نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
2076 | 17 | 47 | نحن أعلم بما يستمعون به إذ يستمعون إليك وإذ هم نجوى إذ يقول الظالمون إن تتبعون إلا رجلا مسحورا |
| | | Без, аларның Коръәнне ни өчен тыңлаганнарын бик яхшы беләбез, алар Коръәнне тыңлыйлар, аннары синең хакта бозык ният белән сөйләшәләр һәм ул залимнәр мөселманнарга әйтәләр: "Ий сез мөселманнар, сихерләнгән Мухәммәдкә иярәсез", – дип. |
|
2077 | 17 | 48 | انظر كيف ضربوا لك الأمثال فضلوا فلا يستطيعون سبيلا |
| | | Кара инде Мухәммәд! Сиңа нинди мисаллар китерәләр, сихерче, ялганчы, шагыйрь диләр, алар азганнар, хак юлны табарга, әлбәттә, алар кадир түгелләр. |
|
2078 | 17 | 49 | وقالوا أإذا كنا عظاما ورفاتا أإنا لمبعوثون خلقا جديدا |
| | | Кәферләр әйтәләр: "Әйә без череп сөяк, туфрак булсак та яңадан терелеп кубарылырбызмы? Бу эш мөмкин түгел". |
|
2079 | 17 | 50 | قل كونوا حجارة أو حديدا |
| | | Син аларга әйт: "Кирәк – сез череп таш булыгыз, кирәк – тимер булыгыз, әлбәттә, тереләсез! |
|
2080 | 17 | 51 | أو خلقا مما يكبر في صدوركم فسيقولون من يعيدنا قل الذي فطركم أول مرة فسينغضون إليك رءوسهم ويقولون متى هو قل عسى أن يكون قريبا |
| | | Яки күңелегезгә нинди зур мәхлукны китерә аласыз, шундый зур булыгыз, әлбәттә, кубарылмыйча калмыйсыз. Алар безне кем тергезеп кубарыр, диләр. Әйт: "Сезне әүвәлдә кем бар кыйлган иде, шул зат кубарыр", – дип. Алар гаҗәпсенеп, сиңа таба башларын селкерләр, вә әйтерләр: "Кайчан була ул көн", – дип. Әйт: аларга, ихтимал, ул көн бик якындыр. |
|
2081 | 17 | 52 | يوم يدعوكم فتستجيبون بحمده وتظنون إن لبثتم إلا قليلا |
| | | Ул көндә Исрафилнең сур өрүен Аллаһуга хәмед әйтеп кабул итәрсез, кубарылу юк, дип, карышып тора алмассыз, вә кубарылганнан соң "кабердә аз гына тордык", дип белерсез. |
|
2082 | 17 | 53 | وقل لعبادي يقولوا التي هي أحسن إن الشيطان ينزغ بينهم إن الشيطان كان للإنسان عدوا مبينا |
| | | Ий Мухәммәд г-м, колларыма әйт, бер-берсе белән яхшы сүзләр илә сөйләшсеннәр! Чөнки шайтан аларның арасына ихтилаф вә низагъны салырга йөри. Әлбәттә, шайтан кешеләргә ачык дошман булды. |
|
2083 | 17 | 54 | ربكم أعلم بكم إن يشأ يرحمكم أو إن يشأ يعذبكم وما أرسلناك عليهم وكيلا |
| | | Раббыгыз сезнең хәлегезне белүчерәктер, әгәр теләсә сезгә рәхмәт кыйлыр, яки гөнаһларыгыз өчен сезне газап кыйлыр, Без сине аларга ирекле итеп җибәрмәдек, теләмәгән кешеләрне дингә көчләп кертәлмәссең. |
|
2084 | 17 | 55 | وربك أعلم بمن في السماوات والأرض ولقد فضلنا بعض النبيين على بعض وآتينا داوود زبورا |
| | | Раббыгыз белүчерәктер күкләрдә вә җирдә булган мәхлукләрне. Тәхкыйк пәйгамбәрләрнең кайберләрен кайберләреннән артык кыйлдык, вә Дауд пәйгамбәргә – Зәбур исемле китап бирдек. |
|
2085 | 17 | 56 | قل ادعوا الذين زعمتم من دونه فلا يملكون كشف الضر عنكم ولا تحويلا |
| | | Ий Мухәммәд г-м, мөшрикләргә әйт: "Аллаһудан башка сынымнарны Аллаһ дип гыйбадәт кыйласыз, ул сынымнарыгыз сездән зарарны җибәрергә кадир түгелләр, ул зарарны сездән алып башка кешегә бирергә дә көчләре җитми. |
|