نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
2192 | 18 | 52 | ويوم يقول نادوا شركائي الذين زعمتم فدعوهم فلم يستجيبوا لهم وجعلنا بينهم موبقا |
| | | Ул көндә Аллаһ мөшрикләргә әйтер: "Миңа шәрик кылган сынымнарыгызны чакырыгыз". Һәм алар сынымнарын ярдәмгә чакырдылар, ләкин сынымнар кабул итмәделәр вә мөшрикләр илә сынымнар арасына җәһәннәм бер чокыр кылдык шунда төшеп һәлак булырлар. |
|
2193 | 18 | 53 | ورأى المجرمون النار فظنوا أنهم مواقعوها ولم يجدوا عنها مصرفا |
| | | Гөнаһлы кешеләр утны күргәч, әлбәттә, белерләр анда төшәчәкләрен вә ул уттан котылып барачак җир тапмаслар. |
|
2194 | 18 | 54 | ولقد صرفنا في هذا القرآن للناس من كل مثل وكان الإنسان أكثر شيء جدلا |
| | | Кешеләр вәгазьләнсеннәр өчен бу Коръәндә һәрнәрсәгә мисал бәян кылдык. Явыз инсан күп мәсьәләдә батылны яклап хакка каршы ызгышыр булды. |
|
2195 | 18 | 55 | وما منع الناس أن يؤمنوا إذ جاءهم الهدى ويستغفروا ربهم إلا أن تأتيهم سنة الأولين أو يأتيهم العذاب قبلا |
| | | Аллаһудан һидәятне күрсәтүче Коръән килгәннән соң кешеләрне иман китерүдән һәм тәүбә итеп Раббыларыннан гафу сораудан нәрсә тыя, һичнәрсә тыймый, мәгәр аларга әүвәлгеләрне һәлак итүдә кылган гадәтебезнең килүе яки аларга күренеп килә торган ґәзаб тыя, ягъни алар һәлак итә торган ґәзабны күрмичә иман китерәчәк түгелләр. |
|
2196 | 18 | 56 | وما نرسل المرسلين إلا مبشرين ومنذرين ويجادل الذين كفروا بالباطل ليدحضوا به الحق واتخذوا آياتي وما أنذروا هزوا |
| | | Без пәйгамбәрләрне фәкать Аллаһуга итагать иткән мөэминнәрне шатландырсыннар вә Аллаһуга итагать итмәгән динсезләрне җәһәннәм ґәзабы белән куркытсыннар өчен генә җибәрәбез. Вә кәферләр батылны яклап ызгышырлар Коръәнне ялганга чыгарулары өчен, һәм алар Безнең аятьләребезне вә җәһәннәм ґәзабы белән куркытылуларын уенга саныйлар. |
|
2197 | 18 | 57 | ومن أظلم ممن ذكر بآيات ربه فأعرض عنها ونسي ما قدمت يداه إنا جعلنا على قلوبهم أكنة أن يفقهوه وفي آذانهم وقرا وإن تدعهم إلى الهدى فلن يهتدوا إذا أبدا |
| | | Раббысының вәгазьләре белән вәгазьләнеп тә аннан баш тарткан кешедән дә залимрәк кеше булырмы, ул үзе эшләгән явыз эшләрен онытты. Инде аңламасыннар өчен күңелләренә пәрдә кылдык вә хак сүзне ишетмәсеннәр өчен колакларын саңгыраулы кылдык. Әгәр син аларны һидәяткә чакырсаң, мәңге һидәяткә күнелмәсләр. |
|
2198 | 18 | 58 | وربك الغفور ذو الرحمة لو يؤاخذهم بما كسبوا لعجل لهم العذاب بل لهم موعد لن يجدوا من دونه موئلا |
| | | Синең Раббың гөнаһларны ярлыкаучы вә рәхмәт ияседер, әгәр эшләгән гөнаһлары өчен аларны ґәзаб белән тотарга теләсә иде, әлбәттә, дөньяда ук ашыктырып ґәзаб бирер иде. Бәлки аларны ґәзаб итәр өчен вәгъдә ителгән кыямәт көне бардыр, вә алар Аллаһудан башка качачак урын һич тә тапмаслар. |
|
2199 | 18 | 59 | وتلك القرى أهلكناهم لما ظلموا وجعلنا لمهلكهم موعدا |
| | | Вә һәлак булган шәһәрләрне Без һәлак иттек, золым итүләре сәбәпле, вә аларның һәлак булуы өчен билгеле вакыт кылдык. |
|
2200 | 18 | 60 | وإذ قال موسى لفتاه لا أبرح حتى أبلغ مجمع البحرين أو أمضي حقبا |
| | | Муса г-м хезмәтчесе Юшәгъга әйтте: "Әлбәттә, туктамыйча китәрмен ике диңгезнең кушылган җиренә барып җиткәнче, яки туктамыйча озын заман китәрмен." |
|
2201 | 18 | 61 | فلما بلغا مجمع بينهما نسيا حوتهما فاتخذ سبيله في البحر سربا |
| | | Ике диңгез кушылган җиргә килгәч, балыкларын онытып киттеләр, һәм юлда ашарга дип алган кипкән балыклары терелеп, суны ярып, диңгезгә карап китте. |
|