نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
1861 | 15 | 59 | إلا آل لوط إنا لمنجوهم أجمعين |
| | | Мәгәр Лутны өй җәмәгате белән һәлак итмәбез, барчасын коткарырбыз. |
|
1862 | 15 | 60 | إلا امرأته قدرنا إنها لمن الغابرين |
| | | Мәгәр Лутның хатыны азгыннардан, шуның өчен кәферләр белән бергә һәлак булачак". |
|
1863 | 15 | 61 | فلما جاء آل لوط المرسلون |
| | | Бу фәрештәләр Лут ґәләйһис-сәлам янына баргач, |
|
1864 | 15 | 62 | قال إنكم قوم منكرون |
| | | Лут әйтте: "Сез ят кунакларсыз, без сезне танымыйбыз". |
|
1865 | 15 | 63 | قالوا بل جئناك بما كانوا فيه يمترون |
| | | Фәрештәләр әйттеләр: "Кәферләр шик тоткан ґәзаб белән килдек, ягъни Лут үзенең кауменә: әгәр фәхеш эшләрегездән тәүбә итмәсәгез һәм исламны кабул итмәсәгез, сезгә тиздән каты ґәзаб киләчәк дигән сүзенә ышанмадылар. |
|
1866 | 15 | 64 | وأتيناك بالحق وإنا لصادقون |
| | | Без сиңа хак хәбәрне китердек, сүзебез хак, без әйткәнчә булыр. |
|
1867 | 15 | 65 | فأسر بأهلك بقطع من الليل واتبع أدبارهم ولا يلتفت منكم أحد وامضوا حيث تؤمرون |
| | | Син җәмәгатеңне алып, төннең бер вакытында шәһәрдән чыгып кит, вә үзең артларыннан бар, сездән һичберегез артына борылып карамасын, яки аерылып калмасын һәм әмер ителгән урыныгызга барыгыз! |
|
1868 | 15 | 66 | وقضينا إليه ذلك الأمر أن دابر هؤلاء مقطوع مصبحين |
| | | Шәһәрдән чыгып китәргә Лутка әмер бирдек, чөнки таң вакытында кауменең арты киселәсе, ягъни һичберсе калмыйча һәлак булачаклар". |
|
1869 | 15 | 67 | وجاء أهل المدينة يستبشرون |
| | | Кеше кыяфәтендә килгән фәрештәләрне шәһәр халкы күргәч, лавата кылабыз, дип, йөгерешеп килделәр, шатланып. |
|
1870 | 15 | 68 | قال إن هؤلاء ضيفي فلا تفضحون |
| | | Лут кауменә әйтте: "Болар минем кунакларым, алар хакында мине рисвай кылмагыз! |
|