نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
2179 | 18 | 39 | ولولا إذ دخلت جنتك قلت ما شاء الله لا قوة إلا بالله إن ترن أنا أقل منك مالا وولدا |
| | | Бакчаңа кергәндә Аллаһ теләгән эш була вә һичбер эшне кылырга куәт юк, мәгәр Аллаһ ярдәм бирсә генә куәт була дип керсәң иде. Әгәр син мине мал вә бала җәһеттән үзеңнән ким күрсәң. |
|
2180 | 18 | 40 | فعسى ربي أن يؤتين خيرا من جنتك ويرسل عليها حسبانا من السماء فتصبح صعيدا زلقا |
| | | Мин өмет итәмен иманым сәбәпле Раббым миңа синең бакчаларыңнан артыкны бирер дип тә, синең бакчаларыңа күктән һәлак итәчәк бернәрсәне җибәрер дә, бакчаларың аяклар тая торган шома җир булып калыр. |
|
2181 | 18 | 41 | أو يصبح ماؤها غورا فلن تستطيع له طلبا |
| | | Яки бакчаңның суын җиргә батырыр, ул суны кире кайтару өчен бер нинди хәйләгә кадир булмассың", – дип. |
|
2182 | 18 | 42 | وأحيط بثمره فأصبح يقلب كفيه على ما أنفق فيها وهي خاوية على عروشها ويقول يا ليتني لم أشرك بربي أحدا |
| | | Мөэмин иптәше әйткәнчә, кәфернең бакчасы һәлак ителде, бакчасын гүзәлләтер өчен сарыф иткән малының вә бакчасының һәлак булганын күргәч, ике кулын бер-берсенә сугарга тотынды, чөнки ике бакчасының да җимеш агачлары һәммәсе егылып җимешләре өстенә төшкән иде, вә әйтте: "Әгәр Раббыма һичкемне шәрик кылмаган булсам, бу хәл булмас иде", – дип. |
|
2183 | 18 | 43 | ولم تكن له فئة ينصرونه من دون الله وما كان منتصرا |
| | | Вә ул кәфергә Аллаһудан башка ярдәм бирүчеләр булмады һәм үз көче белән дә котыла алмады. |
|
2184 | 18 | 44 | هنالك الولاية لله الحق هو خير ثوابا وخير عقبا |
| | | Кыямәт көне булганда вәлайәт һәм ярдәм итмәк фәкать Аллаһуга хастыр вә ул вәлайәт хактыр, вә Аллаһуның сәвабы – нигъмәте һәркемнекеннән хәерледер һәм Аллаһуга итагать итүнең ахыры башкача итагать итүнең ахырыннан хәерледер. |
|
2185 | 18 | 45 | واضرب لهم مثل الحياة الدنيا كماء أنزلناه من السماء فاختلط به نبات الأرض فأصبح هشيما تذروه الرياح وكان الله على كل شيء مقتدرا |
| | | Кешеләргә дөнья тереклеген мисал итеп күрсәт, ул дөнья Без күктән иңдергән яңгыр суы кебидер: ул яңгыр белән җир йөзеңдәге үсемлекләр үсеп бер-берсенә кушылдылар, соңра үләннәр кибеп саргайды вә җил очырып алып китте, ягъни дөнья җилгә очкан үлән кеби, бер көнне юк булачак. Аллаһ һәрнәрсәгә көче җитә торган булды. |
|
2186 | 18 | 46 | المال والبنون زينة الحياة الدنيا والباقيات الصالحات خير عند ربك ثوابا وخير أملا |
| | | Мал һәм балалар дөнья тереклегенең зиннәтләредер, әмма мәңге калачак нәрсә изге гамәлләрдер, ул изге гамәлләр Раббың хозурында дөнья малыннан һәм балалардан хәерлерәктер, нигъмәт йөзеннән һәм кешенең өмет иткән нәрсәсенең яхшырагыдыр. |
|
2187 | 18 | 47 | ويوم نسير الجبال وترى الأرض بارزة وحشرناهم فلم نغادر منهم أحدا |
| | | Кыямәт көнендә тауларны җир белән күк арасында очырып йөртербез вә син ул көндә җирне, тау, таш, урман булмаганы хәлдә ялангач күрерсең, вә ул көндә барча кешеләрне кубарырбыз, кубармыйча һичкемне калдырмабыз. |
|
2188 | 18 | 48 | وعرضوا على ربك صفا لقد جئتمونا كما خلقناكم أول مرة بل زعمتم ألن نجعل لكم موعدا |
| | | Кубарылгач, саф-саф итеп Раббыңа тапшырылырлар. Тәхкыйк хозурымызга килдегез әүвәлдә халык кылганыбыз кеби, ялангач хәлегездә, бәлки сез уйладыгыз каберләрегездән кубарырбыз дигән вәгъдәбездә тормабыз, дип. |
|