نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
2014 | 16 | 113 | ولقد جاءهم رسول منهم فكذبوه فأخذهم العذاب وهم ظالمون |
| | | Тәхкыйк аларга үзалларыннан расүл Мухәммәд г-м килде, ләкин алар аны ялганчы диделәр, ышанмадылар, залим булганнары хәлдә аларга Аллаһ ґәзабы иреште. |
|
2015 | 16 | 114 | فكلوا مما رزقكم الله حلالا طيبا واشكروا نعمت الله إن كنتم إياه تعبدون |
| | | Аллаһ биргән пакь хәләл ризыклардан ашагыз һәм Аллаһуның сезгә биргән нигъмәтләренә шөкер итегез, әгәр Аллаһуга гына гыйбадәт кыла торган мөэминнәрдән булсагыз! |
|
2016 | 16 | 115 | إنما حرم عليكم الميتة والدم ولحم الخنزير وما أهل لغير الله به فمن اضطر غير باغ ولا عاد فإن الله غفور رحيم |
| | | Аллаһ, әлбәттә, хәрам кылды сезгә үлгән хайванны, вә бугаз канын, вә дуңгызны һәм Аллаһудан башка берәр нәрсәнең исеме әйтеп бугазланган хайванны. Әмма берәү ашарга хәләл ризык тапмыйча ачка үлү ихтималы булганда гына шулардан берсен аз гына ашаса ярый, андый вакытта Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимледер. |
|
2017 | 16 | 116 | ولا تقولوا لما تصف ألسنتكم الكذب هذا حلال وهذا حرام لتفتروا على الله الكذب إن الذين يفترون على الله الكذب لا يفلحون |
| | | Аллаһуга ялганны ифтира кылыр өчен дәлилсез үз белдегегез белән бусы – хәрам вә бусы – хәләл, дип әйтмәгез! Чөнки хәләл, хәрам кылучы Аллаһу тәгаләдер. Аллаһуга ялганны ифтира кылучылар ґәзабтан котыла алмаслар. |
|
2018 | 16 | 117 | متاع قليل ولهم عذاب أليم |
| | | Бу дөньяда аларга аз гына файдаланып калудыр, әмма ахирәттә аларга рәнҗеткүче каты ґәзаб булыр. |
|
2019 | 16 | 118 | وعلى الذين هادوا حرمنا ما قصصنا عليك من قبل وما ظلمناهم ولكن كانوا أنفسهم يظلمون |
| | | Әнгам сүрәсендә сөйләнгән хайваннарны Без яһүдләргә хәрам кылдык, Без аларга золым итмәдек, ләкин Аллаһуга карышып үзләренә золым кылдылар. |
|
2020 | 16 | 119 | ثم إن ربك للذين عملوا السوء بجهالة ثم تابوا من بعد ذلك وأصلحوا إن ربك من بعدها لغفور رحيم |
| | | Наданлык белән гөнаһлы эшләрне эшләп, соңра кичекмичә, тәүбә итеп төзәлгән кешеләргә, әлбәттә, Раббың тәүбәләре соңында ярлыкаучы вә рәхимле. |
|
2021 | 16 | 120 | إن إبراهيم كان أمة قانتا لله حنيفا ولم يك من المشركين |
| | | Тәхкыйк Ибраһим г-м үзенә күп кешеләрне ияртүче имам иде, Аллаһуга бик итагатьле һәм батылдан хакка кешеләрне өндәүче иде, вә һич мөшрикләрдән булмады. |
|
2022 | 16 | 121 | شاكرا لأنعمه اجتباه وهداه إلى صراط مستقيم |
| | | Аллаһуның нигъмәтләренә шөкер итүче иде, Аллаһ аны пәйгамбәрлеккә сайлады вә аны туры юлга – ислам диненә күндерде. |
|
2023 | 16 | 122 | وآتيناه في الدنيا حسنة وإنه في الآخرة لمن الصالحين |
| | | Дөньяда ук аңа яхшы нигъмәтләр вә олугъ дәрәҗәләр бирдек ки, мөэминнәр дә кәферләр дә аны яраталар, вә ул ахирәттә, әлбәттә, изгеләрдән. Анда дәрәҗәсе тагын да зуррак булыр. |
|