نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
2253 | 19 | 3 | إذ نادى ربه نداء خفيا |
| | | Зәкәрья г-м теләгән нәрсәсен сораганда Раббысына яшерен тавыш белән нида кылды. |
|
2254 | 19 | 4 | قال رب إني وهن العظم مني واشتعل الرأس شيبا ولم أكن بدعائك رب شقيا |
| | | Әйтте: "Ий Раббым, минем сөягем зәгыйфьләнде вә башым ак чәчләр белән тулды, вә мин ий Раббым, сиңа кылган догамнан кире кайтарылучы булмадым, һәрвакыт догамны кабул кылдың. |
|
2255 | 19 | 5 | وإني خفت الموالي من ورائي وكانت امرأتي عاقرا فهب لي من لدنك وليا |
| | | Үлгәнемнән соң вәли булып калачак кемсәләрнең золым ителүләреннән куркамын, ә минем хатыным бала тудырмый торган кысыр булды, үзеңнең фазълыңнан миңа бер изге угыл биргел! |
|
2256 | 19 | 6 | يرثني ويرث من آل يعقوب واجعله رب رضيا |
| | | Ул угыл миңа варис булыр вә Ягькуб балаларына варис булыр, вә Рабби ул угълымны үз каршыңда разый кыл! |
|
2257 | 19 | 7 | يا زكريا إنا نبشرك بغلام اسمه يحيى لم نجعل له من قبل سميا |
| | | Ий Зәкәрья, Без сине сөендерәбез бер угыл белән, аның исеме Яхъядер. Моннан элек ул исемдә һичкемне кылмадык. |
|
2258 | 19 | 8 | قال رب أنى يكون لي غلام وكانت امرأتي عاقرا وقد بلغت من الكبر عتيا |
| | | Әйтте Зәкәрья: "Йә Рабби, ничек минем угълым булыр икән, хәлбуки хатыным кысыр, үзем картлыкның ахыр чигенә җиттем?" |
|
2259 | 19 | 9 | قال كذلك قال ربك هو علي هين وقد خلقتك من قبل ولم تك شيئا |
| | | Аллаһ әйтте: "Әйе эш син әйткәнчәдер, ләкин синең Раббың болай әйтте: карт көнегездә сездән бала китерү Миңа бик җиңел, тәхкыйк Мин сине халык кылдым Яхъядан элек, син ул вакытта һич нәрсә түгел идең." |
|
2260 | 19 | 10 | قال رب اجعل لي آية قال آيتك ألا تكلم الناس ثلاث ليال سويا |
| | | Зәкәрья г-м әйтте: "Йә Рабби, хатынымның балага калганлыгын белдереп миңа бер галәмәт бир!" Аллаһ әйтте: "Галәмәт сиңа шул булыр, чирләмәгән хәлендә, тоташтан өч кич кешеләр белән сөйләшә алмассың." |
|
2261 | 19 | 11 | فخرج على قومه من المحراب فأوحى إليهم أن سبحوا بكرة وعشيا |
| | | Хатыны балага калган көн михрабтан чыгып кавеме янына барды – сөйләшә алмыйдыр иде, иргә вә кичке намазларны укырсыз дип кавеменә ишарәт илә аңлатты. |
|
2262 | 19 | 12 | يا يحيى خذ الكتاب بقوة وآتيناه الحكم صبيا |
| | | Ий Яхъя! Ал Тәүратны ныклап, куәт белән! Вә Без Яхъяга сабый чагында хикмәт, гыйлем бирдек. |
|