نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
1778 | 14 | 28 | ألم تر إلى الذين بدلوا نعمت الله كفرا وأحلوا قومهم دار البوار |
| | | Күрәсеңме явыз кешеләрне, Аллаһ биргән ислам динен көфергә алыштыралар, ягъни исламны кабул итмиләр, җәһәннәмгә алып бара торган батыл динне кабул итәләр, вә үзләренә ияргән каумләрен һәлакәтлек йортына салдылар. |
|
1779 | 14 | 29 | جهنم يصلونها وبئس القرار |
| | | Ул йорт җәһәннәмдер, анда керерләр, ни яман урын ул җәһәннәм. |
|
1780 | 14 | 30 | وجعلوا لله أندادا ليضلوا عن سبيله قل تمتعوا فإن مصيركم إلى النار |
| | | Ул мөшрикләр, кешеләрне хак юлдан адаштырыр өчен Аллаһуга тиңдәшләр ясадылар. Аларга әйт: "Хәзер файдаланып калыгыз, теләгәнчә кыланыгыз, чөнки ни кылансагыз да кайтачак урыныгыз җәһәннәм, аңда теләгәнегезне кыла алмассыз. |
|
1781 | 14 | 31 | قل لعبادي الذين آمنوا يقيموا الصلاة وينفقوا مما رزقناهم سرا وعلانية من قبل أن يأتي يوم لا بيع فيه ولا خلال |
| | | Ий Мухәммәд г-м, минем иман китергән бәндәләремә әйт: "Дусчык вә алыш-биреш итү эше булмый торган кыямәт көне килүдән элек намазларын укысынлар вә Без биргән малдан күрсәтеп һәм яшерен садакалар бирсенләр!" |
|
1782 | 14 | 32 | الله الذي خلق السماوات والأرض وأنزل من السماء ماء فأخرج به من الثمرات رزقا لكم وسخر لكم الفلك لتجري في البحر بأمره وسخر لكم الأنهار |
| | | Җир вә күкләрне халык кылучы кодрәтле Аллаһ вә Ул, күктән яңгыр иңдереп, сезгә ризык булсын өчен төрле җимешләр үстерде, вә Ул диңгезләрдә Аллаһ әмере белән йөри торган корабларны сезгә ирекле кылды, вә сезгә елгаларны ирекле кылды. |
|
1783 | 14 | 33 | وسخر لكم الشمس والقمر دائبين وسخر لكم الليل والنهار |
| | | Дәхи ашыгып йөри торган кояш вә айдан сезне файдаландырды һәм сезне көндез вә кич белән дә файдаландырды. |
|
1784 | 14 | 34 | وآتاكم من كل ما سألتموه وإن تعدوا نعمت الله لا تحصوها إن الإنسان لظلوم كفار |
| | | Вә Ул – Аллаһ сезнең Сораганыгызның барчасын бирде. Аллаһ биргән нигъмәтләрне исәп-хисап итсәгез дә һич тә санап бетерә алмассыз, тәхкыйк адәм баласы Аллаһуга карышып үзенә үзе золым итүче вә көферлек кылучыдыр. |
|
1785 | 14 | 35 | وإذ قال إبراهيم رب اجعل هذا البلد آمنا واجنبني وبني أن نعبد الأصنام |
| | | Ибраһим г-м әйтте: "Ий Раббым, бу Мәккә шәһәрен бәла-казалардан имин кыл вә үземне һәм балаларымны сынымларга гыйбадәт кылудан сакла! |
|
1786 | 14 | 36 | رب إنهن أضللن كثيرا من الناس فمن تبعني فإنه مني ومن عصاني فإنك غفور رحيم |
| | | Ий Раббым, ул сынымлар күп кешене адаштырдылар, кем миңа иярсә – ул минем өммәтемнәндер, вә берәү миңа иярмәсә, синең ихтыярындадыр, теләсәң – ґәзаб кылырсың, теләсәң – ярлыкарсың, чөнки син ярлыкаучы рәхимлесең. |
|
1787 | 14 | 37 | ربنا إني أسكنت من ذريتي بواد غير ذي زرع عند بيتك المحرم ربنا ليقيموا الصلاة فاجعل أفئدة من الناس تهوي إليهم وارزقهم من الثمرات لعلهم يشكرون |
| | | Ий Раббым, бәгъзе балаларымны иген үсми торган җиргә Кәгъбә янына, ягъни Кәгъбә төзеләчәк чокыр җиргә илтеп куйдым (Һаҗәр илә баласы Исмаґилне), ий Раббым, аларга тәүфыйк бир намазларын үтәргә вә адәмләрнең күңеленә аларның мәхәббәтен сал, шул Кәгъбә җиренә барып сәүдә итеп, кардәшлекне арттырып тормышларын киңәйтсеннәр вә аларга җимешләрдән ризык бир, шаять Сиңа шөкер итәрләр. |
|