نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
2022 | 16 | 121 | شاكرا لأنعمه اجتباه وهداه إلى صراط مستقيم |
| | | Аллаһуның нигъмәтләренә шөкер итүче иде, Аллаһ аны пәйгамбәрлеккә сайлады вә аны туры юлга – ислам диненә күндерде. |
|
2023 | 16 | 122 | وآتيناه في الدنيا حسنة وإنه في الآخرة لمن الصالحين |
| | | Дөньяда ук аңа яхшы нигъмәтләр вә олугъ дәрәҗәләр бирдек ки, мөэминнәр дә кәферләр дә аны яраталар, вә ул ахирәттә, әлбәттә, изгеләрдән. Анда дәрәҗәсе тагын да зуррак булыр. |
|
2024 | 16 | 123 | ثم أوحينا إليك أن اتبع ملة إبراهيم حنيفا وما كان من المشركين |
| | | Соңра, ий Мухәммәд г-м, Без сиңа вәхий кылып боердык: "Батылдан хакка авышкан Ибраһим диненә ияр!" Ул Ибраһим мөшрикләрдән булмады һәм мөшрикләр динендә дә түгел иде. |
|
2025 | 16 | 124 | إنما جعل السبت على الذين اختلفوا فيه وإن ربك ليحكم بينهم يوم القيامة فيما كانوا فيه يختلفون |
| | | Шимбә көнне олугъламак шул кәферләр зарарына кылынды ки, алар үзләре шимбә көнне олугълар өчен тартыштылар, ягъни Муса г-м яһүдләргә җомга көнне зурлагыз диде. Әмма яһүдләр Мусага карышып шимбә көнне зурлый торган булдылар. Шуның өчен Аллаһу тәгалә яһүдләргә шимбә көнне бик зарарлы кылды, дөнья кәсебен аларга хәрам кылды. Аллаһ аларга дөнья кәсебен хәрам иткәннән соң шимбә көн балык тотып Аллаһуны ачуландырдылар, аннары Аллаһ аларны маймыл итте. Алар төрле сүзләр сөйләп ихтилаф кылышкан эшләре хакында Аллаһу тәгалә кыямәт көнне әлбәттә хөкем итәр. |
|
2026 | 16 | 125 | ادع إلى سبيل ربك بالحكمة والموعظة الحسنة وجادلهم بالتي هي أحسن إن ربك هو أعلم بمن ضل عن سبيله وهو أعلم بالمهتدين |
| | | Ий Мухәммәд г-м һәм аның өммәте! Раббыңның юлы булган ислам диненә кешеләрне чакыр вә чакырыгыз Коръән дәлилләре белән, дәхи тәэсирле яхшы вәгазьләр белән, дәхи кешеләргә хаклыкны төшендерү өчен алар белән тартыш вә көрәш иң күркәм юл белән! Әлбәттә, синең Раббың Аның юлыннан адашкан кешеләрне белә, һәм Ул Коръән юлында булган хак мөэминнәрне дә белә. |
|
2027 | 16 | 126 | وإن عاقبتم فعاقبوا بمثل ما عوقبتم به ولئن صبرتم لهو خير للصابرين |
| | | Әгәр бер кешегә үч алып, ґәзаб бирергә теләсәгез, ул кешегә ґәзаб бирегез ул сезгә ґәзаб биргән хәтле генә! Аныкыннан арттырмагыз, бер мәртәбә сугучыга ике мәртәбә сукмагыз! Әгәр үч алмыйча сабыр итеп калсагыз, бу бик тә хәерледер сабыр итүчеләр өчен! |
|
2028 | 16 | 127 | واصبر وما صبرك إلا بالله ولا تحزن عليهم ولا تك في ضيق مما يمكرون |
| | | Сабыр итү хәерле булгач, сабыр ит! Мәгәр сабыр итә алмассың, фәкать Аллаһу тәгалә сабырлык куәтен бирсә генә сабыр итә алырсың! Һәм кәферләрнең исламга килмәгәннәре өчен үзеңне кайгыга салма, вә аларның хәйлә-мәкерләре өчен күңелең тарыкмасын! |
|
2029 | 16 | 128 | إن الله مع الذين اتقوا والذين هم محسنون |
| | | Тәхкыйк Аллаһ Коръән хөкемнәренә хыйлафлык кыйлудан сакланучы тәкъва кешеләр белән һәм явызлыкны белмичә яхшылыкны, изге гамәлләрне кыйлучы хак мөселманнар белән бергәдер. "Аллаһуга бирелгән мөэминнең иманына кәфер зарар итә алмас". |
|
2030 | 17 | 1 | بسم الله الرحمن الرحيم سبحان الذي أسرى بعبده ليلا من المسجد الحرام إلى المسجد الأقصى الذي باركنا حوله لنريه من آياتنا إنه هو السميع البصير |
| | | Үзенең колы Мухәммәд г-мне бер кичтә Мәккә шәһәрендәге мәсҗид Хәрамнан Коддус шәһәрендәге мәсҗид Әкъсага йөретеп кайтаручы Аллаһу тәгаләне һәр кимчелектән пакь дип белегез! Ул Коддус шәһәренең тирәсен бәрәкәтле кыйлдык, Мухәммәд г-мне шулай кодрәтебез белән йөреттек ґәҗәб галәмәтләребезне күрсәтмәк өчен, әлбәттә, Аллаһ һәр сүзне ишетүче вә һәрнәрсәне күрүчедер. |
|
2031 | 17 | 2 | وآتينا موسى الكتاب وجعلناه هدى لبني إسرائيل ألا تتخذوا من دوني وكيلا |
| | | Муса пәйгамбәргә Тәүратны бирдек вә ул Тәүратны Ягъкуб балаларына һидәят кыйлдык, Миннән башка Илаһә дип әйтмәскә боердык ул Тәүрат белән. |
|