بسم الله الرحمن الرحيم
نتائج البحث: 6236
| ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية | 230 | 2 | 223 | نساؤكم حرث لكم فأتوا حرثكم أنى شئتم وقدموا لأنفسكم واتقوا الله واعلموا أنكم ملاقوه وبشر المؤمنين | | | | Хатыннарыгыз сезгә игенлек урыны, үзегез теләгән яктан игенлекләрегезгә килегез! Ягыш алдан булса да, арттан булса да, ләкин фәкать алдагы юлга керегез! Хатыннарыгыз белән эш кылганда яхшылыкны үзегез башлап кылыгыз, якынлык кылырга да үзегез башлагыз, бисмиллә әйтегез, Аллаһудан изге бала сорагыз! Аллаһудан куркыгыз, Аның хөкемнәрен бозудан сакланыгыз! Яхшы белегез, ахирәттә, әлбәттә, Аллаһуга юлыгырсыз. Мөэминнәрне җәннәт һәм хур кызлары белән шатландыр. | | 231 | 2 | 224 | ولا تجعلوا الله عرضة لأيمانكم أن تبروا وتتقوا وتصلحوا بين الناس والله سميع عليم | | | | Ий мөэминнәр! Антыгызны Аллаһуга сылтау кылмагыз, ягъни гөнаһлы эшләрне эшләр өчен вә яхшы эшләрне эшләмәс өчен, Аллаһ исеме илә ант итмәгез, аннары бу яхшы эшне эшләр идем, ләкин ул эшне эшләмәскә ант иткән идем, димәгез. Әгәр берәр сәваблы эшне эшләмим дигән, яки берәр гөнаһлы эшне эшләрмен дигән антыгыз булса, ул антны бозыгыз да яхшы эшләрне эшләгез! Әммә антыгызны бозган өчен кәффәрәт бирегез, ягъни өч көн рузә тотыгыз. Бит Аллаһ барча сүзләрне ишетүче һәм һәр нәрсәне белүче. | | 232 | 2 | 225 | لا يؤاخذكم الله باللغو في أيمانكم ولكن يؤاخذكم بما كسبت قلوبكم والله غفور حليم | | | | Аллаһ сезне ґәзаб белән тотмас буш антларыгыз өчен, ягъни дөрес дип белеп хатага ант итеп, соңра хаталыгы мәгълүм булгач, бу антны үтәмисез һәм кәффәрәтен дә бирмисез. Ләкин Аллаһ тотар сезне, хата икәнен белеп явыз ният белән ант итсәгез. Әнә шундый антны бозу һәм кәффәрәтен бирү лязем була. Аллаһ ант итү эшләрен төзәтүче һәм кәффәрәтен бирүчеләрне ярлыкаучы һәм миһербанлы. | | 233 | 2 | 226 | للذين يؤلون من نسائهم تربص أربعة أشهر فإن فاءوا فإن الله غفور رحيم | | | | Хатыннарына якынлык кылмаска ант иткән ирләргә дүрт ай көтмәк тиешле, әгәр тору нияте белән шул дүрт ай эчендә якынлык кылса, Аллаһ ярлыкаучы һәм рәхмәт итүче. | | 234 | 2 | 227 | وإن عزموا الطلاق فإن الله سميع عليم | | | | Шул дүрт ай эчендә якынлык кылмыйча талак итүне ниятләгән булса, Аллаһ сүзләрне ишетүче, күңелләрне белүче. Дүрт ай үткәч, хатыны талак булыр, ягъни никахлары бозылыр. | | 235 | 2 | 228 | والمطلقات يتربصن بأنفسهن ثلاثة قروء ولا يحل لهن أن يكتمن ما خلق الله في أرحامهن إن كن يؤمن بالله واليوم الآخر وبعولتهن أحق بردهن في ذلك إن أرادوا إصلاحا ولهن مثل الذي عليهن بالمعروف وللرجال عليهن درجة والله عزيز حكيم | | | | Талак кылынган хатыннар икенче иргә барганчы, өч күрем үткәнче көтәрләр. Хәләл булмас ул хатыннарга, Аллаһ халык кылган карыннарындагы баланы һәм күремне яшермәкләре, әгәр Аллаһуга һәм ахирәт көненә ышансалар. Ул талак кылынган хатыннарны үз ирләре өч күрем эчендә кайтарып алырга хаклы, әгәр яхшы торырга теләсәләр. Хатыннарның ирләре өстендә хаклары бар, ирләрнең хатыннары өстендә хаклары булган кеби. Ир һәм хатын бер-берсен хөрмәтләп һәм хакларын ригая кылып, Аллаһ кушканча яшәргә бурычлы булалар. Ирләр дәрәҗәсе хатыннар дәрәҗәсенә караганда өстенрәк. Аллаһ барча эштә галиб һәм белеп хөкем итүче. | | 236 | 2 | 229 | الطلاق مرتان فإمساك بمعروف أو تسريح بإحسان ولا يحل لكم أن تأخذوا مما آتيتموهن شيئا إلا أن يخافا ألا يقيما حدود الله فإن خفتم ألا يقيما حدود الله فلا جناح عليهما فيما افتدت به تلك حدود الله فلا