نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
1829 | 15 | 27 | والجان خلقناه من قبل من نار السموم |
| | | Вә Адәмнән элек җенне ялкынлы уттан халык кылдык. |
|
1830 | 15 | 28 | وإذ قال ربك للملائكة إني خالق بشرا من صلصال من حمإ مسنون |
| | | Аллаһу тәгалә фәрештәләргә әйтте: "Әлбәттә, Мин күп еллар ятып үзгәргән коры балчыктан Адәм ґәләйһис-сәләмне халык кылачакмын. |
|
1831 | 15 | 29 | فإذا سويته ونفخت فيه من روحي فقعوا له ساجدين |
| | | Мин аны төзеп тәмам итсәм вә үз тарафымнан рух кертеп җанлы итсәм, аңа сәҗдә кылыгыз! |
|
1832 | 15 | 30 | فسجد الملائكة كلهم أجمعون |
| | | Фәрештәләр барчасы җыелып сәҗдә кылдылар. |
|
1833 | 15 | 31 | إلا إبليس أبى أن يكون مع الساجدين |
| | | Мәгәр Иблис сәҗдә кылмады, сәҗдә кылучылардан булудан баш тартты. |
|
1834 | 15 | 32 | قال يا إبليس ما لك ألا تكون مع الساجدين |
| | | Аллаһу тәгалә әйтте: "Ий Иблис, сиңа ни булды сәҗдә кылучылардан булмаска?" |
|
1835 | 15 | 33 | قال لم أكن لأسجد لبشر خلقته من صلصال من حمإ مسنون |
| | | Иблис әйтте: "Иске, кибеп үзгәреп беткән балчыктан яратылган Адәмгә сәҗдә кылачагым юк, мин олугъмын. |
|
1836 | 15 | 34 | قال فاخرج منها فإنك رجيم |
| | | Аллаһ әйтте: "Алай булса, син җәннәттән чык! Фәрештәләрдән булма, чөнки син ләгънәт кылынган вә рәхмәтемнән сөрелгәнсең! |
|
1837 | 15 | 35 | وإن عليك اللعنة إلى يوم الدين |
| | | Тәхкыйк сиңа кыямәт көненә чаклы ләгънәт булачак. |
|
1838 | 15 | 36 | قال رب فأنظرني إلى يوم يبعثون |
| | | Иблис әйтте: "Йә Рабби, миңа мәхшәр көненә чаклы дөньяда яшәргә рөхсәт бир". |
|