نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
1739 | 13 | 32 | ولقد استهزئ برسل من قبلك فأمليت للذين كفروا ثم أخذتهم فكيف كان عقاب |
| | | Ий Мухәммәд г-м! Синнән әүвәлге рәсүлләр дә каумләре тарафыннан мәсхәрә кылындылар, шулай да азрак вакыт биреп ихтыярларына куйдык, соңра ґәзаб белән тоттык, аларны тотмагым ничек каты булды? |
|
1740 | 13 | 33 | أفمن هو قائم على كل نفس بما كسبت وجعلوا لله شركاء قل سموهم أم تنبئونه بما لا يعلم في الأرض أم بظاهر من القول بل زين للذين كفروا مكرهم وصدوا عن السبيل ومن يضلل الله فما له من هاد |
| | | Барча кешеләрнең кылган эшләреннән хәбәрдар булган Аллаһу тәгалә һичнәрсәгә ярамаган сынымлар белән бер тигез булырмы? Кәферләр сынымларын Аллаһуга тиңдәш кылдылар. Аларга әйт: "Дәлилләр белән исбат итегез, сынымларыгыз Илаһә тотып гыйбадәт кылырга яраклы нәрсәләрме? Әйә сез хәбәр бирәсезме Аллаһу тәгаләнең җирдә белмәгән нәрсәсе белән? Яки сүзнең мәгънәсен һич фикерләмичә Аллаһуның тиңдәше бар дидегезме? Бәлки кәферләргә хакка каршы хәйлә мәкерләре вә кәфер эшләре үзләренә зиннәтле күренде һәм алар кешеләрне Аллаһ юлыннан тыйдылар. Бер кешене Аллаһ адаштырса, ул кешене туры юлга күндерүче булмас. |
|
1741 | 13 | 34 | لهم عذاب في الحياة الدنيا ولعذاب الآخرة أشق وما لهم من الله من واق |
| | | Аларга дөньяда ук ґәзаб булыр, әмма ахирәт ґәзабы катырак, Аллаһ ґәзабыннан аларны саклап калучы булмас. |
|
1742 | 13 | 35 | مثل الجنة التي وعد المتقون تجري من تحتها الأنهار أكلها دائم وظلها تلك عقبى الذين اتقوا وعقبى الكافرين النار |
| | | Тәкъва мөэминләргә вәгъдә ителгән җәннәтнең мисалы: астыннан төрле елгалар агар, җимешләре дә даим булыр, вә күләгәсе дә даим булыр, шундый җәннәтләр тәкъва мөэминләрнең ахыргы урынлары. Әмма кәферләрнең ахыр урыны ут. |
|
1743 | 13 | 36 | والذين آتيناهم الكتاب يفرحون بما أنزل إليك ومن الأحزاب من ينكر بعضه قل إنما أمرت أن أعبد الله ولا أشرك به إليه أدعو وإليه مآب |
| | | Без китап биргән яһүд вә насарадан сиңа иңгән Коръәнгә шатланучы яманлылар бар, әмма кайбер кәферләр Коръәннең бәгъзе аятьләрен инкяр итәләр. Әйт: "Мин фәкать Аллаһуга гына гыйбадәт кылырга боерылдым һәм Аңа һичкемне тиңдәш итмәскә, вә Аллаһуга гына гыйбадәткә чакырамын вә кайтачак җиребез дә Аңадыр." |
|
1744 | 13 | 37 | وكذلك أنزلناه حكما عربيا ولئن اتبعت أهواءهم بعدما جاءك من العلم ما لك من الله من ولي ولا واق |
| | | Һәм шулай Коръәнне иңдердек гарәп телендә гадел хөкем итеп, әгәр сиңа дәлилләр вә шәригать хөкемнәре килгәннән соң аларның һаваларына, батыл гадәтләренә иярсәң, Аллаһудан килгән ґәзабтан сине саклаучы вә ярдәм бирүче булмас. |
|
1745 | 13 | 38 | ولقد أرسلنا رسلا من قبلك وجعلنا لهم أزواجا وذرية وما كان لرسول أن يأتي بآية إلا بإذن الله لكل أجل كتاب |
| | | Синнән элек тә рәсүлләр җибәрдек вә аларга күп хатынлар вә күп балалар бирдек, Аллаһ теләгәндә башка һичбер расүлгә галәмәт китермәк мөмкин түгел. Барлык нәрсәнең вакыты һәркемнең әҗәле язылмыш, вакытында килер. |
|
1746 | 13 | 39 | يمحو الله ما يشاء ويثبت وعنده أم الكتاب |
| | | Аллаһ теләгән нәрсәсен бетерер вә теләгән нәрсәсен бар кылыр, вә китаплар анасы Ләүхүлмәхфуз – Аллаһу хозурындадыр. |
|
1747 | 13 | 40 | وإن ما نرينك بعض الذي نعدهم أو نتوفينك فإنما عليك البلاغ وعلينا الحساب |
| | | Ий Мухәммәд г-м, кәферләргә вәгъдә иткен ґәзабларыбызның бәгъзесен сиңа күрсәтербез яки аларга ґәзаб килмәстән элек синең җаныңны алырбыз, сиңа йөкләтелгән нәрсә фәкать Коръән хөкемнәрен кешеләргә ирештермәк вә хисап кылмак, хөкем итмәк Безнең эшебез. |
|
1748 | 13 | 41 | أولم يروا أنا نأتي الأرض ننقصها من أطرافها والله يحكم لا معقب لحكمه وهو سريع الحساب |
| | | Әйә алар күреп гыйбадәтләнмиләрме? Без кәферләрнең җирләрен әтрафларыннан киметә барабыз, Аллаһ хөкем итә, Аның хөкемен кире кайтара алучы юк, Ул бик тиз хөкем итүче. |
|