نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
2159 | 18 | 19 | وكذلك بعثناهم ليتساءلوا بينهم قال قائل منهم كم لبثتم قالوا لبثنا يوما أو بعض يوم قالوا ربكم أعلم بما لبثتم فابعثوا أحدكم بورقكم هذه إلى المدينة فلينظر أيها أزكى طعاما فليأتكم برزق منه وليتلطف ولا يشعرن بكم أحدا |
| | | Аларны йоклатканыбыз кеби каты йокыларыннан уяттык, үзара хәлләрен һәм күпме йоклаганнары хакында сорашсыннар өчен, араларыннан берсе: "Тау тишегендә күпме тордыгыз", – дип сорады. Әйттедер: "Бер көн тордык яки көннең бәгъзе өлешен генә тордык". Әйттеләр: "Күпме торганыгызны Раббыгыз беләдер, ошбу хәзерләгән акча белән берегезне шәһәргә җибәрегез, барган кеше хәләл ризыкның яхшырагын карап алсын вә сак булсын, сезне дә һичкемгә белдермәсен! |
|
2160 | 18 | 20 | إنهم إن يظهروا عليكم يرجموكم أو يعيدوكم في ملتهم ولن تفلحوا إذا أبدا |
| | | Чөнки алар сезне белсәләр, әлбәттә, ташлар белән бәреп үтерерләр яки көчләп үз диннәренә кайтарырлар, әгәр аларның батыл диненә керсәгез мәңге котыла алмассыз", – диделәр. |
|
2161 | 18 | 21 | وكذلك أعثرنا عليهم ليعلموا أن وعد الله حق وأن الساعة لا ريب فيها إذ يتنازعون بينهم أمرهم فقالوا ابنوا عليهم بنيانا ربهم أعلم بهم قال الذين غلبوا على أمرهم لنتخذن عليهم مسجدا |
| | | Каты йокыларыннан уятканыбыз кеби шул вакыттагы патшага һәм кавеменә ул егетләрнең хәлен күрсәттек, ачык бәян кылдык, аларның хәле белән танышкан кешеләр, Аллаһуның кыямәт илә кылган вәгъдәсе хак икәнен вә кыямәтнең булачагында һич шик юк икәнен белсеннәр өчен. "Егетләр тау тишегенә керделәр аннары тишек ябылды һәм егетләр җан тәслим иттеләр. Бу хәлне патша һәм кавеме күрделәр". Боларның хәлен күргән кешеләр шул тау өстенә истәлек өчен нәрсә булса да төзү хакында низагълаштылар. Алардан бер таифә: "Тау өстенә йортлар салыйк", – диде. Бер таифә әйтте: "Аларның хәлен Аллаһ белә". Вә аларның хәлен яхшырак белгән таифә әйтте: "Алар өстенә, әлбәттә, тәбрикләп мәсҗид бина кылабыз", – дип. |
|
2162 | 18 | 22 | سيقولون ثلاثة رابعهم كلبهم ويقولون خمسة سادسهم كلبهم رجما بالغيب ويقولون سبعة وثامنهم كلبهم قل ربي أعلم بعدتهم ما يعلمهم إلا قليل فلا تمار فيهم إلا مراء ظاهرا ولا تستفت فيهم منهم أحدا |
| | | Тау тишегендә калган егетләрнең саны хакында бәгъзеләр әйттеләр: "Ул егетләр өчәү булып, дүртенчесе этләре иде", – дип. Вә бәгъзеләре әйтерләр: "Ул егетләр биш булып алтынчысы этләре иде", – дип. Ләкин шулай әйтүләре белеп түгел, бәлки зан гынадыр. Вә мөселманнар әйтерләр: "Ул егетләр җиде булып, сигезенчесе этләре иде", – дип. Әйт "Ул егетләрнең санын Раббым белә, аларның хәлен аз кешеләр белер". Син алар хакында кешеләр белән бәхәсләшмә, мәгәр Коръәндә әйтелгәннәрне генә әйт вә аларның хәлен һичкемнән сорама. |
|
2163 | 18 | 23 | ولا تقولن لشيء إني فاعل ذلك غدا |
| | | Әгәр бер эшне эшләргә теләсәң: "Мин иртәгә бу эшне эшләрмен", – димә. |
|
2164 | 18 | 24 | إلا أن يشاء الله واذكر ربك إذا نسيت وقل عسى أن يهدين ربي لأقرب من هذا رشدا |
| | | "Мәгәр Аллаһ теләсә эшләрмен", – дип әйт! "Әгәр Аллаһу тәгалә теләсә", – дип әйтергә онытсаң, хәтереңә килгәч тә: "Аллаһ теләсә", – дип әйт! Янә әйт: "Бу егетләрнең барча хәлләрен Раббымның миңа белдермәге өметледер". |
|
2165 | 18 | 25 | ولبثوا في كهفهم ثلاث مائة سنين وازدادوا تسعا |
| | | Тәхкыйк егетләр тау тишегендә төгәл өч йөз ел (300) тордылар, ләкин китабий кяферлар ялганлап тугыз ел арттырдылар. |
|
2166 | 18 | 26 | قل الله أعلم بما لبثوا له غيب السماوات والأرض أبصر به وأسمع ما لهم من دونه من ولي ولا يشرك في حكمه أحدا |
| | | Әйт: "Аларның тау тишегендә күпме торганнарын Аллаһ белүчерәк, җирдә вә күкләрдә һәркемгә яшерен булган нәрсәләрне фәкать Аллаһу тәгалә генә белүче. Аллаһ һәрнәрсәне ґәҗәб күрү белән күрер вә ґәҗәб ишетү илә ишетер, җир вә күкләрдә булган затлар өчен Аллаһудан башка ярдәмче хуҗа юк, вә Ул – Аллаһ үзенең эшләрендә һичберәүне тиңдәш иптәш итмәде". |
|
2167 | 18 | 27 | واتل ما أوحي إليك من كتاب ربك لا مبدل لكلماته ولن تجد من دونه ملتحدا |
| | | Ий Мухәммәд г-м, Раббың сиңа вәхий кылган Коръәнне кешеләргә укы! Коръәндәге Аллаһ сүзләрен, Аның хөкемнәрен үзгәртергә көче җитүче зат юк. Әлбәттә, Коръәннән башка тотынырлык мәхкам нәрсәне тапмассың. |
|
2168 | 18 | 28 | واصبر نفسك مع الذين يدعون ربهم بالغداة والعشي يريدون وجهه ولا تعد عيناك عنهم تريد زينة الحياة الدنيا ولا تطع من أغفلنا قلبه عن ذكرنا واتبع هواه وكان أمره فرطا |
| | | Сабыр кыл, нәфесеңне авызлыклап тезгенен таза тот, Аллаһуны зекер ит, иртә-кич ялварып Раббиларына дога кылучылар белән бергә ул мөселманнар Раббыларының ризалыгын эстиләр, вә ул фәкыйрь мөселманнардан күзләреңне читкә бормагыл дөньяның байлыгын вә зиннәтен эстәгәнең хәлдә, вә һәм Без Коръән тәрбиясеннән күңелен гафил буш кылган кешегә итагать итмә, аңа иярмә, чөнки ул кеше нәфес һавасына ияреп азды вә ул азган кешенең эше хакны аркасына ыргыту булды. |
|