نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
1928 | 16 | 27 | ثم يوم القيامة يخزيهم ويقول أين شركائي الذين كنتم تشاقون فيهم قال الذين أوتوا العلم إن الخزي اليوم والسوء على الكافرين |
| | | Соңра ахирәттә аларны төрле ґәзаб белән рисвай кылыр һәм Аллаһ аларга әйтер: "Миңа тиңдәш кылган нәрсәләрегез кайда? Үзегез ясаган сынымнар хакында Минем мөэмин бәндәләремә катылык күрсәтә идегез, ягъни сынымнарыгызны яклап мөселманнарга дошман була идегез". Белем бирелгәннәр әйтер: "Бүген ґәзаб вә рисвайлык кәферләргә". |
|
1929 | 16 | 28 | الذين تتوفاهم الملائكة ظالمي أنفسهم فألقوا السلم ما كنا نعمل من سوء بلى إن الله عليم بما كنتم تعملون |
| | | Коръән белән гамәл кылмыйча үзләренә золым кылган имансызларның җанын алган вакытта алар ґәзаб фәрештәләренә әйтерләр: "Хәзер ышандык, ислам динен кабул иттек, без начар эш кылганыбыз юк", – дип. Ґәзаб фәрештәләре әйтерләр: "Бәли явызлыкны кылдыгыз, Аллаһуга вә расүлгә итагать итмәдегез һәм Коръән белән гамәл кылмадыгыз, бөтен эшегез Аллаһуга каршы булды, Аллаһ, әлбәттә, сезнең кылган явыз эшләрегезне белә". |
|
1930 | 16 | 29 | فادخلوا أبواب جهنم خالدين فيها فلبئس مثوى المتكبرين |
| | | Иңде керегез җәһәннәм ишекләреннән, анда мәңге калырсыз. Дөньяда вакытта Коръән белән гамәл кылырга тәкәбберләнгән кешеләрнең урыны нинди яман урын. |
|
1931 | 16 | 30 | وقيل للذين اتقوا ماذا أنزل ربكم قالوا خيرا للذين أحسنوا في هذه الدنيا حسنة ولدار الآخرة خير ولنعم دار المتقين |
| | | Әмма Аллаһуга тәкъвалык кылучы мөэминнәргә әйтелсә: "Раббыгыз, Мухәммәд г-мгә нәрсә иңдерде", – дип. Әйтерләр: "Раббыбыз хак булган яхшы аятьләрне иңдерде", – дип. Аллаһ әйтә: "Коръән белән дөрес гамәл кылган хак мөэминнәргә дөньяда ук яхшы тормыш булыр, ахирәт -йорты, әлбәттә, дөнья йортыннан яхшыдыр, вә тәкъва мөэминнәрнең урыны нинди яхшы урындыр". |
|
1932 | 16 | 31 | جنات عدن يدخلونها تجري من تحتها الأنهار لهم فيها ما يشاءون كذلك يجزي الله المتقين |
| | | Ул урын ґәден җәннәтләре ки, аңда керерләр, агачлары астыннан елгалар агар һәм аларга анда ни теләсәләр шул булыр. Тәкъва мөэминнәргә Аллаһ җәннәтләрне шулай бүләк итеп бирер. |
|
1933 | 16 | 32 | الذين تتوفاهم الملائكة طيبين يقولون سلام عليكم ادخلوا الجنة بما كنتم تعملون |
| | | Мөшриклектән вә монафикълыктан пакь булган мөэминнәрнең фәрештәләр җанын алганда әйтерләр: "Сезгә Аллаһуның сәламе булсын, Аллаһуга итагать итеп изге гамәлләр кылганыгыз өчен җәннәткә керегез! |
|
1934 | 16 | 33 | هل ينظرون إلا أن تأتيهم الملائكة أو يأتي أمر ربك كذلك فعل الذين من قبلهم وما ظلمهم الله ولكن كانوا أنفسهم يظلمون |
| | | Коръән белән гамәл кылмаучы динсезләр көтмиләр Аллаһудан бер файданы, мәгәр җаннарын алып китә торган фәрештәне көтәләр, яки Аллаһудан ґәзаб килүне көтәләр, хәзерге динсез залим Аллаһуга карышып яшәсәләр, әүвәлге залимнәрдә Аллаһуга карышып яшәделәр. Аллаһ аларгы золым итмәде, ләкин алар үзләре Аллаһ дөньясында яшәгән хәлләрендә Аллаһуга карышып үзләренә золым иттеләр. |
|
1935 | 16 | 34 | فأصابهم سيئات ما عملوا وحاق بهم ما كانوا به يستهزئون |
| | | Аларга явыз эшләренең җәзасы иреште вә Коръәнне һәм пәйгамбәрне кимсетүләренең дә җәзасы үзләренә рисвайлык вә ґәзаб булды. |
|
1936 | 16 | 35 | وقال الذين أشركوا لو شاء الله ما عبدنا من دونه من شيء نحن ولا آباؤنا ولا حرمنا من دونه من شيء كذلك فعل الذين من قبلهم فهل على الرسل إلا البلاغ المبين |
| | | Мөшрикләр Коръән хөкемнәренә каршы барып әйттеләр: "Әгәр Аллаһ теләмәсә, без һәм аталарыбыз Аллаһудан башка һичнәрсәгә гыйбадәт кылмас идек һәм Аллаһудан башка һичнәрсәне хәрам кылмас идек, бу эшләребез Аллаһ теләве белән", – дип. Ґәҗәб Аллаһуга каршы барып эшләгән эш Аллаһ теләге буламы? Әүвәлге кәферләр дә шулай сөйләделәр, рәсүлләргә Аллаһ хөкемнәрен ирештерү генә лязем. |
|
1937 | 16 | 36 | ولقد بعثنا في كل أمة رسولا أن اعبدوا الله واجتنبوا الطاغوت فمنهم من هدى الله ومنهم من حقت عليه الضلالة فسيروا في الأرض فانظروا كيف كان عاقبة المكذبين |
| | | Өммәтләрнең һәрберсенә рәсүлләр күндердек, фәкать Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз вә Аллаһудан башкага гыйбадәт итүдән сакланыгыз һәм бидеґәт гамәлләр белән динне пычратмагыз, дип. Ул өммәтләрнең итагать иткәннәрен Аллаһ һидәяткә салды вә итагать итмәгәннәренә адашуны беркетте. Инде җир өстендә йөрегез вә күрегез – ялганчыларның ахыры ничек булган? |
|