نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
1879 | 15 | 77 | إن في ذلك لآية للمؤمنين |
| | | Бу каумнең һәлак булуында мөэминнәр өчен могҗизалар бар. |
|
1880 | 15 | 78 | وإن كان أصحاب الأيكة لظالمين |
| | | Дәхи Шоґәеб г-м җибәрелгән Әйкә шәһәре халкы да залим булдылар. |
|
1881 | 15 | 79 | فانتقمنا منهم وإنهما لبإمام مبين |
| | | Вә аларга да ґәзаб иңдереп, үчебезне алдык, боларның да һәлак булган шәһәре юл өстендә күренеп тора. |
|
1882 | 15 | 80 | ولقد كذب أصحاب الحجر المرسلين |
| | | Дәхи Хиҗер дигән җирнең Сәмуд исемле халкы пәйгамбәрләре Салих г-мне ялганчы диделәр. |
|
1883 | 15 | 81 | وآتيناهم آياتنا فكانوا عنها معرضين |
| | | Без ул Сәмуд кауменә дәлилләр вә могҗизалар бирдек, ләкин алар һәммәсеннән баш тарттылар. |
|
1884 | 15 | 82 | وكانوا ينحتون من الجبال بيوتا آمنين |
| | | Ґәзабтан котылыр өчен таш тавын тишеп өйләр ясадылар. |
|
1885 | 15 | 83 | فأخذتهم الصيحة مصبحين |
| | | Аларга да таң вакытыңда каты тавыш иреште вә һәлак булдылар. |
|
1886 | 15 | 84 | فما أغنى عنهم ما كانوا يكسبون |
| | | Тырышып ясаган таш өйләре аларга һич тә файда бирмәде. |
|
1887 | 15 | 85 | وما خلقنا السماوات والأرض وما بينهما إلا بالحق وإن الساعة لآتية فاصفح الصفح الجميل |
| | | Җирне вә күкләрне һәм араларында булган нәрсәләрне мәхкәм итеп, халык белән төзедек, сукыр булмаган кешеләргә дәрес алырга була. Әлбәттә, кыямәт көне киләчәк, син кәферләрдән дөньяда уч алырга тырышма, аларга яхшылык күрсәт! |
|
1888 | 15 | 86 | إن ربك هو الخلاق العليم |
| | | Дөреслектә синең Раббың – Улдыр, һәрнәрсәне халык кылучы вә һәр нәрсәне белүче. |
|