخاف أن يمسك عذاب من الرحمن فتكون للشيطان وليا |
| | | Ий атам, сине Аллаһ ґәзабы тотуыннан куркамын, ул вакытта ґәзаб эчендә шайтанга якын булырсың". |
|
2296 | 19 | 46 | قال أراغب أنت عن آلهتي يا إبراهيم لئن لم تنته لأرجمنك واهجرني مليا |
| | | Ибраһимның атасы әйтте: "Ий Ибраһим, син безнең Илаһәләребездән баш тартасыңмы? Әгәр ул эшеңнән туктамасаң, әлбәттә, мин сине ташлар белән атармын. Мине ялгыз калдырып күп вакытка кит!" |
|
2297 | 19 | 47 | قال سلام عليك سأستغفر لك ربي إنه كان بي حفيا |
| | | Ибраһим г-м әйтте: "Ярый алай булса сәламәт вә тыныч бул, мин сине мәҗбүр итмәм, синең өчен Раббымнан гафу итүен сорармын, чөнки, Ул догаларымны кабул итә иде. |
|
2298 | 19 | 48 | وأعتزلكم وما تدعون من دون الله وأدعو ربي عسى ألا أكون بدعاء ربي شقيا |
| | | Инде үзегезне вә Аллаһудан башка мәгъбудләрегезне ташлап китәмен. Мин Раббыма дога кыламын, Раббыма кыйлган догаларымның кире кайтарылмавын өмет итәмен". |
|
2299 | 19 | 49 | فلما اعتزلهم وما يعبدون من دون الله وهبنا له إسحاق ويعقوب وكلا جعلنا نبيا |
| | | Ибраһим г-м мөшрикләрдән вә Аллаһудан башканы тоткан мәгъбудләреннән аерылып киткәч, Без аңа Исхакны вә аның угълы Ягъкубны бирдек, вә барын да пәйгамбәр кылдык. |
|
2300 | 19 | 50 | ووهبنا لهم من رحمتنا وجعلنا لهم لسان صدق عليا |
| | | Вә Без аларга рәхмәтебездән мал вә балалар һәм пәйгамбәрлек бирдек, дәхи аларга һәрбер дин әһәле каршында яхшы вә дөрес сөйләүче тел бирдек, һәр дин әһәле аларны мактап сөйлиләр. |
|
2301 | 19 | 51 | واذكر في الكتاب موسى إنه كان مخلصا وكان رسولا نبيا |
| | | Янә Муса г-мне Коръәннән сөйлә: ул Аллаһуга гыйбадәттә вә Аңа итагать итүдә бик ихлас булды, вә кешеләргә Ислам динен өйрәтер өчен Аллаһудан җибәрелгән пәйгамбәр булды. |
|