نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
2202 | 18 | 62 | فلما جاوزا قال لفتاه آتنا غداءنا لقد لقينا من سفرنا هذا نصبا |
| | | Балыклары онтылып калган җирдән озак җир киткәч Муса г-м хезмәтчесенә әйтте: "Төшке ашаячак азыгыбызны китер, хәзер ашыйк, (ул азыклар диңгезгә киткән балык иде) тәхкыйк бу сәфәребездә безгә мәшәкать вә ачыгу иреште." |
|
2203 | 18 | 63 | قال أرأيت إذ أوينا إلى الصخرة فإني نسيت الحوت وما أنسانيه إلا الشيطان أن أذكره واتخذ سبيله في البحر عجبا |
| | | Хезмәтчесе Мусага әйтте: "Белдеңме, ике диңгез кушылган җирдә таш өстендә балыкны онытып калдырдым, ул балыкның калганлыгын сиңа әйтергә миңа оныттырмады һичнәрсә, мәгәр шайтан оныттырды, вә ул балык диңгезгә юл тотты бик гаҗәеб хәлдә". |
|
2204 | 18 | 64 | قال ذلك ما كنا نبغ فارتدا على آثارهما قصصا |
| | | Муса г-м әйтте: "Безнең балыкны онытып калдыруыбыз без эзли торган Хозыр г-мнең анда булуына галәмәттер". Һәм барган эзләреннән кире кайттылар хәбәрләрене сөйләшкән хәлдә. |
|
2205 | 18 | 65 | فوجدا عبدا من عبادنا آتيناه رحمة من عندنا وعلمناه من لدنا علما |
| | | Таптылар Безнең колыбыздан бер колны, ул Хозыр г-м иде, ул колыбызга үзебездән рәхмәт бирдек вә Без аңа үзебездән гыйлем өйрәттек. |
|
2206 | 18 | 66 | قال له موسى هل أتبعك على أن تعلمن مما علمت رشدا |
| | | Муса г-м Хозыр г-мгә әйтте: "Мин сиңа ияримме үзең өйрәнгән хаклыкны миңа да өйрәтүең өчен?" |
|
2207 | 18 | 67 | قال إنك لن تستطيع معي صبرا |
| | | Хозыр г-м әйтте: "Синең минем белән йөрергә чыдамлыгың җитмәс. |
|
2208 | 18 | 68 | وكيف تصبر على ما لم تحط به خبرا |
| | | Пәйгамбәр булган хәлеңдә ничек чыдарсың, мин эшли торган эшләрнең Заһирләре тыелган эшләрдер, әмма серләренә синең белемең җитмидер". |
|
2209 | 18 | 69 | قال ستجدني إن شاء الله صابرا ولا أعصي لك أمرا |
| | | Муса г-м әйтте: "Аллаһ теләсә мине синең кылган эшләреңә сабыр итүче табарсың вә синең әмерләреңә каршылык күрсәтмәм". |
|
2210 | 18 | 70 | قال فإن اتبعتني فلا تسألني عن شيء حتى أحدث لك منه ذكرا |
| | | Хозыр г-м әйтте: "Әгәр син миңа иярсәң, мин эшли торган эшләрне ник эшлисең дип сорама, аның дөреслеге мин сиңа бәян иткәнчә". |
|
2211 | 18 | 71 | فانطلقا حتى إذا ركبا في السفينة خرقها قال أخرقتها لتغرق أهلها لقد جئت شيئا إمرا |
| | | Һәм икәү су буйлап киттеләр, бара торгач, бер көймәгә утырдылар, Хозыр г-м ул көймәне балта белән тиште. Муса г-м әйтте: "Кешеләрен суга батырмак өчен көймәне тиштеңме? Тәхкыйк син һич ярамаган эшне кылдың". |
|