نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
1819 | 15 | 17 | وحفظناها من كل شيطان رجيم |
| | | Вә ул күкне ләгънәт кылынган шайтаннан сакладык, ягъни аны күккә мендермәдек. |
|
1820 | 15 | 18 | إلا من استرق السمع فأتبعه شهاب مبين |
| | | Мәгәр бер шайтан фәрештәләрнең сүзен урларга күккә менсә, ул шайтанга ялтыравыклы ут атылыр. |
|
1821 | 15 | 19 | والأرض مددناها وألقينا فيها رواسي وأنبتنا فيها من كل شيء موزون |
| | | Без җирне түшәдек вә ул җир өстенә зур-зур таулар салдык вә, ул җирдә һәрберсе үзенә тиешле үлчәү белән үлчәнгән күп төрле үсемлекләр үстердек. |
|
1822 | 15 | 20 | وجعلنا لكم فيها معايش ومن لستم له برازقين |
| | | Вә ул җирдә сезгә яшәү өчен кирәк нәрсәләрне һәммәсен бар кылдык, дәхи сез аларны ашатмый тәрбияләми торган кыр хайваннарын сезнең файдага бар кылдык. |
|
1823 | 15 | 21 | وإن من شيء إلا عندنا خزائنه وما ننزله إلا بقدر معلوم |
| | | Вә һәрнәрсәнең хәзинәсе Безнең кулыбызда, вә аны иңдергәндә мәгълүм үлчәү белән генә иңдерәбез. |
|
1824 | 15 | 22 | وأرسلنا الرياح لواقح فأنزلنا من السماء ماء فأسقيناكموه وما أنتم له بخازنين |
| | | Дәхи болытны китерүче җилне җибәрдек вә күктән яңгыр иңдереп, сезне суга тук иттек, боларны сез булдыручы вә саклаучы да түгелсез, фәкать Безнең рәхмәтебездәндер. |
|
1825 | 15 | 23 | وإنا لنحن نحيي ونميت ونحن الوارثون |
| | | Вә тәхкыйк Без тергезәбез вә үтерәбез, вә Без һәр нәрсәгә варис-хуҗабыз. |
|
1826 | 15 | 24 | ولقد علمنا المستقدمين منكم ولقد علمنا المستأخرين |
| | | Сезнең элек яшәп киткәннәрегезне дә, вә сездән соң яшәргә киләчәк кешеләрегезне дә Без бик яхшы беләбез. |
|
1827 | 15 | 25 | وإن ربك هو يحشرهم إنه حكيم عليم |
| | | Дәхи сезнең Раббыгыз кыямәт көнне кешеләрне каберләреннән кубарыр, Ул хөкем итүче, белүче. |
|
1828 | 15 | 26 | ولقد خلقنا الإنسان من صلصال من حمإ مسنون |
| | | Тәхкыйк Без Адәм ґәләйһис-сәләмне кибеп беткән шыгырдап торган балчыктан халык кылдык, ул балчык күп еллар ятып, сасыган иде. |
|