نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
1877 | 15 | 75 | إن في ذلك لآيات للمتوسمين |
| | | Тәхкыйк фикерләп караучылар өчен аларның һәлак булуында, әлбәттә, гыйбрәтләр бар. |
|
1878 | 15 | 76 | وإنها لبسبيل مقيم |
| | | Вә ул һәлак булган шәһәр юл өстендәдер, үткән кешеләр күреп үтәләр. |
|
1879 | 15 | 77 | إن في ذلك لآية للمؤمنين |
| | | Бу каумнең һәлак булуында мөэминнәр өчен могҗизалар бар. |
|
1880 | 15 | 78 | وإن كان أصحاب الأيكة لظالمين |
| | | Дәхи Шоґәеб г-м җибәрелгән Әйкә шәһәре халкы да залим булдылар. |
|
1881 | 15 | 79 | فانتقمنا منهم وإنهما لبإمام مبين |
| | | Вә аларга да ґәзаб иңдереп, үчебезне алдык, боларның да һәлак булган шәһәре юл өстендә күренеп тора. |
|
1882 | 15 | 80 | ولقد كذب أصحاب الحجر المرسلين |
| | | Дәхи Хиҗер дигән җирнең Сәмуд исемле халкы пәйгамбәрләре Салих г-мне ялганчы диделәр. |
|
1883 | 15 | 81 | وآتيناهم آياتنا فكانوا عنها معرضين |
| | | Без ул Сәмуд кауменә дәлилләр вә могҗизалар бирдек, ләкин алар һәммәсеннән баш тарттылар. |
|
1884 | 15 | 82 | وكانوا ينحتون من الجبال بيوتا آمنين |
| | | Ґәзабтан котылыр өчен таш тавын тишеп өйләр ясадылар. |
|
1885 | 15 | 83 | فأخذتهم الصيحة مصبحين |
| | | Аларга да таң вакытыңда каты тавыш иреште вә һәлак булдылар. |
|
1886 | 15 | 84 | فما أغنى عنهم ما كانوا يكسبون |
| | | Тырышып ясаган таш өйләре аларга һич тә файда бирмәде. |
|