تعتدوها ومن يتعد حدود الله فأولئك هم الظالمون | | | | Талак ике мәртәбә – ягъни ир хатынын бер мәртәбә талак кыйлгач та, икенче мәртәбә талак кылгач та бергә торырга теләге булса, кайтарып алырга хаклы була. Әммә өченче мәртәбә талак кылса якынлык кылырга да, кайтарып алырга да хакы юктыр. Икенче талактан соң кайтарып алса шәригать кушканча гаделлек белән хатын итеп тотмак лязем, аерып җибәрсә дә яхшылык белән җибәрү тиештер. Хатыннарыгызны талак кылгач, аларга биргән мәһерләрегездән аз гына нәрсәне алу да сезгә һич хәләл булмый, мәгәр хәләл булыр Аллаһ чикләгән чик эчендә генә яши алмаудан курыксалар. Аллаһ чигендә каим булудан курыксагыз, мәсәлән: ир хатынын яратыр, әммә хатын ирен яратмас, ир хатынны талак кылырга теләмәс, хатын торырга теләмәс, яки ир хатынын хаксыз җәберләп тотар, шундый хәлдә хатын ирдән алган мөһерне яки башка малын биреп, үзен талак кылдырыр, икесе дә гөнаһлы булмас. Бу бәян ителмеш хөкемнәр Аллаһ чикләгән чиктер, бу чиктән үтмәгез! Берәү Аллаһ чигеннән үтеп китсә, ул, әлбәттә, залимдер. | | 237 | 2 | 230 | فإن طلقها فلا تحل له من بعد حتى تنكح زوجا غيره فإن طلقها فلا جناح عليهما أن يتراجعا إن ظنا أن يقيما حدود الله وتلك حدود الله يبينها لقوم يعلمون | | | | Әгәр берәү хатынын өченче мәртәбә талак кылса, ул хатын иренә хәләл булмас, хәтта икенче иргә никахланып аерылганга чаклы. Өченче талактан соң бу хатынны никахлап алган ир талак кылса, әүвәлге ир никахлап кайтарып алса, иргә дә, хатынга да гөнаһ булмас, Аллаһ чикләгән чик эчендә яши алуларына ышансалар. Бу хөкемнәр Аллаһуның чикләгән чиге, Аллаһ аны бәян кыла хакны аңлаган кешеләргә. | | 238 | 2 | 231 | وإذا طلقتم النساء فبلغن أجلهن فأمسكوهن بمعروف أو سرحوهن بمعروف ولا تمسكوهن ضرارا لتعتدوا ومن يفعل ذلك فقد ظلم نفسه ولا تتخذوا آيات الله هزوا واذكروا نعمت الله عليكم وما أنزل عليكم من الكتاب والحكمة يعظكم به واتقوا الله واعلموا أن الله بكل شيء عليم | | | | Әгәр хатыннарыгызны талак кылсагыз гыйтдәтләре үткән булса, яхшылык белән тору теләгендә булсагыз, якынлык кылыгыз да гаделлек белән торыгыз, яки аларны яхшылык белән ихтыярларына куегыз! Әгәр яхшылык белән тору ниятегез булмаса, беренче яки икенче талактан соң золымлык белән чиктән үтеп зарар итү өчен яки гыйтдәтләрен озайтмак өчен якынлык кылмагыз! Бу эшне эшләгән кеше үзенә золым кылды. Аллаһуның хөкемнәрен җиңелгә санамагыз, зурлагыз, сезгә биргән Аллаһ нигъмәтләрен онытмагыз, шөкер итегез, Аллаһ иңдергән Коръән хөкемнәрен, Аның вәгазьләрен онытмагыз, Аллаһ сезне Коръән белән вәгәзьли. Аллаһудан куркыгыз, хөкемнәрен бозудан сакланыгыз! Бит Аллаһ һәрнәрсәне белүче. | | 239 | 2 | 232 | وإذا طلقتم النساء فبلغن أجلهن فلا تعضلوهن أن ينكحن أزواجهن إذا تراضوا بينهم بالمعروف ذلك يوعظ به من كان منكم يؤمن بالله واليوم الآخر ذلكم أزكى لكم وأطهر والله يعلم وأنتم لا تعلمون | | | | Әгәр хатыннарны талак кылсагыз һәм аларның гыйтдәләре үтсә, ул хатыннарны әүвәлге ирләре белән никахланудан тыймагыз, әгәр үзләре шәригать кушканча яшәргә риза булсалар. Аллаһуның бу хак сүзләре белән вәгазьләнәдер сезләрдән Аллаһуга һәм ахирәт көненә иман китергән кешеләр. Никах һәм талак хакындагы Аллаһуның хөкемнәре сезгә файдалырак һәм пакьрәк зинадан. Барча эшнең серен Аллаһ яхшы белер, әммә сез белмәссез. | |
0 ... 12.9 13.9 14.9 15.9 16.9 17.9 18.9 19.9 20.9 21.9 23.9 24.9 25.9 26.9 27.9 28.9 29.9 30.9 31.9 ... 623
إنتاج هذه المادة أخد: 0.02 ثانية
|