نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
2139 | 17 | 110 | قل ادعوا الله أو ادعوا الرحمن أيا ما تدعوا فله الأسماء الحسنى ولا تجهر بصلاتك ولا تخافت بها وابتغ بين ذلك سبيلا |
| | | Әйт: "Аллаһуга дога кылганда кирәк "Аллаһ" исеме илә вә кирәк "Рахмән" исеме илә кылыгыз! Кайсы белән генә дога кылсагыз да яхшыдыр, Аллаһуның исемнәре күптер. Намазда кыйаәтне бик кычкырып укыма һәм бөтенләй яшереп тә укыма, бәлки кычкыру илә яшерен арасында уртача тавыш белән укыгыл! |
|
2140 | 17 | 111 | وقل الحمد لله الذي لم يتخذ ولدا ولم يكن له شريك في الملك ولم يكن له ولي من الذل وكبره تكبيرا |
| | | Янә әйт: "Барча мактау хакыйкый мактау Аллаһуга хасдыр ки. Ул үзенә бала кылмады вә Аның Илаһәлектә һич тиңе вә охшашы булмады, дәхи Ул хурлыктан котылырга ярдәмчегә мохтаҗ булмады, чөнки Ул хурлыкка төшүдән бик пакьтыр, вә Ул – Аллаһу тәгаләне һәрвакыт вә һәр эштә зурла! Аллаһудан курку Аны зурлау буладыр, һәм Коръәнне хөрмәтләү вә зурлау һәм дә аның белән гамәл кылу, әлбәттә, Аллаһуны зурлау буладыр вә мөшриклектән вә монафикълыктан саклану да Аллаһуны зурлау галәмәтедер. |
|
2141 | 18 | 1 | بسم الله الرحمن الرحيم الحمد لله الذي أنزل على عبده الكتاب ولم يجعل له عوجا |
| | | Үзенең колы Мухәммәд г-мгә Коръән исемле китап иңдергән Аллаһу тәгаләгәдер чын мактау. Ул Коръәндә һич ихтыйлаф вә кимчелек кылмаган хәлдә. |
|
2142 | 18 | 2 | قيما لينذر بأسا شديدا من لدنه ويبشر المؤمنين الذين يعملون الصالحات أن لهم أجرا حسنا |
| | | Һәр сүзе дөрес булган хәлдә Аллаһ тарафыннан булачак каты ґәзаб белән Коръән белән гамәл кылмаучыларны куркытмак өчен һәм Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәрне җәннәтләр белән шатландырмак өчен иңдерде, ул мөэминнәргә олугъ вә күркәм әҗерләр бар, дип хәбәр бирәдер. |
|
2143 | 18 | 3 | ماكثين فيه أبدا |
| | | Алар Коръән белән гамәл кылганнары өчен җәннәт нигъмәтләрендә мәңге калучылар. |
|
2144 | 18 | 4 | وينذر الذين قالوا اتخذ الله ولدا |
| | | Һәм Аллаһ бала тудырды дигән кәферләрне куркытмак өчен иңдерде. |
|
2145 | 18 | 5 | ما لهم به من علم ولا لآبائهم كبرت كلمة تخرج من أفواههم إن يقولون إلا كذبا |
| | | "Аллаһуның баласы бар", – дип дәлилсез наданлык белән әйтәләр һәм болардан элек бу сүзләрне әйтүче аталарының да дәлилләре вә белемнәре юк, Аллаһуның баласы бар дип авызларыннан чыккан сүз, әлбәттә, бик олугъ кабахәт сүз. Алар ул кабахәт сүзләрен фәкать ялганлап сөйлиләр. |
|
2146 | 18 | 6 | فلعلك باخع نفسك على آثارهم إن لم يؤمنوا بهذا الحديث أسفا |
| | | Ий Мухәммәд г-м! Кәферләрнең синнән бизгәннәре өчен бәлки үзеңне шелтәли торгансың, бик нык тырышып та, хак булган Коръәнгә ышанмауларына хәсрәтләнеп. |
|
2147 | 18 | 7 | إنا جعلنا ما على الأرض زينة لها لنبلوهم أيهم أحسن عملا |
| | | Дөреслектә, Без җир өстендәге барча нәрсәне җиргә зиннәт өчен яраттык, кешеләрдән кайсылары бу төзелешне Аллаһудан дип белер һәм яхшы эшләрне, изге гамәлләрне күбрәк кылыр дип кешеләрне сынамак өчен дөньяны төзедек һәм зиннәтләдек. |
|
2148 | 18 | 8 | وإنا لجاعلون ما عليها صعيدا جرزا |
| | | Дәхи җир өстендә булган зиннәтләрне һич үлән үсми торган итеп парча-парча кылачакбыз. |
|