نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
1894 | 15 | 92 | فوربك لنسألنهم أجمعين |
| | | Раббың исеме илә ант итеп әйтәмен ки кыямәт көнне, әлбәттә, бик каты сорарбыз барчаларыннан да. |
|
1895 | 15 | 93 | عما كانوا يعملون |
| | | Ул кешеләрнең кылган эшләреннән кем Коръәнгә ышанган, кем ышанмаган, кем гамәл кылган, кем кылмаган, кем мәетләргә укып тамак туйдырган һәм акча алган – бу хакта хөкем каты булыр. |
|
1896 | 15 | 94 | فاصدع بما تؤمر وأعرض عن المشركين |
| | | Инде ислам динен изһар кыл! Кешеләрне иманга вә Коръән белән гамәл кылырга ачыктан-ачык өндә! Һичкемнән курыкма! Вә мөшрикләрдән кисел, алар белән булышып вакытыңны өрәм итмә! |
|
1897 | 15 | 95 | إنا كفيناك المستهزئين |
| | | Сине мәсхәрә итә торган кешеләрне һәлак итәргә вә сине сакларга Без җитәбез! |
|
1898 | 15 | 96 | الذين يجعلون مع الله إلها آخر فسوف يعلمون |
| | | Ул саташкан бидеґәтчеләр Аллаһудан башка тагын берәр кемне яки берәр нәрсәне Аллаһ урынына тоталар, алар тиздән белерләр бу эшләренең һәлакәтлек икәнлеген. |
|
1899 | 15 | 97 | ولقد نعلم أنك يضيق صدرك بما يقولون |
| | | Әлбәттә, беләбез кәферләрнең вә бидеґәтчеләрнең хакка каршы ялган сүзләренә күңелең тарыгып хәтерең каладыр. |
|
1900 | 15 | 98 | فسبح بحمد ربك وكن من الساجدين |
| | | Раббыңны мактап тәсбихләр әйт вә сәҗдә кылучылардан бул! |
|
1901 | 15 | 99 | واعبد ربك حتى يأتيك اليقين |
| | | Вә Раббыңа гыйбадәт кылгыл, хәтта мәгълүм булган көн килгәнче, ягъни үлем килгәнче! |
|
1902 | 16 | 1 | بسم الله الرحمن الرحيم أتى أمر الله فلا تستعجلوه سبحانه وتعالى عما يشركون |
| | | Аллаһу тәгаләнең әмере килде, ягъни кыямәтнең кайчан булачагы һәм кемгә һидәят вә кемгә ґәзаб булачагы да хөкем ителде, Аллаһуның хөкемнәрен ашыктырмагыз! Ягъни кәферләр кыямәт кайчан була, яки безгә ґәзаб кайчан була, тизрәк булсын, дип, көлеп әйттеләр, Аллаһу тәгалә мөшрикләр сыйфатлый торган мәхлуклар сыйфатыннан бик пакь, кимчелектән югары һәм олугъ. |
|
1903 | 16 | 2 | ينزل الملائكة بالروح من أمره على من يشاء من عباده أن أنذروا أنه لا إله إلا أنا فاتقون |
| | | Аллаһу тәгалә колларыннан үзе теләгән бәндәләренә үзенең әмере белән үлгән күңелләрне тергезүче шәригать белән фәрештәләрне иңдерә, Аллаһудан башка Илаһә юк, фәкать Мин генә дип хәбәр бирмәк өчен, Миннән куркыгыз! |
|