نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
209 | 2 | 202 | أولئك لهم نصيب مما كسبوا والله سريع الحساب |
| | | Бу кешеләргә дөньяда һәм ахирәттә Аллаһудан өлеш булыр эшләгән эшләре һәм кылган гамәлләре хәтле, кәсепләреннән артык бирелмәс. Аллаһ тизлек белән кешеләрнең кәсепләрен хисаплап тиешле җәзаны билгеләүче. (Имансыз динсезләр, дөнья кирәге өчен Аллаһуны телләренә алалар: "Ий Раббым! бәлә-казадан сакла, эшемне уңышлы кыл", – диләр. Әмма үзләре Аллаһуга баш ияргә һәм дингә керергә теләмиләр. |
|
210 | 2 | 203 | واذكروا الله في أيام معدودات فمن تعجل في يومين فلا إثم عليه ومن تأخر فلا إثم عليه لمن اتقى واتقوا الله واعلموا أنكم إليه تحشرون |
| | | Билгеле олугъ көннәрдә ягъни хаҗ көннәрендә Аллаһуны күп зекер итегез! Берәү хаҗ кылганда Минәдән ашыгып, икенче көнне Мәккәгә кайтса аңа гөнаһ юк, берәү кичегеп, өченче көнгә калса, аңа да гөнаһ юктыр, гөнаһтан сакланучылар өчен. Шулай булгач, Аллаһудан куркыгыз! Гөнаһлардан сакланыгыз! Яхшы белегез, хөкемгә Аллаһуга кайтасыз. |
|
211 | 2 | 204 | ومن الناس من يعجبك قوله في الحياة الدنيا ويشهد الله على ما في قلبه وهو ألد الخصام |
| | | Ий Мухәммәд г-м! Дөнья тереклегендә кайбер кешеләрнең татлы сүзе, якты йөзе сине гаҗәбләндерер һәм шатландырыр, күңелемдәге изге ниятне Аллаһ белә дип Аллаһуны үзенә шаһид кыйлып сөйләр, әммә үзе синең һәм мөселманнарның зарарына йөрүче дәгъвәтчеләрнең иң катырагы булыр. (Әхнәс исемле бер залим пәйгамбәр янына килеп мин мөселман булырга килдем, минем изге ният белән килгәнемне Аллаһ беләдер диде. Мухәммәд г-м аның күңелендәге явыз ниятен белмәде. Бу залим кайтканда мөселманнарның игеннәрен яндырып, хайваннарны үтереп китте). |
|
212 | 2 | 205 | وإذا تولى سعى في الأرض ليفسد فيها ويهلك الحرث والنسل والله لا يحب الفساد |
| | | Ул залим синнән аерылгач җир өстендә йөрер яман эшләрне кыйлмак өчен һәм игеннәрне, хайваннарны һәләк итеп нәселен бетермәк өчен. Аллаһу тәгалә явызлыкны, зарарлы эшләрне һич тә сөйми. |
|
213 | 2 | 206 | وإذا قيل له اتق الله أخذته العزة بالإثم فحسبه جهنم ولبئس المهاد |
| | | Әгәр ул залимга Аллаһудан курык дип әйтелсә, тотар аны ачу һәм наданлык гайрәте тәкәбберләнеп явыз эшләрне, төрле гөнаһларны эшләмәк өчен. Аңа ґәзаб йөзеннән җәһәннәм газабы җитәр. Ул җәһәннәм – анда кайтучылар өчен нинди яман урын. |
|
214 | 2 | 207 | ومن الناس من يشري نفسه ابتغاء مرضات الله والله رءوف بالعباد |
| | | Янә кешеләрдән шундый кеше бар, бөтен вөҗүден биреп Аллаһу тәгаләнең ризалыгын сатыл алыр, ягъни хаклык өчен шаһид булганчы көрәшер, сугышыр, үлемнән курыкмас. Аллаһ әнә шундый коллары өчен бик тә рәхимле. |
|
215 | 2 | 208 | يا أيها الذين آمنوا ادخلوا في السلم كافة ولا تتبعوا خطوات الشيطان إنه لكم عدو مبين |
| | | Ий мөэминнәр! Һәммәгез дә берләшкән хәлегездә Коръән эчендә булган тынычлык, хаклык юлына керегез! Әмма Коръән хөкемнәренә, тынычлык юлына каршы булган шайтан юлына кермәгез! Ул сезгә мәгълүм булган ачык дошман. |
|
216 | 2 | 209 | فإن زللتم من بعد ما جاءتكم البينات فاعلموا أن الله عزيز حكيم |
| | | Аллаһ сезгә Коръән белән һәрнәрсәне ачык бәян иткәннән соң хактан тайсагыз, Аллаһ сызган сызыктан читкә чыксагыз, яки ислам динен шайтан гамәлләре һәм кәфер эшләре белән бутап пычратсагыз, диннең дөреслеген югалтсагыз ул вакытта яхшы белегез! Әлбәттә Аллаһ галиб-җиңүче һәм каты хөкем итүче. |
|
217 | 2 | 210 | هل ينظرون إلا أن يأتيهم الله في ظلل من الغمام والملائكة وقضي الأمر وإلى الله ترجع الأمور |
| | | Коръән белән гамәл кылмаучы төрле фиркаләр көтмиләр Аллаһудан һичнәрсәне, мәгәр караңгы болыт эченнән Аллаһуның каты газабы килгәнен яки фәрештәләрнең ґәзаб белән килгәнен көтәләр. Аллаһуның әмере үтәлде, ягъни Коръән белән гамәл кылучыларга һидәять булачагы, вә Коръән белән гамәл кылмаучыларга хактан адашу булачагы Аллаһудан хөкем ителде. Барча эш хөкемгә Аллаһуга кайта. |
|
218 | 2 | 211 | سل بني إسرائيل كم آتيناهم من آية بينة ومن يبدل نعمة الله من بعد ما جاءته فإن الله شديد العقاب |
| | | Яһүдләрдән сора Без аларга күпме ґәҗәб могҗизалар бирдек һәм һәрнәрсәне ачык аңлатучы китап бирдек. Берәү Аллаһуның нигъмәтләре булган һидәятне көферлеккә алыштырса, ул нигъмәт Аллаһудан килгәннән соң, Аллаһ андый кешеләрдән каты ґәзаб белән үч алачак. |
|